Журнал «Безнең мирас»

Узган елның иң яхшы көрәшчесе кем?

14-15 февраль көннәрендә Актанышта көрәш дөньясындагы иң дәрәҗәле турнирларның берсе - Муса Җәлил истәлегенә ярышлар узачак. Матур гадәт буенча, әлеге бәйгене ачу тантанасында узган елга нәтиҗәләр дә ясала.

Быел да биредә 2018 елның иң яхшы көрәшчеләрен, тренерларын, журналистларны билгеләп узарга җыеналар. Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Фирзәр Гыйниятуллин, Ислам Фәлахов кебек егетләр узган сезонның иң яхшы көрәшчеләре булып аталырга дәгъва кыла. Барысы да таныш, барысы да шәп көрәшчеләр.
2017 елның и; яхшы көрәшчесе исеменә Ренас Кәлимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Булат Мусин һәм Илсур Гимадутдинов лаек булган иде. Узган ел олылар белән эшләүче иң яхшы тренерлар дип Вакыйф Дәүләтшин, Ильяс Билалов һәм Рәкыйп Фәйзуллин аталса, яшьләр белән эшләүчеләр рейтингында беренче өч урынны Рафаэль Хәмидуллин, Илфир Әнвәров һәм Илнар Гәрәев алды.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру