Журнал «Безнең мирас»

Ермак Күчем ханны җиңгән урынны Куликово кыры кебек дәрәҗәдәге музей итәргә җыеналар

Тубыл шәһәре тарихчысы, археолог Алексей Нескоров "Иртыш елгасы" тарихи-архитектура музеен федераль дәрәҗәдәге масштаблы тарихи һәйкәл итеп тануны һәм "Куликово кыры" музей-тыюлыгына охшатып үзгәртүне тәкъдим итә. Бу хакта "Төмән линиясе" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Тарихчы "Иртыш елгасы музее" Россиянең туристлык брендларының берсе булырга мөмкин», - ди.
Бирегә төрле чордагы археологик һәйкәлләр керә: VI-IX гасырлардагы шәһәр калдыклары; безнең эрага кадәр III гасырдагы – безнең эраның VI гасырындагы курган зираты; Чуваш борынындагы бронза чорыннан сузгун зираты (безнең эрага кадәр II-I меңъеллык).

Әмма Тубыл шәһәренең Иртыш ярындагы Чуваш борыныниң таныткан вакыйга -монда Ермакның казак дружиналары Күчүм хан гаскәрләре белән сугыша (иске стиль белән 1582 елның 23 октябре). Бу урында Мәмәткола татар ныгытма шәһәре XVI гасыр ахырында рус дружиналарына каршы тору өчен археолог проекты буенча төзелгән. Потчевашаның тау асты өлеше (Ленин ур., 175) шулай ук тарихи урын буларак музей составына керәчәк.
"Биредә булган сугыштан соң Себер бөтенләйгә Россия составына керде, - дип сөйли кече ватаны турында тикшеренүче. - Ермак бу урынга үзенең казакларын алып, әлеге территория өчен Күчүм хан белән сугышырга килгән. Бер рус сугышчысына каршы 20 татар булган. Елъязмалардан мин Ермакның бер генә сугышчысы да үлмәве турында белдем". Тарихчы бу сугышны дәүләт төзелеше тарихында уникаль вакыйга дип саный.
Алексей Нескоров проектны тормышка ашыру өчен дәүләт эшлеклеләреннән ярдәм эзли.
2016 елның 3 мартында археологның проекты Тубыл шәһәр думасында бертавыштан хуплау таба. Россия тарихи җәмгыятенең Төмән бүлеге советы һәм анда катнашучылар шулай ук проектка уңай караш белдерә. Өлкә думасы депутатларының күбесе һәм Дәүләт думасыннан кайберләре шулай ук яклау җиткерә. Тарихчы алга таба үз проектын Дәүләт думасына каралуга тәкъдим итәргә ниятли.
Фото Алексей Нескоровның презентациясеннән (Тюменская линия). Төп фотода В.Суриковның "Ермакның Себерне алуы" картинасы.
«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру