Журнал «Безнең мирас»

Гаяз Исхакый нәшер иткән журналның төп нөхсәләре Татарстан китапханәсендә урын алачак

26 май көнне 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова шәхси архивындагы тарихи материалларны китапханә фондына тапшырачак. Алар арасында 1928 елдан алып, 1939 елга кадәр Берлинда Гаяз Исхакый тарафыннан нәшер ителгән «Яңа милли юл» журналының берничә еллык тупланмалары бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин хәбәр итте.


«Татарстан Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «Татар мөһаҗирлеге колекциясе» бар, - ди Айрат Заһидуллин. Бу коллекция даими рәвештә тупланып, тулыланып килә. Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия ханым Бәйрәмова әнә шул коллекцияне тутыру ниятеннән заманында мөһаҗирлектә дөнья күргән журналның берничә еллык тупланмасының төп нөхсәләрен бүләк итәчәк».


Фәүзия Бәйрәмова бүләк итәчәк тарихи материаллар исемлеге:


1. «Яңа милли юл» журналы. Берлин, 1931, еллык туплама, төп нөсхә;
2. «Яңа милли юл». Берлин, 1933, еллык тупланма, төп нөсхә;
3. «Яңа милли юл». Берлин, 1934, еллык тупланма, төп нөсхә;
4. «Яңа милли юл». Берлин, 1935, еллык тупланма, төп нөсхә;
5. «Яңа милли юл». Берлин, 1936, еллык тупланма, төп нөсхә;
6. «Яңа милли юл». Берлин, 1937, еллык тупланма, төп нөсхә;
7. «Яңа милли юл». Берлин, 1938, еллык тупланма, төп нөсхә;
8. «Яңа милли юл». Берлин, 1939, 1–9 саннар, төп нөсхә.
9. Abdurresid Ibrahim. Alem-I Islam ve Japonyada Islamiyetin Yayilmasi, CILD I-II. – Istanbul, 2003.
10. Turk-japon iliskilerinin dunum noktasinda Abdurresit Ibrahim. – Konya, 2012. (2012 елның 22-23 маенда Төркиянең Кония шәһәре, Сәлчүк университетында «Габдрәшит Ибраһим һәм төрек-япон багланышлары» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция материаллары җынтыгы. Биредә язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың да доклады урнаштырылган.)


«Яңа Милли юл» журналларының сигез еллык тупланмасын язучы-тарихчы Фәүзия Бәйрәмова 2008 елның 14–15 октябрендә, Германиянең Мюнхен шәһәрендә «Азатлык» радиосына нигез салган һәм аны җитәкләгән Гариф Солтан кулыннан кабул итеп алган. Ә Гариф Солтанга бу журналлар тупланмасын 1963 елда, профессор фон Менде үлгәч, аның улы тапшырган булган.


«Татар-информ»

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру