Фатих Әмирхан белән очрашулар (Истәлекләр буенча)
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә якынча ярты гасырлык тарихны үз эченә сыйдырган тупланма – Үзбәк Байчура фонды саклана. Биредә татар журналисты Шәриф Байчура, аның хатыны – табибә Әминә Алимбәк, уллары – танылган тел белгече Үзбәк Байчураның китаплары һәм архив материаллары урын алган. Әлеге шәхесләрнең тормыш юлын, эшчәнлеген аерым өйрәнгәндә шактый мәгълүмат тупларга мөмкин булыр иде.
Безнең очракта нәкъ менә Шәриф Байчураның шәхесе игътибарга лаек. Журналист булып эшли башлаган елларында ул танылган әдипләр белән якыннан аралашкан. Ә иң мөһиме − әлеге аралашу вакыйгаларын дәфтәргә теркәп калдырган. Тәкъдим ителәсе мәкаләбез дә – әнә шундыйлардан.
Фатих ага янына керергә кыюлыгыбыз җитмәде
Фатих Әмирханны миңа аяклы вакытында күрергә туры килмәде. Мин «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә килгән вакытта ул инде аннан чыгып киткән, әле мәдрәсәдә дәвам итеп килгән әдәбият кичләрендә дә ул булмый иде инде. Беренче тапкыр Фатих Әмирханны 1907-1908 нче ел кышында, «Әл-Ислах» газетасы редакциясендә күрергә мөмкин булды. Ләкин бу аның белән күрешү-танышу түгел, бәлки, аны читтән күзәтү генә иде әле. Үзем белән бер класста укучы Сергач ягындагы Җубили авылыннан килгән иптәшем Галимҗан Җаваров белән бергәләп, Ф.Әмирханны барып күрергә уйладык. Без хәзерге Тукай урамы белән барып, Юнусовлар мәйданына җитәрәк, урамның сул ягында Г.Тукай киносына каршы 63 нче йортта урнашкан «Әл-Ислах» редакциясенә барып кердек. Бу Фатих әтисенең сеңлесе − Мәрьям Аппакова семьясының йорты. Хәзерге көндә дә анда язучының туганнан туган сеңелләре – Фатыйма һәм Фәүзия ханым Аппаковалар яши. Аларның раславына һәм башка чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Фатих Әмирхан 1903-1905 нче еллар чорында үзен русча укытучы большевик, студент Гассарны патша властьлары кулга алу мөмкинлеген күздә тотып, беркадәр вакыт шушы Аппаковлар семьясында яшереп яткырган.
Редакциягә керү белән, беренче бүлмәдә безгә Вафа ага Бәхтияров очрады. Ул мәдрәсәгә барып йөрүе сәбәпле, без аның белән таныш идек. Эчке бүлмәнең ачык ишегеннән Фатих аганың креслода утырганы һәм аның тирәсендә европача бик купшы киенгән берничә ир һәм ике-өч хатын-кыз сөйләшеп-көлешеп утырулары күренә иде. Без бик гади генә, шәкертләрчә киемнәрдән идек. Фатих ага үзе генә булмагач, ул төркем янына керергә кыюлыгыбыз җитмәде. Вафа ага белән аннан-моннан сөйләштек тә чыгып киттек.
«О! Сез, брат, архипрофессор икәнсез»
Тагын өч ел үткәч – 1911 елның җәендә Фатих Әмирхан белән чынлап танышырга мөмкин булды. Бу вакытта мин элекке Әрмәнский (хәзерге Спартак) урамының 16 нчы йортында интендант чиновнигы Спасский квартирасында гимназиянең 6 нчы классында укучы бер рус егете белән икәү бер бүлмә алып тора идем. Бу елларда мин бер хосуси типографиядә корректор булып эшлим һәм шул ук вакытта учительлеккә хәзерләнә идем.
Беркөнне өйгә кайтып барганда, миңа яхшы таныш Якуп Байбурин дигән бер иптәш очрады. Һәм аның белән бер юнәлештә китеп бардык. Икәү сөйләшеп бара торгач, хәзерге Такташ урамында килеп җиттек. Шунда ул миңа: «Әйдә, безгә кереп утырыйк», – диде һәм без Такташ урамының хәзерге 10 номерлы ике атлы агач йортның өске катына барып кердек. Өч бүлмә һәм кухнядан торган бу квартирада Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Якуп Байбурин, Фатих Әмирханны күтәреп йөртүче бер егет – барысы 4 кеше тора икән. Якуп мине Фатих һәм Кәрим белән: «Русча укучы егет», – дип таныштырды. Фатих аганың буш вакыты туры килде, ахры. Озак кына сөйләшеп утырдык, русча укучы татар яшьләренә күбесенчә эшләп укырга туры килүе һәм моның авыр булуы телгә алынды. Моннан беркадәр вакыт элегрәк миңа бер рус профессорына берничә атна гарәп теле укытырга туры килүен сөйләдем. Фатих ага миңа: «О! Сез, брат, архипрофессор икәнсез», – дип шаяртып куйганлыгы исемдә калган.
Фатих аганың бу квартирасы миңа якын күрше булганга, мин анда еш булгаладым. Бу чорда ул «Хәят» һәм «Урталыкта» дигән әсәрләре өстендә эшләде. 1912 елда «Кояш» газетасы чыга башлагач, ул «Амур» гостиницасына күченеп китте.
«Җитәр әдәбият караклыгы!»
Русча укыганда, бөек рус әдәбиятын өйрәнгәндә бөек шагыйрьләрдән А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов һәм башкаларның әсәрләрен үзләштерү, аларның күп кенә шигырьләрен хәтергә алу бик табигый хәл. Ансыз рус әдәби телен үзләштерү мөмкин түгел диярлек. Ул чорда мин дә аларның байтак шигырьләрен хәтердән белә идем.
«Йолдыз» газетасының 1913 елда чыккан 1067 нче санында ара-тирә шигырь язгалый торган Рәшит Рамазанов имзасы белән «Моңлы тавыш» дигән бер шигырь басылып чыкты. Беренче юлларын уку белән үк мин бу шигырь Лермонтовның: «Что за звуки! Неподвижен, внемлю Сладким звукам я, Забываю вечность, небо, землю, Самого себя», – дип башлана торган шигырь икәнлеген, авторын күрсәтмичә генә тәрҗемә ителгәнлеген аңладым. Тәрҗемә болай башлана: «Нинди тавыш соң бу, тын да алмый мин тыңлыйм аны. Онытамын каршымдагы бар нәрсәне, бар дөньяны...» Шул уңай белән «Әдәбият угрылыгы» дигән баш астында бер мәкалә язып «Кояш» редакциясенә бардым. Фатих ага, бу мәкаләне укыгач:
– Чыннан да, бу темага мәкалә бирергә кирәк. Калдырыгыз бу әйберегезне, ләкин ни өчен имза куймадыгыз? – дип сорады.
− Миңа ул әле очланып бетмәгән кебек тә күренә. Бәлки, аңа өстәргә кирәк булыр. Үзегез карарсыз, – дип, мәкаләне калдырып киттем.
Берничә көннән соң «Кояш» газетасының 1913 елгы 1 декабрь (270 номерлы) санында мәкалә имзасыз килеш басылып чыкты. Һәм Фатих Әмирхан тарафыннан өстәп язылган өлеше аның стиленнән үк күренеп тора иде: «Бу эш кечкенә генә шикелле күренә торган эш булып, аның тугрысында мәкаләләр язып торырлык түгел шикелле булса да, мәсьәләнең әсәсы зурдыр», – дип башлап, ахыры: «Җитәр әдәбият караклыгы!» – дип бөтен шөһрәт сөючеләр колагына ишетелерлек итеп игълан итәргә вакыт җитте», – дип тәмамлаган иде.
Фатих Әмирхан ул заман язучылары һәм журнлалистлары арасында әсәрләрен һәм мәкаләләрен иң татарча язучылардан санала, үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә халык шагыйре Тукайны да татарча язарга өнди иде. Шуның белән бергә ул, аның гарәп һәм рус телләрен яхшы белүеннән файдаланып, кайбер очракларда ул телләрдән алынган үткен сүзләрне куллангалау гадәте дә бар иде.
Мондый бер вакыйга исемдә калган: шул заман татар интеллигентларыннан торган бер мәҗлестә Фатих Әмирханның бер ягында бер учительница, икенче ягында бер мөгаллимә утырган. Фатих, ниндидер бер җөмләне йомгаклау рәвешендә, учительницага карап: «Вә мәгазалих (шуның белән бергә)», – дип һәм шунда ук мөгаллимәгә борылып: «Чувствовать итә иде», – диде. Бу сүзләр аларның икесенә дә аңлашылмый иде, әлбәттә.
Өстәлнең икенче ягында Фатихка каршы утырган һәм теге сүзләрне ишетеп торган Галиәсгар Камалның, Фатихка карап, аның мондый чуар сүзләр куллануына бәйләп, ниндидер бер тапкыр сүз әйтүе һәм мәҗлес халкының шаркылдап көлеп җибәрүе хәтеремдә калган.
«Мин Совет матбугатында эшләргә хәзермен»
1919 елның декабрь ае. Мин Үзәк мөселман хәрби һәйәте органы булган «Кызыл Армия» газетасында җаваплы секретарь булып эшлим. Бервакыт редакциянең бер киңәшмәсендә газетаның бу вакыттагы баш редакторы Салах Атнагулов редакциядә эшләргә атаклы язучы Фатих Әмирханны чакыру мәсьәләсен куйды. Иптәшләр бу фикерне бик хуп күреп күтәреп алдылар. Минем электән бу өлкән язучы белән таныш булуымны искә алып, редакциянең тәкъдимен аңар җиткерү һәм шул хакта сөйләшү өчен вәкил итеп мине җибәрергә булдылар.
Икенче көнне иртә белән мин, редакция атына утырып, Фатих ага янына киттем. Бу вакытта ул Яңа Бистәдә әтисе өендә тора иде. Мин барып мәсьәләне сөйләп биргәч, ул, озаклап уйлап тормыйча: «Мин мөгальмәмнүят шатлык белән Совет матбугатында эшләргә хәзермен», − диде һәм шунда ук мин аны редакциягә алып килдем. Шул вакыттан башлап Фатих Әмирхан бу газетада эшләп торды. Аны ат белән барып алына һәм илтеп куела иде. Аннары Татарстан Республикасы төзелгәч, «Татарстан» газетасында да актив катнашып, татар интеллигенциясен Совет властена чын күңелдән бирелеп эшләргә чакырган ялкынлы мәкаләләрен язды һәм ахыр гомеренә кадәр шул эшен дәвам иттерде.
Текстны басмага Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең
Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәре Гөлнирә Хөсәенова әзерләде.
"Безнең мирас". – №8. – Б. 87-89.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА