Журнал «Безнең мирас»

Казанда заманча шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау темасына "түгәрәк өстәл" ачылды

Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Мәдәниятнең рухи факторы буларак заманча шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау” темасына "түгәрәк өстәл" башланып китте. Ул “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән VII Халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында үткәрелә.
kfu-konferentsiya


Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча (239 нчы номерлы килешү, 25.10.2016) 16-18 ноябрь көннәрендә уздырыла. Иртәгә форумның пленар утырышы көтелә.


Бүген шулай ук “Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре контекстында төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате” темасына "түгәрәк өстәл" һәм секция утырышлары оештырыла.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру