Журнал «Безнең мирас»

«Арча гимны» – йөрәк җырым!

Туган якка багышланган, та­би­гатьнең илаһилыгы турындагы җырлар минем өчен барыннан да якынрак, кадерлерәк. Бәлки гомеремнең ун елын туган яктан читтә үткәргәнгәдер?.. Ул елларда китапханәләрдә очраган һәр газета-журналдагы шигырьләрне бөртекләп җыеп бардым. Әле дә аларны ташларга кулым ятмый. Борынгы җыр китап­ларын табып булмый иде ул елларда. Наданлыгым, ягъни гарәп алфавитын белмәвем аркасында, Коръән дип җыйган китапларымның күбесе агрономия, табигать белеме китаплары булып чыкты. Ә инде укылганнарын йөрәгебез аша үткәреп, күңел иләгеннән иләп, «мәңгелек шкатулка»бызга сала бардык. Менә шул әсәрләр, татар халык иҗаты тәрбияләде дә инде безне. Халык иҗатына олы хөрмәт мине мөнәҗәт, бәетләр дөньясына алып керде. Аның чиксез дәрья булуын, яшәешебезнең, тарихыбызның аерылгысыз төп нигезе икәнен аңларга ярдәм итте.



Соңгы елларда күп кенә заман җырчылары җыр сатып акча эшләгән дәвердә, мин халыкны мөнәҗәт, бәетләр, халык җырлары аша олы сәфәргә алып чыгып тәрбия кылдым, моңга сусаган җаннарга моң өләштем. Үземнең җыр студиямдә дөнья күргән дистәләгән тәрбия һәм укыту әсбаплары, аудио язмалары – моның ачык дәлиле. Шушы язмалар арасында революциягә кадәр яшәгән кырым татар шагыйрьләренең энҗе-мәрҗәннәргә тиң әсәрләрен көйгә салып һәм шулай ук кырым татар халкының каһармани җырларыннан торган җыентыкны дөньяга чыгарып, «Сөембикә» варисларына өләштем. Кырым белән Казан арасын тагын да якынайттым, дип уйлыйм. Шул ук вакытта профессиональ композиторларыбыз, шагыйрьләребез белән дә күп җырлар иҗат ителде. Җырны бит аны язу гына түгел, иң әүвәлге күңелдә тудырырга кирәк. Моның өчен шагыйрь, композитор һәм җырчының бер йолдызлыкка тупланып иҗат итүе мөһим. Әле дүртенче кеше дә бар! Ул, җырга аранжировка ясап, җан өрә. Менә шушы дүрт кешенең хезмәте җырның гомерен билгели. Яшәрме бу җыр, әллә юкмы?


Гөлзада СафиуллинаМиңа күп еллар дәвамында танылган композиторыбыз Фасил абый Әхмәтов белән җыр тудыру процессында катнашырга һәм аның белән бергә бик күп авылларга барып, кыр станнарында, фермаларда, клубларда, мәктәпләрдә чыгыш ясарга насыйп булды. Фасил абыйның бер җырын радиога язганнан соң әйткән сүзләре һич онытылмый: «Сеңлем, җырымның скелеты минеке, ә ите синеке булган бит моның. Йә ярый, мин риза, җыр откан гына». Фасил Әхмәтов кебек талантлы, гади, үтә дә ихлас кешеләр сәнгать дөньясында күбрәк булса иде. Фәтхерахман Әхмәдиев, Шакир Мәҗитов, Мансур Мозаффаров, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарёв, Сара Садыйкова, Заһит Хәбибуллин әсәрләрен җырлау миңа профессиональ җырчы булып өлгерергә ярдәм итте. Иң гүзәл җырның туган як турында булуын аңларга булышты. Шагыйрьләрдән Фәннур Сафин, Гөлшат Зәйнашева, Мөдәррис Әгъ­лә­мов, Равил Фәйзуллин, Фәнис Ярул­линнардан үзем теләгән темага бик күп кенә җырлар яздырдым. Алар белән һәрдаим иҗади дуслыкта булдык. Бергә иҗат иткән җырлар бүгенге көндә дә актуаль, минем фикеремчә, алар – мәңгелек.


Дистәләгән поэмалар авторы, язмышының иң тирән чоңгылларыннан исән чыгып та сынмаган, сыгылмаган, өлкән яшьтә булуына карамастан, тормышка, кешеләргә карата ышанычын югалтмаган гаять көчле, көрәшче шагыйрә Флёра апа Гыйззәтуллина белән дә безне уртак җырларыбыз, иҗади хезмәттәшлек берләштерде. «Си­белгән татар», «Мәңгелек мәхәббәт», «Зәңгәр төннәр гизеп», «Абага», «Кое әйләнәсе», «Әлмәтем», «Азнакаем», «Арча гимны» һ.б. бик күп җырлар аның сүзләренә язылды.Сулдан уңга: Равил Фәйзуллин, Гөлзада Сафиуллина, Риф Гатауллин. Башкортстан. 1986 ел


Туган ягым – Арча районының оешуына 70 ел тулу уңаеннан, шул чорда хакимият башлыгы булып торган Илһам Сабиров миннән районыбызга багышлап җыр язуны үтенде. Мине халык җыры «Арча»дан да артык җыр иҗат итеп буламы соң, дигән уй шиккә салды. Әмма язарга кирәк! «Үзең җырларсың», дип тә өстәгәч, әлбәттә, язмый булмас. Арча турында, туган ягым турында җыр, ул инде бик илаһи җыр булырга тиеш, дип Флёра апа Гыйззәтуллинага шылтыраттым. «Арча төбәге бит – Тукай, Мәрҗани, Курсавилар ватаны, шул исемнәрне дә җыр текстына кертсәң иде», – дидем. Флёра апа бер төн эчендә җырның сүзләрен язып та бирде. Миңа бик ошады, әмма ритмы башка, кайбер җирләрен үзгәртергә кирәк. Ни дисәң дә, мин инде җыр рәтен белгән кеше. Флёра апага үземнең фикерләремне әйттем. Ул минем белән килеште. Безгә әле бу җыр текстын берничә мәртәбә үзгәртергә дә туры килде. Ниһаять, җыр «старт»ка басты. Күңелемдә инде ритмы да табылды, көе дә туган кебек. Әлбәттә, Ф.Әхмәтов, С.Садыйковаларның юлын дәвам итүче, танылган композитор Риф Гатауллин гына бу җырга моң өрәчәк. Һәм шулай булды да. Искиткеч матур көй язды аңа Риф. Аның белән иҗади дуслыкта йөзләгән җырыбыз туды. Аранжировкасын Ташкенттан кайткан талантлы музыкантыбыз Шәүкәт Гыйльфанов эшләде. Менә шулай дүрт кешенең хезмәте нәтиҗәсендә җыр камилләште. Районыбыз бәйрәменә Ф.Гыйззәтуллина, Р.Гатауллин һәм мин кайтып, әлеге җырны –«Арча гимны»н бүләк иттек. Халык бик яратты, шатлыгыбыз эчебезгә сыймады. Шулвакыттан бирле күп еллар үтте, әмма «Арча гимны» яңгырамаган бер генә бәйрәм дә, сабан туйлары да үтми. Җыр чыннан да гимнга әверелде. Районым, якташларым, туган авылым, җырларыбыз белән бик горурланам. Үзем исән чакта Арчама «җыр һәйкәле» куя алуыма сөенеп бетә алмыйм. «Арча гимны»н һәр концертымда яратып башкарам. Ул бит минем йөрәк җырым. Һәр төбәкнең, һәр якның үз гимны булырга тиеш, дип уйлыйм. Ә ул «Арча гимны» кебек яшьләрне дә, картларны да рухландыра торган булсын. Аны тыңлаганда, җырлаганда яшисе килсен! Халыкка көч бирсен ул!


Арча


Арча гимны


Илһам нуры җанны чорнап ала,
Ак каеннар шаулап яфрак яра,
Изге манаралар күккә ашып
Азан әйтеп таңны каршы ала.


Кушымта:
Ак каеннар Ватаны син, Арча,
Илһамият Ватаны син, Арча,
Изге моңнар Ватаны син, Арча,
Ватанымның ал таңы син, Арча.


Һәр юлчыга яшел яфрак изәп,
Арча җырын җырлый ак каен.
Мөхәммәттәй затлы туган телем,
Халкым кебек тугры Тукаем.


Кушымта:
Бөек Тукай Ватаны син, Арча,
Мөхәммәтләр Ватаны син, Арча,
Ай-йолдызлар Ватаны син, Арча,
Ватанымның ал таңы син, Арча.


Җидегән чишмәләрдән ургылган моң
Мәңгеләшә безнең җырлар аша.
Мәрҗаниләр, Курсавилар рухы
Гыйлем тавы булып алга баса.


Кушымта:


Мәрҗаниләр Ватаны син, Арча,
Сулмас яшьлек Ватаны син, Арча,
Дан-шөһрәтләр Ватаны син, Арча,
Ватанымның ал таңы син, Арча.

Теги: Гөлзада Сафиуллина Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру