Журнал «Безнең мирас»

Татар теле өчен сөйләмне текстка әйләндерү программасы эшләнгән

Бүгенге көндә Гамәли семиотика галимнәре тарафыннан татар сөйләм телен текстка әйләндерү программасы эшләнгән. Әйтергә кирәк, әлеге программа инглиз, рус сөйләмен текстка әйләндерүче башка программалардан сыйфат ягыннан бер дә калышмый. Бу хакта “Татар-информ” хзбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтының директор урынбасары, физика-математика фәннәре кандидаты Ринат Гыйльмуллин хәбәр итте.
"Инглиз һәм башка телләр өчен бу очракта бер төрлерәк технологияләр кулланыла. Әмма аларның иң яхшыларын татар теленә яраклаштыру үзе бер зур фәнни-тикшеренү мәсьәләсе булып чыкты. Бу проблеманы хәл итү өчен без Төркия, Венгрия, Чехиягә, Мексика һ.б. илләрдә үткәрелгән абруйлы конференцияләрдә чыгыш ясап, аларның тәҗрибәсен өйрәндек. Һәм иң яхшы технологияләрне үзебезнең программаларда кулландык", - ди Ринат Гыйльмуллин.
Бүгенге көндә укылган теләсә нинди татарча текстны 88 процент төгәллек белән язма текстка әйләндереп була. Бу, әйтик, журналистлар өчен аеруча уңайлы программа. Микрофонны куясың да, сөйләмне программа шунда ук текстка әйләндереп бара, язып та торасы юк, ди галимнәр.
Галимнәр сүзләренчә, бу программа тулысынча әзер. Массакүләм куллану мөмкинлеген булдыру өчен сервер гына кирәк. Хәзерге вакытта бу мәсьәләне Фәннәр академиясе хәл итә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154599/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру