Журнал «Безнең мирас»

Гомер буе белем алып яшәргә кирәк - мөфти Казан ислам университетын тәмамлаучыларга

Бүген Казан ислам университетында чыгырылыш кичәсе булып узды. Уку йортын тәмамлау турында быел 67 яшь белгеч диплом алды. Алар белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да очрашты. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.
67 яшь белгечнең 13енә кызыл диплом тапшырылды. Шунысы да игътибарга лаек: хатын-кызлар һәм ирләр төркемнәре кеше саны буенча бертигез диярлек. Үзенең тәбрикләү сүзендә мөфти хәзрәтләре белем алуның әһәмияте турында сөйләде һәм алган дипломнарда тукталып калмаска өндәде. "Алынган диплом - ул бары кеше укый башлаган дигән билге генә. Гомер буе белем алып яшәргә кирәк. Раббыбыз шушы юлда тырышлыкларыгызны кабул итсен һәм аны дәвам итәргә насыйп әйләсен", - диде мөфти.
Мөфтинең урынбасары, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин үз чиратында белем йорты чыгарган белгечләрнең югары дәрәҗәдәге әзерлекләрен ассызыклап үтте. "Без дин әһелләрен генә түгел, татар мөселман зыялыларын әзерләү өстендә эшлибез. Һәм безнең вузны тәмамлап чыгучылар белемнәре һәм үз-үзләрен тотышлары белән дин кардәшләребезгә һәм башка дин вәкилләренә үрнәк булып тора, дәгъват күрсәтә", диде мөфти урынбасары.
Мәртәбәле кунаклар арасында шулай ук ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт Департаменты киңәшчесе Айнур Солтанов та бар иде. Ул дин белгечләренең бүгенге көндә дини оешмаларда гына түгел, башка чиктәш өлкәләрдә дә кирәклеге турында сөйләде.
Алга таба сүз тантананың сәбәпчеләре - Казан ислам университетын тәмамлаучыларга бирелде. Аларның барысы исеменнән 77 яшьлек Әмирҗан хәзрәт Якупов чыгыш ясады. Ул остазларга рәхмәт әйтте һәм курсташларын укуны дәвам итәргә чакырды.

  • Быел Казан ислам университетының көндезге бүлеген - 9, кичке бүлекне - 10, читтән торып уку бүлеген 48 кеше тәмамлады. Университет өчен бу - 7нче чыгарылыш. https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/21/166383/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру