Журнал «Безнең мирас»

Динә Гатина-Шәфыйкова: Татарлар ислам модасы белән бәйле икәнлекләрен танудан курка

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтытың этнология тикшеренү бүлеге фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова, татар халкының элек-электән гомуми ислам дөньясы модасы белән туры бәйләнеше бар, ләкин татарлар аны танудан курка дип белдерде. Бу хакта ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән институт оештырган “Бөек темаларга вак уйланулар” дип аталган“Акыл фабрикасы” лекториенда хәбәр итте.




Фәнни хезмәткәр сүзләренчә, хәзер татарлар еш кына иске фоторәсемнәргә сылтама ясый да, элек хатын-кызлар яулык кимәгән дия. “Ләкин бер фоторәсем хакыйкатьне тулысы белән ачмый. Миңа калса, алар бөтен ситуациянең 15 процентын гына күрсәтә. Бу фотографияләр, нигездә, узган гасырның унынчы, егерменче елларында ясалган. Аларның күбесе шәхси ательеларда төшерелгән һәм бары тик гаилә альбомында, чит кешеләр күзеннән читтә сакланган. Шуңа күрә без бер фотографиядән чыгып, урам модасы нинди булганы турында фикер йөртә алмыйбыз”, - диде Динә Гатина-Шәфыйкова.


Галимә әйтүенчә, элек кызлар кияүгә чыкканчы яулык кимәгән. Анысы хак. Әмма гаиләле булгач, аның чәче, йөзе, гәүдәсенең өске өлеше капланган. Моны традицион фин-угыр, рус киемнәрендә дә күрергә мөмкин. Гомумән алганда, XIX гасыр әле дә тикшерү өчен бик зур мәйдан, ди ул.


Ләкин хәзерге тендецияләрне күзәтәтеп, ул татарларда үзләрен гомуми ислам модасы белән тәңгәлләштерүдә курку бар дип саный. “Без үзебездә нинди дә булса гаеп табуларыннан куркабыз. Әмма нинди гаеп булырга мөмкин? Анысын мин аңлый алмыйм. Тарих бар һәм аны юк дип әйтү - үткәннәргә карата гадел түгел”, - диде ул.


“Татар-информ”

Теги: Гөлүзә Гыймадиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру