Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Әтнә театрын 100 еллык юбилее белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Әтнә татар дәүләт театрын 100 еллык юбилее белән котлады. Бүген республиканың театр җәмәгатьчелеге Театр елы ачылу уңаеннан Әтнә театрына җыелган иде. Театр әһелләренең Әтнәгә җыелуы бу театрның 100 еллык юбилее тантанасына да бәйле.

  • Әтнә театры юбилеен халык театрының беренче спектакленнән башлап исәпли. 1918 елда район һәвәскәрләре тарафыннан “Бәхет кошы” исемле спектакль куелган. 1911 елда театрга дәүләт статусы бирелде. Хәзер театр Габдулла Тукай исемен йөртә.


“Тагын 100 елдан тагын шушында очрашсак шәп булыр иде, - дип шаяртты Президент бүген Әтнә театры сәхнәсеннән. – Очраша алмасак та, ул истә калачак. 100 елдан җыелып искә алсалар да зур җиңү булачак”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Әтнә театрының иң кыен елларда барлыкка килгәнлеген, ил үсешенең иң авыр елларында да үз традицияләрен саклап калганлыгын искәртеп үтте. “Без аны 2011 елда күреп, дәүләт статусы бирдек. Ул моңа лаек иде”, - диде ул театр турында.
Театр артистлары: “Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр”, дип горурлана.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/13/176998/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру