Журнал «Безнең мирас»

Анкарада "Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматовны искә алу елы" ачылды

“Милләтләр дә кеше кебек. Һәр милләтнең үз үткәне, үз холкы була. Төрки дөнья вәкиле буларак Чыңгыз Айтматовны искә алганда, үз мәдәни хәзинәбезгә яңаларын өстибез. Аның өчен башкарылган һәр гамәл мәдәниятебезне баетуга ярдәм итә”, - диде бөек язучының улы Әскар Айтматов әтисенең тууына 90 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматов елы”ның ачылу тантанасында.
Бүген Төркия башкаласы Анкарада дөньякүләм танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматов елын ачу тантанасы үткәрелде. ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы һәм “Анадолу” мәктәпләре тарафыннан оештырылган җыенга Төркия президенты баш киңәшчесе Ялчын Топчу, Кыргызстан мәдәният, мәгълүмат һәм туризм министры Султанбәк Жумаголов, Кыргызстанның Анкарадагы илчесе Ибраһим Жунусов, Кыргызстан Республикасы фәннәр академиясе әгъзасы. Чыңгыз Айтматов исемендәге институт мөдире профессор Абдылдажан Әхмәталиев, Казакъстан язучылар берлеге рәисе Улугбәк Әсдәүләтов, Чыңгыз Айтматовның өлкән улы Әскар Айтматов, ТӨРКСОЙ халыкара төрки мәдәният оешмасы генераль сәркатибе Дүсән Касеинов, “Анадолу” мәктәпләре башкарма комитеты рәисе профессор Сами Гүчлү һәм Төркиянең танылган язучылары, сәнгать әһелләре, галимнәр, күпсанлы җурналистлар катнашты. Бу турыда ТӨРКСОЙның мәгълүмат үзәге хәбәр итә.
Билгеле булганча, узган елның 5 декабрендә Казакъстанның Төркестан каласында уздырылган ТӨРКСОЙ Халыкара төрки мәдәният оешмасы Даими шурасының XXXV утырышында 2018 ел - тууына 90 ел тулу мөнәсәбәте белән халыкара танылган кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовны искә алу елы игълан ителгән иде.
Анкараның үзәгендәге атаклы “Шинаси” театры бинасында уздырылган ачылу тантанасында тамашачыларны сәламләп чыгыш ясаган ТӨРКСОЙ оешмасы җитәкчесе Дүсән Касеинов Чыңгыз Айтматовны дөньяны каләме белән яулап алган язучы буларак бәяләде. “Айтматов - ятим бала буларак, балаларының атасы буларак, милләтенең өмете һәм горурлык чыганагы буларак, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе буларак, дөньякүләм танылган язучы, профессиональ дипломат, тынычлык илчесе буларак һәм башка тагын бик күп төрле сыйфатларга ия зат буларак, көннәрчә сөйләп аңлатырлык үрнәк шәхес. Быел тууына - 90, үлеменә 10 ел тулу уңаеннан бу бөек останы хөрмәт белән искә алам”, - диде ул.
Төркия президенты исеменнән нотык тоткан президентның баш киңәшчесе Ялчын Топчу Чыңгыз Айтматовның “Җәмилә” романын дөньядагы иң матур мәхәббәт әсәре дип бәяләде. Ул: “Җәмилә” әсәре аркылы дөньяда һәр телдәге, һәр диндәге кешеләрнең күңел ишекләрен исеме Чыңгыз булган кыргыз дигән төрки халыкның бер улы ачкычы белән ача алабыз һәм ул кешеләрнең күңел түрендә кадерле кунак булып утыра алабыз”, - дип, иҗатының 157 телгә тәрҗемә ителгәнен һәм барлык әсәрләреннән кинофильмнар төшерелгәнен белдерде.
Кыргызстанның Анкарадагы бөек илчесе Ибраһим Жунусов чыгышында Чыңгыз Айтматовның әсәрләре Уильям Шекспир белән Лев Толстойдан соң дөньяда иң күп укылган өченче язучы булуын әйтте.
“Анадолу” мәктәпләре башкарма комитеты рәисе Сами Гүчлү узган елның октябрь аеннан алып бүгенгәчә Төркиянең 25 шәһәрендәге мәктәпләрендә ике меңгә якын укучының Чыңгыз Айтматовның барлык әсәрләрен укыганлыгын аңлатты. Аның сүзләренчә, әлеге укучылар Төркиянең төрле район һәм шәһәрләрендә олуг язучыны таныту чаралары оештырачак.
“Төрки дөньяда Чыңгыз Айтматовны искә алу елы”ның ачылу тантанасы бөек әдипнең әсәрләренннән җыелган театраль тамаша белән тәмамланды.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/19/162387/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру