Журнал «Безнең мирас»

Хокук сакчылар сайлаулар барышында ачыкланган канун бозу очраклары турында хәбәр итте

Татарстанда сайлаулар барышында җитди хокук бозулар булмаса да, кайбер сайлау участокларында коткы таратырга омтылышлар теркәлгән. Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгълүмати-эксперт үзәгендә шулай дип белдерде.
“Өченче көн сайлауларга бармаска дигән өндәүләр белән листовкалар тарату очрагы ачыкланды. Без хокук бозучыларны оператив рәвештә тоткарладык. Участок сайлау комиссиясе әгъзаларының берсе сайлауларга бойкот игълан итәргә өндәгән иде”, - диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, Казанның берничә сайлау участогында хилафлыклар булган. Мәсәлән, Салмачи бистәсендәге 173нче мәктәптә урнашкан 341нче участокта “Яблоко” партиясеннән күзәтүче Леонид Спириннан негатив өндәмәләр белән 13 листовка йолып алынган.
Моннан тыш, сәгать 9.57дә Чистай урамындагы ике сайлау участогында хокук бозулар теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре Казанда яшәүче Нигъмәтуллин фамилияле бер кешедә сайлауларга бойкот игълан итәргә дигән өндәүләр язылган листовкалар тапкан. Аңардан 45 листовка һәм 47 буклет йолып алынган. Бу кешегә карата административ беркетмә төзелгән. Алар судта каралачак.
Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, аерым күзәтүчеләр сайлау процессына комачаулый дигән хәбәрләр бар.
Тулаем алганда, министр урынбасары, гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, хокук саклау органнарының көче моңа әзер булуын әйтте.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/18/160057/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру