Журнал «Безнең мирас»

Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат

Бүген иртә белән Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды. Әлеге мәгълүматны Кукмара район совет аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова раслады.
Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде.

Мәрхүм белән хушлашу вакыты әле төгәл хәл ителмәгән. “Ялга киткән улларын көтәбез. Алар юлда – берсе бүген төнлә самолет белән төшә, берсе машина белән кайта, - диде Резеда Нурисламовна. – Алар бүген кайтып җитсә, иртәгә җирләргә мөмкин, өлгермәсәләр – берсекөнгә кала. Мәскәү, Петербургтагы дуслары-хезмәттәшләренә дә хәбәр ителде. Кичкә билгеле булачак”.
Мәгълүмат өчен. Кукмара киез итек фабрикасына 1879 елда нигез салына. Хәзерге вакытта ул киез итек җитештерү буенча илдәге иң зур предприятиеләрнең берсе санала. Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы 1954 елның 18 апрелендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында туган. Казан авиация институтында электрон прибор төзүче белгечлеге алган. 1988 елда Кукмара киез итек комбинатына җитәкче итеп билгеләнә.Ике улы һәм кызы бар. Кызы Ләлә Шәрипова директор урынбасары булып эшли.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/03/143703/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру