Журнал «Безнең мирас»

Татар дин галимнәре турында язылган китап дөнья күрде

13 март көнне 10:00 сәгатьтә Казанның Апанай мәчетендә “Чакыру” китабының икенчесе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров хәбәр итте.


Исегезгә төшереп узабыз, Нияз хәзрәт Сабировның “Чакыру” дип исемләнгән беренче китабы 2012 елда чыкты. Хәзрәтнең бу беренче хезмәте, һәм монда 26 үрнәк вәгазь урын алган иде. Китапта мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак хакындагы вәгазьләр дә бар.


Мәчет муллалары арасында да зур кызыксыну уяткан хезмәтнең дәвамы буларак, Нияз хәзрәт “Чакыру” китабының икенчесен дә әзерләде.


“Чакыру" китабының икенче кисәге басылып чыкты, - ди Нияз хәзрәт Сабиров. - Бу яңа хезмәтем өч өлештән тора. Беренче өлештә - җомга, гает һәм никах хөтбәләре тәрҗемәләре белән урнаштырылган. Икенчесендә җомга һәм гает вәгазьләре урын ала. Ә өченчесендә мәкаләләр кертелде. Монда татар дин галимнәре турында мәгълүматлар табарга мөмкин”.


13 март көнне Апанай мәчетендә узачак китап бәйрәменә чакыру кәгазе белән керергә мөмкин булачак.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/26/158751/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру