Журнал «Безнең мирас»

Миллият сүзлеге

Айгыр йолдыз, Аргыр йолдыз. Мәгънәсе — Ата йолдыз. Иң якты йолдызларның берсе – Сириусны шулай атаганнар. Башкача: Ачык йолдыз. Коръәндә – Шигъра. Бу йолдызның гарәпчә башка исеме – Сүрия.
Айзуак бий (ХVI гасыр урталары) – Башкортларның гайнә кабиләсе башлыгы. «Башкортостан (Краткая энциклопедия)» башкортларның Казан ханлыгына каршы көрәшен Айзуак бийнең җитәкләве турында хәбәр итә. 1554 елда уран һәм гайнә кабиләләре исеменнән Казанга Явыз Иванның наместнигы хозурына килеп, гайнә кабиләсенең Рус дәүләтенә үзе теләп кушылуы турында ярлык (грамота) китергән.
Айя-Суфия – Истанбулдагы атак­лы мәчет. Византия архитектурасының тарихи ядкяре, 532-537 елларда салынган, соңыннан мәчеткә әйләндерелгән: михраб эшләнгән, аның уң ягына мөнбәр урнаштырылган, төрек каллиграфы Бичакизадә Мостафа Чәләби колонналарга гаять зур герблар төшереп, аларга Пәйгамбәр урынына калган хәлифәләрнең исемнәрен язган. Хәзерге вакытта анда тарихи музей урнаша.
Фатих Кәрими тагын Кечек Айя-Суфия җамигъ мәчетне дә телгә ала (1904).
Ак диңгез тар. – иске әдәбиятта Урта диңгез шулай атап йөртелә, башкача — Бәхре сәфид. //Русия, теләсә кызыл төсдә, ак төсдә, берләшкән зур бер дәүләт булып калганда, тугрыдан-тугры Ак диңгезгә чыгар өчен бугазларны, Истанбулны алыр өчен омтылачакдыр. Г.Исхакый.
Хәзерге география терминологиясендә Ак диңгез – Белое море (Төньяк Боз океанының бер өлеше).
Ак җирләр, ак урыннар тар. – Казанда бистәдәге йомышлы татарларның бүлеп алынган ихатасы, ишегалды һәм бакча урыны. ХVI-ХVII гасырларда Русиядә мондый җирләр (мәс., чиркәү җирләре) өчен салым түләнмәгән. Тарихи әдәбиятта (русчадан тәрҗемәләрдә) агурынлылар (русча — «беломестцы») термины да очрый. Кайчагында аларны «ак бистәләр» дип атаганнар. 1649 елда ак бистәләр, элекке җиңеллекләрдән мәхрүм ителеп, гадәти бистә кешеләре кебек үк салым түли һәм башка йөкләмәләрне үти башлаганнар.
Ак киек – кыйммәт тиреле җәнлек, рустагы пушной зверь; пушнина. Электә болгарларда ак киек сәүдәсе зур урын тоткан. Тагы шунысы игътибарны җәлеп итә: «Татар теленең диалектологик сүзлеге»ндә «кыйммәтле җәнлек тиреләре» мәгънәсендә «йынмал» сүзе теркәлгән (Нократ ягы сөйләшеннән).
Аккиек дип язу да очрый.
Ак рус – Белорус. //Ак рус иле — Беларусь («Ак рус» атамасы элекке мәдрәсәләрдә укыту программасында очрый). Даль үзенең сүзлегендә Белая Русь дип Могилёв, Витебск һәм Минск губерналарын, Чёрная Русь дип Гродно һәм Ковен якларын һәм Червонная Русь дип Волынь һәм Подолье төбәген атап күрсәтә. Моңа охшашлы бүленеш, мәсәлән, Фра-Мауро картасында очрый. Латин телендә Белая Русь — Albaruthenia.
Ак татар тар. – Кытай тарихчысы Мынгун (ХIII гасырның беренче яртысы) төркиләрне, монголлардан (кара татарлар) һәм манҗурлардан (су татарлары) аерып, ак татарлар дип атый.
Ак як тар. – Татарда төбәкләрне ак һәм кара якларга бүлеп караганнар. Мәс., «Алат юлы – Ак як» дигән сүз бар. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев Азнакай, Мөслим, Актаныш төбәкләрен «ак як»ка кертә. //Минем әсәрләремне ак якта күбрәк укыйлар. М.Мәһдиев.
Бу сүз ак рус һәм кара рус кебек бүленешне искә төшерә.
Акай – 1735-1740 еллардагы та­тар-башкорт кузгалышы җитәк­челәренең берсе старшина Акай Күсүмов. 1681-1684 еллардагы башкорт хәрәкәтен җитәкләгән Түләкәйнең оныгы, Күсүм Түләкәйнең улы. Халык теленә «Акай батыр» булып кереп калган. 1735 елда патша гаскәрләре башлыгы генерал А.И.Румянцев тарафыннан сөйләшүләр өчен Минзәлә шәһәренә чакыртылган һәм аны шунда сак астына алганнар. 1738 елда С.-Петербург төрмәсенә күчерелгән, шуннан соңгы язмышы билгесез.
Акай Күсүмнең улы Габдулла да шушы ук чорда баш күтәргән башкортларның җитәкчеләреннән берсе булган. Чыганакларда Акайның Гәрәйләр нәселеннән булуы искәртелә.
Акбүзат – Кече Җидегәннең бер йолдызы, Тимерказык белән янә­шә күренә. Шушы ук йолдызлыкта Күкбүзат йолдызы да бар. Төрки халыкларда Акбүзат белән Күкбүзат Тимерказыкка бәйләп куелганнар һәм аның тирәсендә әйләнеп йөриләр дигән күзаллау булган. «Урал батыр» эпосында Акбүзатның күктән төшкәнлеге әйтелә.
Аккерман тар. – Украинада Одесса өлкәсендәге Белгород-Днестровский шәһәренең төрекләр биргән исеме — Аккирмән. Яңа эрага кадәр V гасырда Геродот аны Оксия дип телгә ала, Х гасыр чыганакларында Аспрон исемен йөрткән, ләкин Генуя карталарында ул Маврокастрон – Кара ныгытма дип капма-каршы мәгънәдәге исем белән аталган.
Чаг.: Каракирмән.
Акмәчет, Акмәсҗид тар. – 1. Хәзерге Симферополь (Кырым) шәһәренең төркичә аталышы. 2. Алтын Урда дәүләтендәге шәһәр атамасы. Хәзерге Украинада Көньяк Буг елгасы буенда урнашкан булган. Археологик калдыклары Николаев шәһәре янындагы Ак мәчет авылы янәшәсендә.
Акташ упкыны – Татарстанда Әлмәт районының Кәләй тимер юл станциясеннән көнчыгыштагы карст упкыны. 1939 елның 7 августында убылып, тракторчысы белән тракторны суырып алган (халык телендә «җир йоту» күренеше). Анда җир асты сулары белән туена торган күл хасил булган (Акташ күле). Башта диаметры 4-5 м гына булып, хәзер 50 м га җиткән. Уртача тирәнлеге 17 м, иң тирән җирдә — 28 м дан артык. Суы яшкелт-зәңгәр төстә.
Акташ күле Татарстан республи­касының табигать истәлеге булып санала. Ул декоратив металл киртә белән әйләндереп алынган, яр буена агачлар утыртылган.
Акыл – Гарәпчә «гакл» сүзеннән гомумтөрки алынма. Бу сүз чуаш те­лендә дә бар (хакәл), мари һәм удмурт телләренә дә кергән. Гакыл сүзе телдә күбрәк русча разум мәгънәсендә кулланыла шикелле. //Иң бәхетле кеше булыр идем, /Гыйлемнәрнең үтеп барысын, /Туплый алсам бары меңнән берен /Бер чәчкәгә киткән акылның. Илдус Әмирхан. Акыл тернәге – гыйлем. Мәкаль. Акыл тубалы – аяклы энциклопедия, белем капчыгы, беләмән. Акыл теше – соң гына (акыл кергәч) чыга торган урт тешләр. Акыл иясе – акылдар (русча – мудрец). Кеше алтыга кадәр телен ача, алтмышка кадәр – акылын. Мәкаль. Дөядәй алтының булганчы, төймәдәй акылың булсын. Мәкаль. Акылым кара, дип кайгырма, булса күңелең ак вә пакь.
Башкорт телендә яртакыл сүзе – русча полоумный мәгънәсен бирә. //Яртакылга юл такыр – полоумному дорога торная (русча).
Пермь якларында акылга такыл – акылга җиңел, алты-биш.
Алатырь – Чуашстанда Сура елгасы буенда урнашкан шәһәр. ХVI гасырдан билгеле. Шәһәр атамасының Тубыл елгасына Исәт кушылган җирдә урнашкан борынгы татар шәһәре Йала Тор исеме белән охшаш яңгырашы игътибарны җәлеп итә.
Рус легендаларындагы Алатырь-таш Буян утравында ята һәм Рус җиренең бөтен көче шунда тупланган имеш. Бик ихтимал, бу легенда руслашкан кечерәк халыкныкы булгандыр.
Алдамиян тар. – Көбә киемнең кулга киелә торган кабы, «бияләе».
Алдану – Термези җыентыгын­дагы бер хәдистә: «Мөэмин кеше – алданучы кәримдер», – диелә. Ягъни мөэмин барлык кешеләрне тугры сүзле вә намуслы дип белүе сәбәпле, җиңел алдана. Ә тиз алданмаучылык берәүгә дә ышанмыйча, һәркемнән шикләнеп вә сакланып торудан килә. Очраган бер кешегә хөсне зан кылу вә кем туры килсә, шуңардан алдану яхшы эш булмаган кебек, һәркемгә сүэ зан кылу да яхшы эш түгеллеген Ризаэддин бине Фәхреддин бик ачык әйтә. «Мөселман кеше ошбу икенең уртасында булырга тиешле, – ди ул. – Мөселман кеше күбрәк алданыр, әмма һәркемнән дә алданмас, алданган вакытында җиңел алданыр». Икенче бер хәдистәге «Мөэмин кеше бер тишектә булган еланнан үзен ике мәртәбә чактырмас» дигән сүзләрне дә шушы мөнәсәбәттә аңларга кирәк.

Теги: Адлер Тимергалин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру