Журнал «Безнең мирас»

Презентацияне "тәкъдим итү" дип кертсәк, ул "тәкъдир итүне" кысрыклап чыгарачак – галимнәр

"Презентация" сүзен татарча "тәкъдир итү" дип тәрҗемә итүгә карата киң колач җәйгән бәхәс бара. Социаль челтәрдә дә бу уңайдан фикерләр чуар. Берәүләр кулланылышка кереп киткән тәкъдир итү сүзендә бернинди начарлык күрми. “Ничек өйрәтелгән, шулай бара” диючеләр күп. Ә кемнәрдер "тәкъдир"не язмыш белән бәйләп, "тәкъдим итү"сүзе кулайрак дип саный. Шулай ук, бу сүзнең икесеннән дә качып, ачу, күрсәтү, таныштыру кебек сүзләрне дә куллансак ярый дип әйтүчеләр бар.

Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә "презентация" сүзенең тәрҗемәсенә карата үз фикере белән уртаклашты. “Эчтәлеге ягыннан һәр сүзнең семантик кыры бар. Гомумән, бездә кызык тенденция: алынма сүзне алалар да, бу сүз мәгънәсе ягыннан туры килми диләр. Әлбәттә, семантик яктан аерма булырга мөмкин, әмма, минемчә, "тәкъдир итү" варианты дөрес. Шул ук вакытта, "тәкъдим итү" вариантын да кулланырга була. Әгәр дә инде "тәкъдир итү" куркытса, рәхәтләнеп "тәкъдим итү"не дә куллана алабыз”, - дип белдерде галимә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, телебезгә “тәкъдир итү” кереп киткән икән, аны кулланырга мөмкин. Шулай да, ул, икенче төшенчә кулланылышка кереп китсә, вакыт үтү белән ул уңышсыз тоелганын кысрыклап чыгара алуын да билгеләп узды.
“Мәсәлән, 20 нче гасырда Европадан кергән алынма сүзне кулландык, аннары гарәп теленнән рәис сүзен кайтардык. Сәркатип тә шулай ук. Хәзер председатель, секретарьга караганда, рәис, сәркатип популяррак кебек”, - ди Гөлшат Галиуллина.
Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, китапны "тәкъдим итү" дип әйтү кирәк. “Тәкъдир ул язмыш мәгънәсендә яңгырый. Тәкъдир шулай язгандыр, ди татар. Мин үзем китапны тәкъдим итү төшенчәсе ягында”, - диде галим. Ул да, шулай ук, “тәкъдим итү”не популярлаштырсак, ул “тәкъдир итүне” кысрыклап чыгарачак, дип саный. “Тәкъдир итүне татар телен бик яхшы белгән, авылда укыган кешеләр белергә мөмкин, ә шәһәр балаларына тәкъдим итү якынрак”, - ди ул.
“Гомумән алганда, бүгенге көндә артык вариантлылыкка юл кую, мин бу вариантны алга сөрер идем дигән субъективлык нормадан читләшүгә, телебезне бозуга, чүпләүгә китерә. Бүген газета-журналларда киң катлам халыкка аңлаешлы булмаган сүзләр күп”, - диде Гөлшат Галиуллина.
Әңгәмәдәшләр дөрес булмаган тәрҗемәгә карата да үз фикерләрен белдерде. “Шәхсән үзем “өстендә эшлим” дигән сүздән качарга тырышам. Шул тема буенча эшлим диям. Хәер, анысы да калька булып чыга. "С праздником" дигәнне алыйк, без аны "бәйрәм белән" дибез. Сөйләмдә кулланабыз, ләкин әдәби телдә тешкә тигәнен, калька икәнен сизәбез, ә аны алыштырырдай матур сүзне табуы кыен. Ул инде телгә, сөйләмгә килеп кергән икән, алга таба кулланылышта калыр кебек. “Бәйрәм белән котлыйм” дигәнне башкача әйтергә теләсәм, 5-6 сүзле җөмлә барлыкка киләчәк. Сүзнең күләме арта, ә бүген бит кыскалыкка омтылабыз”, - диде Әлфәт Закирҗанов.
Гөлшат Галиуллина телдә күптәннән кабул ителгән калькалар уңышлы булса, аларны алмаштырырга кирәкми дип саный. “Аларга эквивалент таба алмыйбыз икән, киңәйтеп аңлатулар кирәк түгел. Андый калькалар калсын”, - ди ул.
Галимә әйтүенчә, төп проблема сүзне генә түгел, ә тулы бер җөмләне рус теленнән турыдан-туры тәрҗемә итү. “Бүгенге матбугатта иң күзгә ташланган һәм телнең киләчәгенә тәэсир итә торган әйберләрнең берсе – структур, семантик һәм лексик калькалар куллану”, - диде Гөлшат Галиуллина. Бу нисбәттән, тел һәм әдәбият белгечләре бердәм отышлы вариант билгеләү буенча журналистлар белән “түгәрәк өстәл” утырышлары кирәклеген билгеләп узды.
“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру