Журнал «Безнең мирас»

Бәйрәмнәрсез күңелсез бит

Ә безгә бик күңелле булды әле, менә булып узган кичәдән соң туган хис кичерешләремне сезнең белән дә уртаклашасым килде.

Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан авылга кайткан кунакларны, авылдашларны 8 март көнне Каенсар авыл клубына “Капка төбендә” утырыга чакырдылар авылыбызның клуб мөдире Энҗе Сафина белән китапханәчебез Фәридә Борһанова. “Капка төбе” кунагы Арчадан кайткан Каенсар егете Илдар Газизов булды, үз үзе генә түгел, хәләл җефете һәм тугры дусты баяны белән кайткан. Эх, өздерепләр алып йөрәкләрне, сузды Илдар тальянын, аңа кушылды авылның өлкән буын абый- апалары, искә төште яшьлек еллары.
Капка төбе булгач уенсыз, җырсыз, мәзәксез буламени инде ул. “Капкалы”,”Йөзек салыш”,”Так калыш” уеннары уйнап җәзалар үтәп,капка төбенә чыгып йолдызлар санап кердек, ул мәзәкләрнең нинидиләре генә булмады, кара – каршы такмаклар әйтешүләр, үзебезнең борынгы матур, моңлы җырларыбыз кич буе яңгырап торды. Рәхәтләнеп күңел ачып, ял итте авыл халкы.
Безнең мәдәният хезмәткәрләре нинди генә чаралар уйлап тапмыйлар да авыл халкын ял иттерү өчен нинди генә чаралар үткәрмиләр. Авыл халкы исеменнән аларны якынлашып килүче мәдәният хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.Эшләрендә зурдан зур уңышлар, бәхет,шатлыклар телибез.

Арча районы, Каенсар авылы


Ветеран, мәдәният хезмәткәре Сәвия апагыз Газизова


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру