Журнал «Безнең мирас»

Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белү кирәк - Рафаил Хәкимов

"Дәүләт эшенә барырга теләүчегә, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны мин кисәтеп әйтер идем", - дип белдерде тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.
"Мәсәлән, мин 17 ел киңәшче булып эшләдем, кимендә 50 процент татарча сөйләшә идек. Татарчасыз берничек тә эшли алмас идем, бу мөмкин түгел, күз алдына китерә дә алмыйм мин аны. Әлбәттә, документларны күбрәк русча яздык, чөнки татарча терминология йомшаграк. Алай дисәң, терминология инглизчә русчага караганда да яхшырак ул. Без документларны русча язсак та, татарча сөйләштек, татарча сөйләшеп, русча яза идек. Кемдер дәүләт эшенә бара икән, мин әйтер идем, һичшиксез, татар телен белергә кирәк. Моны кисәтеп әйтер идем. Икътисадта зур бизнесмен булырга теләсә дә, татар телен белергә тиешсең. Инглиз теле кирәк, анысы аңлашыла, әмма татар теле дә кирәк. Татар телен белсә, бөтен төрки телләрне аңлар", - дип киңәш бирде Рафаил Хәкимов дәүләт хезмәткәре булырга теләүчеләргә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/31/151425/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру