Журнал «Безнең мирас»

Равил Гайнетдин Россиянең Төркиядәге илчесе вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карловның фаҗигале һәлак булуы сәбәпле, РФ Тышкы эшләр министрлыгының һәм илченең кайгысын уртаклашуы хакында белдерде. Бу хакта Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.



Равил Гайнетдин илчегә һөҗүм оештыручыларны гаепләде.


"Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм үзем исемемнән Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Геннадьевич Карловка һөҗүм оештыручыларны кискен гаеплим, иң тәҗрибәле һәм сәләтле дипломатларның берсен югалту уңаеннан аның гаиләсенең, якыннарының, Россия дипломатик корпусының һәм бөтен россиялеләрнең кайгысын уртаклашам..


Күп еллар буе Андрей Карлов белән бергә эшләү дәверендә аның Россия тышкы сәясәтенең иң мөһим юнәлешләренең берсендә эшләүче чын патриот, оста аналитик һәм бер дигән дипломат булуын беләбез. Авыр туфрагы җиңел булсын", - диелә хәбәрдә.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру