Журнал «Безнең мирас»

Милли музейда Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу уңаеннан чара үтте

Бүген Татарстан Милли музее залында Мәхмүт Галәүнең тууына 130 ел тулу уңаеннан “Тукай дусты – Мәрҗән” дип исемләнгән әдәби кичә булып узды. Г. Тукай әдәби музее оештырган әлеге кичә язучының язмышы һәм иҗатына бәйле истәлекләргә бай булды.


s2qt4uvtmkm


Доцент, филология фәннәре кандидаты Флера Ганиева Мәхмүт Галәүнең язмышы Габдулла Тукайныкы белән аваздаш булуын искәртеп, аларның дуслык җепләре турында сөйләде. Чараның исеме дә шуңа бәйле. Мәхмүт Мәрҗәни тәхәллүсе алган язучыны Тукай еш кына “Мәрҗән” дип әйтә торган булган. “Әлеге ике бөек шәхеснең исән чакта шатлыклы мизгелләре аз булса да, бүгенге язмышлары бәхетле”, – дип төгәлләде сүзен галимә.
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев Мәхмүт Галәүнең романнарын кабаттан бастыру һәм “Мөхәҗирләр” романы буенча нәфис фильм төшерү тәкъдимен җиткерде. Очрашуда язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Фуат Галимуллин, Фәрит Яхин һәм башка күренекле галимнәребез, язучыларыбыз катнашты.
Кичәнең иң әһәмиятле мизгеле булып, Хабаровск шәһәреннән килгән Мәхмүт Галәүнең оныгы Олег Надир улы Галәветдинов һәм аның кызы Анастасия чыгышы булды. Алар үзләренең гаилә тарихы белән таныштырып, язучының өченче хатыны Зәйнәп ханым тарафыннан тапшырылган истәлекләр һәм кызыклы документларның күчерелмә вариантларын күрсәттеләр. Зәйнәп ханым 1958 нче елның 14 нче мартында Мәхмүт Галәүнең реабилитацияләнүенә һәм шул ук елның 20 нче мартында язучылар берлегенә кайтарылуына ирешә.
Кичәдә катнашкан Казан (Идел буе) Федераль Университетының Г.Тукай исемендәге югары татаристика һәм тюркология мәктәбе студентлары да үзләренә файдалы мәгълүмат алды.

Теги: Гөлнур Шәрипова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру