Журнал «Безнең мирас»

«Кайтыгыз, торналар» җыры

🏷 Admin

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

 

Габдулла Тукай

 

Кайтыгыз, торналар

(Илсөяр Ганиева сүзләре, Сара Садыйкова көе)

 

Күл карап озатты

Торналар китүен,

Сагынып көтә ул

Кабат яз җитүен.

 

Кушымта:

Чылбырдай тезелеп,

Кайтыгыз, торналар;

Бу күлдәй камышлы

Гүзәл күл кайда бар?

 

Йөрмәгез боегып,

Каңгырап чит илдә;

Оялар корырсыз

Яңадан шул күлдә.

Кушымта.

 

Туган як күле киң,

Күңелләр күлдәй киң;

Туган җир тормышы

Шул гүзәл күлгә тиң.

 

Кушымта:

 

Чылбырдай тезелеп,

Кайтыгыз, торналар;

Бу күлдәй камышлы

Гүзәл күл кайда бар?

 

«Кайтыгыз, торналар» җырына нисбәтле бер хатирә. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәйдәр Сафин истәлегеннән: «Безнең буын кешеләренең яшьлеге Габдулла абый Рәхимкулов кебек моңлы җырчыларыбызның иҗаты чәчәк аткан чорга туры килде. Бигрәк тә авыл халкы аны бик үз итте, яратты. Җырлавы ягыннан ул – самородок. Беркем дә моны инкяр итми. Ул баянчыларга бик игътибарлы, аларны якын итеп, яратып сөйли иде. Рәис Сафиуллин, Рафаэль Курамшин, Рамил Курамшин, Фәйзи абый Садыйков, Фәрит Хатыйпов һәм Данис Хафизовлар аның белән бергә эшләде. Кыска гына вакыт инструменталь ансамбльгә дә кушылып җырлады. Башлыча аның бөтен язмалары да баян белән булды. Сара Садыйкованың «Кайтыгыз, торналар» җырын ул алып чыкты: Рамил Курамшин, Габдулла абый һәм Сара апа бер тапкыр репетиция ясыйлар да, аны радиога барып яздыралар. Тәүге тапкыр башкарылган җыр булса да, ул тыңлаучыга әллә кайчан язылып, шомарып беткән җыр кебек тоела...»

 

Җырчы Габдулла Рәхимкулов биографиясеннән (язма авторы – Алсу Хәкимова):

 

«Бер гүзәлен сагынам чишмәнең», «Арча кичләре», «Балкый Шәйморза утлары», «Кайтыгыз, торналар», «Керфегеңә тамармын мин» һәм башка җырлар – халкыбызның яраткан җырчысы, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов башкаруында тамашачы күңеленә, хәтеренә кереп калган җырлар.

 

Габдулла Мөхәммәтгалим улы Рәхимкулов 1926 елның 18 маенда Татарстанның Чүпрәле районындагы Кече Шәйморза авылында туган.

 

1943 елда унҗиде яшендә армиягә алына, Одесса-Харьков юнәлешендәге фронтта була. 1944 елда аны Молдавиянең Измаил шәһәреннән Батумига күчерәләр һәм ул анда хәрби җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый, 70-80 кешедән торган бу танылган ансамбльдә солист буларак та чыгыш ясый. Җиде ел хезмәт иткәннән соң, ул Магнитогорск шәһәренә кайта һәм, училище тәмамлап, тау токымнарын шартлатучы горняк-мастер таныклыгын ала – шахтада эшли башлый. Габдулла Рәхимкулов биредәге Татар җыр һәм драма түгәрәгенә языла, аңа йөрүчеләр катнашында төрле концертлар оештырыла. Ул елларда күренекле җырчы Рәшит Ваһаповның Магнитогорскида берничә мәртәбә концерты була. Шунда Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкуловның җырлавын ишетеп: «Синең урының – профессиональ эстрадада!» – дип, Казанга чакыра...»

 

Сәхифәне Ләбиб Лерон әзерләде.

"Безнең мирас".  2023. – №10. – Б. 108-109.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру