Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев: “Минем белән эшләргә туры килгәннәрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә”

Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев кичә үзенең 80 яшьлек юбилеена багышланган концерт кунакларына “Пирамида” комплексы сәхнәсеннән торып мөрәҗәгать итте.


“Язмыш ихтыяры белән үземнең 80 яшемдә бу сәхнәдә сезнең каршыда торам. Мин, Татарстан Республикасы белән катлаулы, хәлиткеч елларда җитәкчелек иткән кеше буларак, безнең кадерле халкыбыз алдында җавап тотарга кирәк буласын һәрвакыт яхшы аңладым. Үзгәрешләр чоры булган 90 нчы елларда дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иттек. Без өстебезгә бик зур җаваплылык алдык һәм ышанычны акларга тиеш булдык. Ул чакта нәрсәләр аша узасын белмәгән идек. Әмма вакыт үзенекен итте, һәм бүген барысы да республиканың үсешенә уңай бәя бирә”, - дип, Минтимер Шәймиев сүзләрен китерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.



Дәүләт киңәшчесе сүзләренчә, Татарстан чирек гасыр эчендә Россиянең иң уңышлы үсештәге төбәкләренең берсенә, “уңышка мәҗбүр ителгән” республикага әверелде. Татарстан актив рәвештә үсешен дәвам иттерә, һәм монысы - республиканың хәзерге Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы казанышы, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.


“Минем белән эшләргә туры килгәннәрнең барысына да рәхмәт әйтәсем килә, һәм хәзер арабызда булмаганнарны онытмаска өндим, - дип дәвам итте Минтимер Шәрип улы. – Минем карашка, ул елларның иң зур казанышларының берсе – халкыбызның үзаңы үсеше. Без рухилыкка ирешәбез. Сезнең ярдәмегез белән безнең иң һавалы проектларны да тормышка ашырырлык көчебез бар. Бу безнең хәлебездән килү һәм җаваплылык дәрәҗәсе турында сөйли. Без булдырабыз!”


«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру