Журнал «Безнең мирас»

Без тарихта эзлебез

10 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсендә, ТАССРның 100 еллыгына багышланган   “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән кичә үтте. Чарага Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зарипов, Муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Вакыйф улы Мөбинов, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин,  мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы Иксанов, гомерләренең күп өлешен җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән буын вакилләре, китапханәчеләр чакырулы иде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Ризидә Миннехан кызы Дәүлиева ачып җибәрде. Татарстанда 2018 ел, Шиһабетдин Мәрҗани елы уңаеннан, видео язма күрсәтелде, Фәрит Даутовның “Алан-Аланлыкта туган авыл” дип исемләнгән китабы тәкъдим ителде. Чарада  хәрбер кунак үзләре эшләгән дәверендә булган истәлекле вакыйгалары белән уртаклаштылар, бу истәлекләрне китапханәчеләр китап итеп туплап, Теләченең “Туган якны өйрәнү” музеена тапшырылачагын әйттеләр. Бу фикер бик хупланылды. Кичә Теләче муниципаль  район башлыгы Ильдус Фатих улы Зариповның чыгышы белән төгәлләнде.




КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру