Журнал «Безнең мирас»

Мәктәпкә бармаска да мөмкин

Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта "Татар-информ"га сылтама белән Матбугат.ру хәбәр итә. Авыл мәктәпләренең башлангыч классларында һава температурасы -23 градус булганда, температура -25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч классларында һәм авыл мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5–9нчы сыйныфларында, -30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10 – 11нче сыйныфларында, -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10–11нче сыйныфларында укулар булмый.
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләрен түбән сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан түбән булмаганда гына һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына, югары сыйныф укучылары өчен -10 градустан түбән булмаганда, җил секундына 6-10 метрдан да артык булмаганда гына үткәрергә тәкъдим ителә.
Һаваның температурасы -30 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда 1нче сыйныфтан алып, чыгарылыш сыйныфына кадәрле барлык укучылар дәресләрдән азат ителә.
Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатып торырга һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны тыярга тәкъдим итә.   ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар вакытында җылылык белән тәэмин итү системалары эшенә контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру