Журнал «Безнең мирас»

Татарстан Милли китапханәсендә Минтимер Шәймиевкә багышланган китап күргәзмәсе эшли

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеена багышлап, "Без белгән һәм белмәгән Шәймиев" исемле китап күргәзмәсе эшли. "Күргәзмә китап укучылар арасында зур кызыксыну уятты һәм милләттәшләребезгә талантлы шәхеснең татар милләтеннән булуы белән тагын да ныграк горурланырга, аны яхшырак белергә, аның үрнәгендә яшәргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз", – дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.


Абруйлы сәясәтчене котлап, Милли китапханә коллективы Минтимер Шәймиевкә тәбрикләү хаты җибәргән. Минтимер Шәймиевнең хезмәт һәм тормыш юлын яктырткан күргәзмә дә китапханәчеләрнең ихтирамын чагылдыра.


Экспозициядә беренче Президентның эшчәнлеген тасвирлаучы күп санлы материаллар тупланган. Аның турында язылган китаплар, фотоальбомнар, вакытлы матбугат битләрендә басылган язмалар – барысы да зур тормыш юлы узган, җаваплы урыннарда эшләгән шәхеснең эчке дөньясын аңларга ярдәм итә.


Күргәзмә белән гыйнвар ахырына кадәр танышырга мөмкин.


“Татар-информ”



КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру