Журнал «Безнең мирас»

Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.


«Кичә республика күләмендә татар дөньясында зур авыр хәбәр алдык. Хәмдүнә апа Тимергалиева вафат булды. Шушы хәбәр дөрес булганын ишеткәч, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов иң беренчеләрдән булып: „Бу — татар халкы өчен зур югалту“, — дип үз фикерен әйтте һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. Чыннан да, Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе — зур югалту», — дип сөйләде Милли Шура рәисе.



Шулай ук Васил Шәйхразиев сүзләренчә, Хәмдүнә апа өчен иң зур байлык тамашачысы булган. «Ул: „Башымны ия-ия, иң зур рәхмәтемне тамашачыма белдерәм, чөнки беренче көннән алып ул мине хуплады. Без бер-беребездән башка яши алмыйбыз“, — дип әйтә иде. Бу сүзләр аның йөрәгеннән чыккан», — диде Васил Шәйхразиев.


Татар-информ

Теги: Татар-информ Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру