Журнал «Безнең мирас»

Хатын-кыз рухи яктан никадәр төзек булса, балалар да шундый булачак - Мөкаддәс Бибарсов

Бүгенге җәмгыятьтә ир-атларның көчсезлеге гаиләләрнең таркалуына китерә. Бу хакта Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчесе хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча узган “Тере традиция” бөтенроссия конкурсында билгеләп узды.


Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов бүгенге глобальләшү чорында Коръән укырга өйрәнү әһәмияте турында сөйләде. “Без конкурс булачагын мөмкин кадәр киң катлауга җиткерергә тырыштык. Без бүген глобальләшү чорында яшибез. Бу кешеләрнең үзаңы, менталитеты нык үзгәрә дигән сүз. Без моны якыннарыбыз, күршеләр, туганнар, коллегалар арасындагы мөнәсәбәтләрдә тоябыз. Без сирәгрәк күрешә, сирәгрәк аралаша башладык”, - ди Саратов мөфтие.
clipboard39


Мөкаддәс хәзрәт балаларны тәрбияләүгә игътибарның нык кимүенә борчылуын белдерде. “Балаларны ничек итеп тәмле ашату, киендерү турында күбрәк уйлыйбыз. Кайчак транспортка акчабыз булмаса да, балаларга кыйммәтле кием, смартфон алып бирергә тырышабыз, матди якка зур игътибар күрсәтәбез, ә үзебезнең һәм балаларыбызның эчке дөньясы мөһимрәк булуын онытабыз. Без хәзер иммунитетны югалттык кебек. Рухи яктан сакланып калырга тиешлегебезне онытабыз. Бала тәрбиясе ул әхлак дәресләре бирү генә түгел, тәрбия ул – без үзебез. Мин еш кына шундый мисал китерәм – автомобиль нинди генә заманча, кыйбатлы булмасын, аның аккумуляторы төзек булмаса, ул беркая кузгалып китмәячәк. Шуңа күрә эчтән төзек булу мөһим”, - ди ул.


Мөфти Коръәннең көченә күчеп, бөтен акылын эшкә җиксә дә, кешенең беркайчан да Коръәннең энергиясен, матурлыгын, куәтен тулысынча тоя алмаячагын билгеләп үтте. “Коръәнне уку чыннан да кешенең үзаңын үзгәртә. Мин куркаграк кешеләрне очратканым бар, әмма Коръән укып, аларның үзгәрүен күрдем. Коръән укып, куркак кешеләр кыюлана, сараннар юмартлана – бу Коръәннең көче”, - ди Мөкаддәс хәзрәт. Ул Саратовка килгәч, Коръәнне белгән кешеләр арасында гади слесарь, трактористларны очратуын әйтте. “Алар җәмгыятьтә бернинди югары урын да тотмый кебек, әмма шул Коръән укучыларны чакырганда, дөньяда үзен көчле санаган, җәмгыятьтә абруе булган, гади кеше кулыннан килмәгән күп кенә мәсьәләләрне җиңел генә хәл итүче кешеләр Коръән укучылар алдында кечкенә, ярдәмсез кешеләр кебек күренә. Аллаһы Тәгалә Коръән аша шулай кешене күтәрә”, - ди Мөкатдәс Бибарсов.


Мөфти бүгенге җәмгыятьтә ир-атларның көчсезлеге проблемасына тукталды. “Бездә гаиләләр таркала, чөнки ир-атлар җәмгыять, гаилә нигезе, балаларына ышанычлы терәк була алмый, бик зәгыйфь, йомшак ир-атлар күбәйде. Бездә бит физик яктан көчле булырлык ир-атлар да күп була алыр иде. Безгә кайбер гамәлләребезнең зыянлы булуын белеп, алардан баш тарту зарур булуын аңларга кирәк. Исерткеч эчемлекләрне кулланырга ярамаганлыкны кем белми? Дөньяда алкогольнең кешенең физик, эчке дөньясын җимерүен белмәгән бер генә кеше дә юк. Алкоголь кешене хатыны, балалары алдында кимсетә, чөнки кеше югары заттан мәхлуккә әйләнә. Әмма проблема шунда: бу кешенең аннан баш тартырга көче юк”, - дип, ул бу проблемаларны агач белән чагыштырды. “Агачны тукландырып тормасаң, ул корый башлый, җимешләре начар була. Ә тукландырып тору чарасы берәү генә – без тормыш чыганагы хисабына яшибез. Без тукланып тору өчен тормыш бүләк итүчегә, ягъни Аллаһка һәрвакыт рәхмәтле булырга тиешбез. Без берәр нәрсә утыртсак та, таләпләрне үтәмәсәк, үсмәячәген аңлыйбыз. Тормышта да шулай”, - диде Мөкаддәс хәзрәт.


“Без яшьтән күңел сафлыгын саклап калуга омтылырга тиеш. Балаларыбыз нинди темага сөйләшә, кемнәрне тыңлый, нинди фильмнар карый, кем белән аралаша – шуңа игътибар юнәлтү зарур. Моны аңласак, яшәешнең башка дәрәҗәсенә чыга алачакбыз. Коръән көче кешегә нык тәэсир итә. Әгәр баларыбызны өйрәтсәк, киләчәгебез якты булачак”, - ди ул. Мөкатдәс хәзрәт конкурста катнашкан туташларга, ханымнарга мөрәҗәгать итеп: “Сез рухи яктан никадәр төзек булсагыз, балаларыбыз да шундый булачак, чөнки сез гаилә учагын саклаучылар. Глобальләшү, мәгълүмат киңлеге шартларында да Аллаһы Тәгалә безгә Коръән укырга өйрәнү мөмкинлеге бирә”, - дип, ул Интернет челтәреннән файдаланып булуга ишарәләде.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру