Журнал «Безнең мирас»

Болгар академиясенә Мәрҗани буенча белгечнең килеп укытуы көтелә

Болгар ислам академиясендә беренче семестрда ике доктор: Палестинадан килгән шәйх Исмәгыйль Бүлбүл һәм Иорданиядән килгән шәйх Әбдерраззак әс-Сәгъди белем бирде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, февраль башыннан Болгар ислам академиясендә икенче семестрда биш профессор белем бирә башлар, дип көтелә. Моңа кадәр килгән галимнәр күбрәк гарәп теле һәм хәнәфи мәзһәбе белгечләре иде. Чакырылучы профессорларның чираттагылары шәфигый мәзһәбе һәм гакыйдә буенча булачак.
“Россиядә традицион ике мәзһәб булганлыктан, шәкертләр шәфигый мәзһәбен дә чагыштырып өйрәнергә тиешләр. Әлеге мәзһәбнең үзенчәлекләрен белү өчен, тирән белем бирү кирәк, – дип белдерде Рәфыйк хәзрәт шәкертләр белән очрашу барышында. – Иорданиядән тагын бер доктор, фикъһе буенча белгечне – Луай ибне Габдерәүф әл-Хәлили әл-Хәнәфине чакырачакбыз. Ул “Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренә тәхкыйк (комментарий)” темасына күп хезмәтләр башкарган галим.
Билгеле ки, күренекле галимнәрнең хезмәтләренә комментарийлар язу мөселман дөньясында, аеруча гарәпләр арасында жанр буларак формалашкан һәм ул бик күп очрый. Әлеге галим үзенең фәнни эзләнүләре барышында Шиһабетдин Мәрҗани мирасын өйрәнгән, аның хезмәтләрендәге авыр терминнарны аңлаткан, шулай ук катлаулы төшенчәләргә хәзерге заман күзлегеннән аңлатмалар бирүе белән бик тә үзенчәлекле”.
Икенче семестрдан биш профессор эшли башлауны академия ректоры югары дәрәҗә буларак бәяләде, чөнки алар күренекле докторлар булу өстенә, Болгар академиясендә укыту эшен бары гарәп телендә генә алып барачаклар.
Исегезгә төшерәбез: Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел булу уңаеннан күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155854/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру