Журнал «Безнең мирас»

Татар тарихын өйрәнүче чит ил галимнәрен хезмәттәшлеккә тартабыз – Марат Гыйбатдинов

Соңгы елларда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих иституты чит ил галимнәре белән хезмәттәшлекне ныгыта, ди Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, галим Марат Гыйбатдинов.



«Безнең институт кулланган ысул – дөньяда татар тарихын өйрәнә торган иң әйбәт белгечләрне үзебезгә тарту, ди – Марат Гыйбатдинов. -  Алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүгә мисал итеп соңгы хезмәтләребезнең берсе - «Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы әзерләнде. Аны тормышка ашыруда Оксфорд университеты галимнәре катнашты. Җәмгысе биредә 70 кә якын галимнәр үз хезмәтләрен тәкъдим итте. Ә аларның күпчелеге дөньяда танылган һәм иң абруйлы фән кешеләре санала. Башка илләрдән галимнәр җәлеп итү – ул объектив тарихны язарга мөмкинлек бирә. Чит илләрдән танылган белгечләрне тартабыз икән, димәк, бу безнең тарихның да абруен күтәрә. Казанда профессор гына язса, бер төрле, ә инде чит ил галименең хезмәтләрен дә файдалансак, басманың дәрәҗәсе дә зурак. Бу инде халыкара проект итеп кабул ителә».


Евразияне иңләп алган Алтын урда цивилизациясен киң форматта өйрәнү бары тик  20 гасырның 90-нчы елларында башланды. Бу чорларда туган үзгәреш тарихка да аек, объектив караш тудырды һәм курыкмыйча Алтын Урда дәүләтләре, татар мәмләкәте тарихы тулысынча өйрәнелә башлады.


Алтын Урда тарихы бөтен кешелек дөньясының, яшәешнең, аерылгысыз бер кисәге булып тора, ди галимнәр.  Алтын Урда сүзен кулланырга куркып йөргән чорларда атаклы татар галиме Миркасыйм Госманов  бу теманы күтәреп  чыга.  Европаның  академик фәнни даирәләре Алтын Урда тарихын танып, күрә башлап та тирәнтен өйрәнмәгән дәвердә, Россиянең фәнни мөхите Алтын Урданың казанышларын күптән өйрәнә башлады. Бигрәктә Татарстанда галимнәрнең фәнни ачышлары – бу феноменның калкып чыгуына сәбәп булды.


«Дөнья тарихында Алтын Урда» китабы 8 апрель көнне Оксфорд университетында тәкъдим ителәчәк.


«Татар-информ»

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру