Журнал «Безнең мирас»

Татарстан мөфтие үзенең дәресләренә йөрүчеләргә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Бүген Казанның Галиев мәчетендә кич белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы “Пәйгамбәребез намазы” дәресе үткәрелде. Бу дәрестә мөфти намазда кул күтәрү тәртипләрен аңлатты. Моннан тыш дин сабагына килүчеләргә зур бүләк әзерләнгән иде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръәннең яңа басмасы 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ике ел дәвамында әлеге эшне нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръән-хафизлар башкарып чыкты. Яңа басма шушы көннәрдә генә кабаттан 5 мең данә тираж белән дөнья күрде. Бүген мөфти әлеге басма нөсхәләрен үзенең дәресләренә йөрүче мөселманнарга бүләк итте.
Галиев мәчетендә мөфти дәресләре һәр җомга саен ястү намазыннан соң уздырыла. Киләсе дәрес 13 гыйнварда булачак.
"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру