Журнал «Безнең мирас»

Татар аты рәсми документ алырга тиеш – Илдар Сафин

Татар токымлы атлар рәсми документ алырга һәм спорт мәктәпләрендә өйрәтелергә тиеш. Бу хакта “Татар-информ хәбәрчесенә, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, Татарстанның атказанган тарих укытучысы Илдар Сафин җиткерде.
“Безнең спорт мәктәпләре бар. Спорт мәктәпләренә татар токымлы атларны да алырга кирәк. Яшьләр анда сикереп кенә йөрмәсеннән, ә ерак араларга да чабарга өйрәнсен. Татар атын пропагандаласыннар. Татар атлары әлегә рәсми документ алмаган. Аны алгач, спорт мәктәпләрендә ерак арага – 10, 40, 60 чакрымга чабарга өйрәтергә кирәк”, – диде ул.
Тарих укытучысы фикеренчә, татар токымлы атлар ерак араларга чабышта башка атлар белән көндәшлек алып барырга сәләтле.
“Татар атлары үзләренең чыдамлыгы белән ерак араларга чабышуда башка атлар белән көндәшлек алып бара ала. Алар авырмый, солыны чагыштырмача аз ашый, ерак арага чабышта чыдамлылар. Бу атлар Чыңгызхан, безнең төрки бабаларыбыз заманыннан килгән атлар. Элек татар аты дигән атама булган. Хәзер безнең хөкүмәт татар аты булдыру өстендә эшли. Гарәп аты, инглиз аты бар. Нишләп безнең милләтнең аты булмаска тиеш? – диде Илдар Сафин.
Илдар Сафин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы укучыларына үзенең хыяллары белән дә уртаклашты.
“Хәзер Раллиларга, Ибн-Фадлан килгән юлларга баралар. Мин ерак арага бару турында хыялланам. Кремль яныннан кузгалып китеп, шул араның берничә чакрымын гына булса да татар атын җигеп узасым килә”, – диде ул.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/25/145056/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру