Журнал «Безнең мирас»

Данил Салихов: Татар баласын җәлеп итә алырлык сыйфатлы тапшырулар эшләргә кирәк


Балаларны җәлеп итә алырдай, аларның игътибарын җәлеп итәрдәй программалар татар телевидениесендә юк. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Татарның үсеш стратегиясе" темасына багышланган түгәрәк өстәл барышында җиткерде.



"Иртән торып телевизорны кабызгач, безнең балалар татарча тапшырулар карамый, ә башка телдәге мультфильмнарны карарга тотына. Чөнки балаларга сайлап алырлык, аларның игътибарын җәлеп итә алырлык продукция җиткерергә кирәк. Хәтта Яңа ел кичәсендәге концертны да без татарча түгел, ә башка телдә карарга тырышабыз. Акчаны спортка биргән кебек, татар тапшыруларына да бирергә кирәк", - ди ул.


Данил Салихов сүзләренчә, әгәр дә Татарстанда Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр генә калса, татар теле, татар милләте бөтенләй  дә бетә. Чөнки татар милләте, беренче чиратта, авылларда яши. "Авыллардан кеше китә. Кеше шәһәр мохитенә керә икән, ул телне оныта. Районнар зурая, хәзер аларның урамнарында да татарча сөйләшкән кешене ишетеп булмый. Без ниндидер юллар белән авылны аякка бастырырга тиеш", - дигән фикердә язучы.


"Татар-информ"

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру