Журнал «Безнең мирас»

“Мирас” татар академик музыкасы фестивале кысаларында өч концерт узачак

15 февраль көнне Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” Икенче татар академик музыкасы фестивален ача. 15, 18 һәм 22 февраль көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында фестиваль концертлары узачак. Бу турыда үзенең сайтында ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фестиваль 2015 елда ТР Дәүләт симфоник оркестрының җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тарафыннан оештырылган. Өч концерт программасында төрле буын татар композиторлары әсәрләре тупланган, алар Татарстан композиторлар мәктәбе тарихын чагылдыра.


Татар музыка классикасын яңача башкару милли академик музыканы популярлаштыруга багышланган. Фестивальнең арт-директоры – музыка белгече, фәнни һәм иҗади проектлар җитәкчесе, музыка тәнкыйтьчесе, педагог, сәнгать белеме докторы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.


Фестивальнең беренче кичендә Нәҗип Җиһанов әсәрләре яңгыраячак, аның музыкасы татар милләте тарихы һәм аның мәдәни мирасты белән бәйле. Концерт программасында: “Кырлай” симфоник поэмасы һәм “Симфоник җырлар” сюитасы. Дирижер – Россиянең халык артисты, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский.


18 февральдә узачак концертта Салих Сәйдәшевның “Кызыл Армия маршы”, Александр Ключаревның “Идел симфониясе, Мансур Мозаффаровның Оркестр белән скрипка өчен концерт һәм Александр Миргородскийның “Салих Сәйдәшев җырлары темасына увертюра-фантазия” яңгыраячак. Солистка – Елена Рольбина. Дирижер – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Рөстәм Әбәзов.


22 февраль көнне тамашычылар Луиза Хәйретдиновагың “Яшьләр увертюрасы”, Мирсәет Яруллинның “Балалар сюитасы”, Ренат Еникиевның “Симфоник оркестр өчен рапсодия”, Рәшит Кәлимуллинның Оркестр белән виолончель өчен концерт, Мәсгүдә Шәмсетдинованың “Дала” симфоник дастанын һәм Резеда Әхиярованың “Алтын Урда” балетыннан “Сугыш”ын ишетә алачак. Солист – Александр Дульнев. Дирижер - Айрат Ишморатов (Канада).


"Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру