Журнал «Безнең мирас»

2018 елда Абдулла Алиш премиясенә язучы Факил Сафин лаек булды

Бүген Татарстанның Спас районында Абдулла Алишка 110 ел тулуга багышланган чарада Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты язучы Факил Сафинга Абдулла Алиш премиясе тапшырылды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы митинг язучының туган авылы Көектә узды, һәм анда язучының яңартылган бюсты ачылды. Болгар районы мәдәният йортында Абдулла Алишка багышланган кичә һәм Алиш премиясен тапшыру тантанасы булды.
2018 елда Абдулла Алиш премиясенә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004), Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе лауреаты (1999) язучы Факил Сафин лаек булды. Бүләкне язучыга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тапшырды.
Факил Сафин - «Соңгы көз» (1989), «Гөлҗиһан» (1994) повестьлары, «Биек тауның башларында» (1999) романы, «Саташып аткан таң» (2002) роман-трилогиясе, күп санлы хикәяләр, Кадыйр Сибгатуллин, Рәшит Бәшәр, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов һ.б. әдипләрнең иҗатлары буенча фәнни эзләнүле, тәнкыйди мәкаләләр; публицистик язмалар, шигырьләр, эпиграмма, пародияләр авторы. 1996 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.
Чарада Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторының әйдәп баручы киңәшчесе Әлфия Әхәтова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Алиш премиясе лауреатлары, Абдулла Алишның туганнары, мәктәп укучылары катнашты.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/22/173866/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру