Журнал «Безнең мирас»

Тукай динне олылаган

Шәхси китапханәмдәге Тукай томнарын, аның әдәби мирасына багышлап язылган күпсанлы мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне алдыма таратып салып, озын кичләр буе сөекле шагыйребезнең иҗат җимешләрен кабаттан барладым, шул рухи мохиттә яшәп алдым. Аның тутыкмас энҗе-җәүһәрләргә тиң әдәби-мәдәни хәзинәсе арасыннан берәмтекләп-бөртекләп, дингә һәм дин әһелләренә бәйле әсәрләрен янәдән игътибар белән укып, җентекләп күздән кичердем. Әсәрләренең идея-эчтәлеген анализлап, Тукайны яңадан үземчә «ачарга» омтылдым. Чыннан да, кем соң ул газиз Тукаебыз? Кайберәүләр әйткәнчә, дингә кагылганмы, әллә аерым дин әһелләрен генә тәнкыйть иткәнме? Тукайның әсәрләренә таянып, шагыйрьнең иҗади мирасын аның тормыш-көнкүрешендә булып узган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, төрле чыганаклардан тупланган мәгълүматны анализлап, мантыйкый нәтиҗәне, гадел хөкемне, әйдәгез, бергәләп чыгарып карыйк.

 

«Шагыйрьлек – миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт»

 

...1907 ел ахыры. Гарәп мәдәнияте тарихы белгече, галим Шәһретдин Шәрәф, Казанга килгәч, «Болгар» кунакханәсенең икенче катында, аның Кабан күленә караган ягындагы кысан гына кырыгынчы бүлмәсенә Җаектан кайтып урнашкан яшь шагыйрь Габдулла Тукай белән очрашырга теләк белдерә. Галимнең туганы журналист Борһан Шәрәф: «Әңгәмә корып утырырлык әзерлекле егет. Һәрнәрсәгә өстән карап фикер йөртергә ярата, акчага, байлыкка исе китми. Аның белән гәпләшкәндә, үземне ислам динен яңарту хәрәкәтен башлап җибәргән күренекле галим Җамалетдин Әфганинең тәрҗемәи хәлен укыгандай, шулай ук могътабәр шәхес – Ризаэддин Фәхреддин хәзрәтләре белән аралашкандай хис иттем», – дип, кардәшенең кызыксыну утын тагын да көчәйтеп җибәрә. Шәһретдин Шәрәф әлеге өметле яшь каләм иясе белән беренче мәртәбә «Казан мохбире» газетасы редакциясендә очраша, Тукайның иҗатына карата җылы сүз әйтә. Тукайның мактауга исе китми. Кунак абзый Габдулланың: «Шагыйрьлек – миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан аның берлә мактанырга хакым юк!» – дигән кырыс җавабын ишетеп, сагаеп кала. Икенче очрашу исә 1913 елда була. Шәһретдин Шәрәф, шагыйрьнең үләренә кырык көн кала, авыру Тукай янына килә. Ә ул исә, үз хәле хәл булуына карамастан, эш белән мәшгуль: «Мәгариф» нәшрияты үтенече буенча, иҗат җимешләрен барлап, кайбер җирләрен төзәтеп, «Мәҗмугаи асар»ны (әсәрләр җыентыгын. – Авт.) бастырырга бирергә әзерләп утыра. «Яшьлек белән әллә нәрсәләр язылган. Кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми. Халыкның дини яки милли хисләренә тия торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм. Шуңа күрә «Исабәт» чыгаручыларга каршы бер шигырь язып ташлаган идем әле», – ди. Шәһретдин Шәрәф: «Син – милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңмени?» – дип сорый. Туры Тукайның җавабы катгый була: «Дөньяда динсез бер милләт тә юк. Бөтен милләтләр динле булганда, бер без генә динсез булып кала алмабыз. Халкыбызның да, миллиятләрен саклаган мөддәттә, диннәре сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларына гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафдарымын», – дип, төпле җавап бирә. Тукай моңлы мәкаме белән үзалдына Коръән аятьләрен көйләп йөри. Изге китаптагы «Таһа» сүрәсенең (20 нче сүрә. – Авт.) үз күңелен уяткан 135 нче аятен кат-кат укуы Тукайның дуслары хәтерендә сакланып калган. Аның мәгънәсе болай: «Әйт, һәркем көтә, шулай ук, сез дә көтәсез. Һәм кемнең дөрес юл тотканын, кемнең туры юлдан барганын белерсез». Шик юк, биредә сүз Коръән күрсәткән Ислам шәригате юлы хакында бара.

 

«Исемем Габдулла – Аллаһ бәндәсемен...»

 

Тукай 1905 елда «Әл-гасрел-җәдит»нең беренче санында басылып чыккан шигыре астына:

 

«Исемем Габдулла – Аллаһ бәндәсемен, Аллаһның барлык колларыннан иң оялчаны – мин», –

 

дип, имзасын куя.

 

Һәркайсыбызның йөрәк түренә ана сөте белән кереп, мәңгелеккә хәтердә уелып калган «Туган тел»гә күз салыйк:

 

«И туган тел, синдә булган иң элек кылган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам».

 

Уйлап карагыз әле, иманы ныклы булмаган зат бу юлларны яза алыр идемени? Монда күңелен иман нуры сугарган шагыйрьнең рухи дөньясы ачык чагылыш таба – Аллаһ колының ихластан Раббысына ышануы, аннан мәдәт, ярдәм, ярлыкау соравы ярылып ята лабаса! Сөекле шагыйребезнең, мәгърифәтчелек реализмы алымы белән язылган, халыкка үгет-нәсыйхәт биреп, аны туры юлга күндерүгә йөз тотып иҗат ителгән «Аллаһ гыйшкы» шигыре, тирән мәгънәле булуы өстенә, бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмавы ягыннан үзенчәлекле. Ул, бер яктан, дөнья буйлап сибелгән татар халкын үзара берләшергә өндәве җәһәтеннән аеруча кадерле булса, икенче яктан, ислам диненең төрле мәзһәбләрен үз итүләре аркасында, үзара тарткалашыпчәкәләшеп, җитмеш ел буе дәһрилектә иза чиккәннән соң, әле яңа гына күзе ачылып килүче гади халыкның башын бутап, хак диннән биздереп ятучы бүгенге кайбер дин әһелләре өчен үтә дә гыйбрәтле:

 

«Без дә бер кешедәй дус булыйк, Аллаһ яратсын өчен,

Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Аллаһ яратсын өчен,

Милләтнең күңелен аңа юнәлтик, Аллаһ яратсын өчен,

Иске чир, түбәнлек юк булсын, Аллаһ яратсын өчен.

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ яратсын өчен,

Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Аллаһ яратсын өчен,

Болай итеп наданлык безне измәсен, Аллаһ яратсын өчен,

Чарасын яз яки телдән сөйлә, Аллаһ яратсын өчен.

Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, –

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Аллаһ яратсын өчен.

Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен,

Бар дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен.

Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына,

Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына.

Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен;

Мәгърифәт, һөнәр туармы? – бар да Аллаһ яратсын өчен,

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен,

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен».

 

Бу юлларны, әсәрләнеп, кат-кат укып чыктым. Әлеге әдәби җәүһәрнең 1905 елда язылуын искә алсак, нибары 19 яшьлек егетнең шәхес буларак җитлеккәнлеге шаккаттыра. Ул халкыбызның рухи үсеше, дини һәм мәгърифәти алгарышы юлларын күрсәтергә омтыла, үз алдына милләттәшләребезнең калебен сафландыру максатын куя, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә әдәпәхлак кагыйдәләре сакланмауга борчыла. Бу чын ватанпәрвәрлек хисләренең һәм милли рухиятнең күркәм чагылышы түгелме соң?! Шуның өстенә, аңа пәйгамбәрләргә хас күркәм сыйфат – алдан күрүчәнлек хас. Бүгенге көндә андый кешеләрне «үз халкының киләчәген ихластан кайгыртып, дәүләти (яхшы мәгънәсендә. – Авт.), хәтта глобаль дәрәҗәдә фикер йөртергә сәләтле» дип бәялиләр. Кызганыч ки, халык язмышын хәл итәр өчен сайлап куелган, югары кәнәфиләр биләгән затларыбыз арасында, ил, дәүләт, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртудан бигрәк, иң беренче чиратта, үз кесәләрен калынайту юлларын эзләүчеләр, хакимиятнең төрле баскычларына әлеге меркантиль максатларны күздә тотып үрмәләүчеләр бар шул. Андыйлар дин әһелләре арасында да юк түгел, күрәсең. Тукай әсәрләренә күз салсак, ул яшәгән чорда да мондый «чир» белән авыручылар булганына ышанасың, шагыйрьнең ачына-ачына шуларны сатира утына тотуына, камчылавына тап буласың.

 

«Каләм – бөек, каләм дәрәҗәле»

 

Тукайның йөгерек каләме яшәешнең төрле тармакларын колачлый. «Хәзерге хәлебезгә карата» әсәрендә ул каләм ияләренә, язучыларга эндәшә. Иҗат әһелләренең ил-көн алдындагы җаваплылыгын, җәмгыять каршындагы изге вазыйфасын ассызыклый.

 

«Язучылар – диндә ныклыкка сәбәп,

Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара.

Болар бит исламга терәк,

Безгә боларга таянырга кирәк.

Язучысыз язылдымы бу Коръән?

Язучысыз төзелдеме бу Форкан?

Язучылар – исламга көч-куәт,

Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт,

Каләм – бөек, каләм дәрәҗәле,

Ходайның телендә ант урынында ул», –

 

дип, мәгънәви йомгак ясап куя шагыйрь. Әлеге юлларны кулына каләм алган һәрберебез игътибар белән укыса иде. Юкса, ак кәгазь күтәрмәслек затсыззәвыксыз гына түгел, хәтта гап-гади әдәп-әхлак нормаларына сыймаслык «нәрсә»ләр, шактый зур тиражлар белән бастырылып, халык хозурына таратыла. Аның болай да инсафсызлана-ярлылана барган күңел күген пычрата, теләсә кайда, теләсә кем белән тугарылып китеп, күмәкләп хайвани хисләр кичерергә ымсындырган «әсәр»ләр имансызлык юлына дәшә, кешене дененнән яздыра.

 

Тукай «Шәкерт белән очрашу» әсәрендә ярым ач, ярым ялангач көе белем эстәүче шәкертнең хәленә керә, аңа акыллы киңәшен бирә:

 

«Азыгыңны Алладан өмет ит.

Комсызлык – түбән, бик түбән сыйфат ул,

Шәкертләр азыгын Тәңре үзе бирер», –

 

дип, фәкыйрь үсмерне яхшыга өметләндерә. Ислам дине кануннарын камил үзләштергән пишкадәм Тукай, Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ихлас күңелдән ярдәм сораучыларга хәерхаһлы булуын аңлатып бирергә тели. Ул әлеге шигырен, хәтта үзе матди яктан ярлы булса да, белем эстәүченең рухи байлыкка ирешеп, Илаһының рәхмәтенә юлыгасын күздә тотып яза. Ә «Яз галәмәтләре» шигырендә бөек шагыйрьнең Аллаһны бер дип белүе чагылыш таба. Ул Тиңдәшсез Затның юктан бар итәргә сәләтле икәнлегенә үзе генә ышанып калмый, Аллаһның кодрәтенә укучысын да инандыра:

 

«И Ходаем, фазлең берлә көнне җылытып,

Үлгән дөнья яңа җаннар алсын имди!» 

 

«Ислам бит – хак дин, ә хаклык, һичшиксез, өстен булыр»

 

Тукайның диалог шәкелендә язылган «Шагыйрь һәм Һатиф» (эчке тавыш. – Авт.) әсәре үзенчәлекле композициясе ягыннан гына түгел, кеше психологиясен ачып бирү, адәм баласындагы «ак» һәм «кара» хисләр көрәшен тасвирлау җәһәтеннән дә кызыклы. Ә кайсыбыз көрәшмәгән соң ул эчке «дошман» белән?! Пролетар язучы Максим Горькийдан һәм танылган табиб, кыска хикәяләр остасы, драматург Антон Чеховтан үрнәк алып, «үз холык-фигылебездәге кимчелекләрне кайсыбыз гомер буе тамчылап кысып чыгармаган?!» Ә Тукай әсәренә әйләнеп кайтсак, ул үз укучысына шәхесне һәлакәттән коткаручы туры юлны күрсәтә, аны уйландыра, хакыйкатьне ислам тәгълиматыннан эзләп табарга чакыра:

 

«Шагыйрь: Түбәнлеккә төшүенә туры диннең аһ-ваһ итәм,

Башка милләтнең алга китүенә мин аһ-уһ итәм.

Һатиф: Ничек инде түбәнәйсен – бу дин белән дөнья тулы,

Ислам бит – хак дин, ә хаклык, һичшиксез, өстен булыр».

 

Әлеге әсәрдә шагыйрь кайбер дин әһелләренең диннән үзләренчә файдалануына, халыкка «дин бары тик баш бөгүдән гыйбарәт» дип аңлатуына ачына. Чынбарлыкта исә, Аллаһыга ышану, дини кануннарга таянып яшәү кешене кимсетми, киресенчә, аңа рухи таяныч бирә. Хак динне тоту – кешенең эчке ихтыяҗы, аның вөҗданын саф һәм пакь итеп саклау чарасы бит ул! Ә калебең чиста, күңелең саф икән, димәк, үз-үзең белән дә, әйләнә-тирә мохит белән дә гармониядә яшисең дигән сүз. Күңел тынычлыгына ирешү чын бәхетнең үзе түгелме соң? Мең ел элек тә шулай булган, безнең заманда да. Ә югары кәнәфидә утыруыңнан явызларча файдаланып, ислам динен күтәрү өчен төрле чыганаклардан агылып килгән байлыкны бары тик үз мәнфәгатьләреңне, якыннарыңның бетмәстөкәнмәс ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен генә куллану, югары даирәләргә тәлинкә тотып, фани дөньяда ук оҗмах шартларында яшәүдән колак какмас өчен, бер-береңне ил-көн алдында хурлау-кимсетү беркемне дә бизәми, билгеле. Аллаһы Тәгалә адәм балаларын ачлык-ялангачлык, хәерчелек, чирләр, төрле газаплар, олы хәсрәтләр биреп кенә сынамый, ә байлык һәм биек кәнәфиләр, данлы-шөһрәтле вазыйфалар, чиксез зур вәкаләтләр, хакимият дилбегәсе биреп тә кемнең кем икәнлеген ачыклый, күрәсең. Ихластан Аллаһ колы булган Чын Кешеләр бу сынауларны да намусларын каралтмыйча үтәргә тырышыр. Ә алдашу, кеше хакын үзләштерү, кул астыңдагыларны рәнҗетү – үз киләчәгеңне юкка чыгару, нәселеңне корыту юлы ул. Үзең бакыйлыкка күчкәнче, нәселеңнең башы өстендә Домокл кылычы сыман эленеп калган, киләчәктә җиде буыныңа төшәчәк бәла-каза, бәхетсезлекләрнең – Аллаһ хөкеменең барлыгын онытмыйк. Ихластан дин тотучы, Аллаһка табынучы, аек акыллы затлар бу хакта беркайчан онытмаган, шунлыктан һәрнәрсәдә чама хисен белгәннәр.

 

Туры Тукай кемне камчылый?

 

«Тукай кайбер дин әһелләренең тетмәсен рәхимсез рәвештә теткән, әллә дингә ышанмаганмы?» – дигән тәшвишле уйлар уйлатучы кайбер әсәрләрен анализлап карыйк әле, хакыйкатьне бергәләп ачарбыз дип өметләнәм. Әйтик, «Мөритләр каберстаныннан бер аваз»дагы мондый юллар игътибарны җәлеп итә:

 

«Таркатучы милләтне ишан икәндер, белмәдем.

Ул ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем.

Ишаннарга коллык иткән, кул биргән бичаралар

Милләтне аздыручы шайтан икәндер, белмәдем.

Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән,

Туры юлга күндерүче Коръән икәндер, белмәдем.

Җансыз бу милләтне алар күп еллар кимергәннәр,

Үләксә ашаучы сыртлан икәндер ишан, белмәдем.

Болар коткысы астында бер-берсенә ук аткан

Иярченнәр барсы шарлатан икәндер, белмәдем», –

 

дип язып, туры Тукай, дин калканы артына яшеренеп, милләтне эчтән какшаткан, тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы аерым дин әһелләрен һәм куштаннарны – надан, денсез бәндәләрне ачы тәнкыйть утына тота. Әлеге шигырьдәге: «Туры юлга күндерүче Коръән икәндер», – дигән юллар шагыйрьнең дәһри булмавын ачык дәлилли. «Сорыкортларга», «Печән базары яки Яхут Яңа Кисекбаш» әсәрләрендә дә ул хак дингә каршы көрәшми, ә аннан затсыз рәвештә файдаланып, халык җилкәсен кимерүче кайбер дин әһелләрен, «кибәк башлар»ны камчылый. Тукайны гади халыкның томаналыгы, изелеп-кыерсытылып, иҗтимагыйрухи коллыкта яшәве, фанатизмы борчый. Аның 1911-1912 нче елларда иҗат ителгән «Золым», «Дин вә гавам» кебек әсәрләрендә халыкның иҗтимагый һәм рухи изелүе ачыктан-ачык фаш ителә. Габдулла Тукайның 1985 елда басылып чыккан әсәрләр җыентыгына кереш сүзендә әдәбият белгече Гали Халит: «Авыл халкына ни җитми?» шигырендәге бер өзектән генә дә хокуксыз «кечкенә» кешенең тормыш-көнкүрешенең ничаклы авыр булуы үзенең реаль тирәнлеге белән күренеп тора: крестьян өлешенә тигән дини изелүнең һәм салымның исәбе хисабы юк икән», – дип язган иде. Әлеге галимнең тагын бер фикерен мисал итеп китереп үтү урынлы булыр: «XIX гасыр мәгърифәтчеләре татар җәмгыятенең тарихи процессына дин, шәригать исеменнән каршы торган кадимчелекне, наданлыкны, урта гасырчылыкны тәнкыйтьләгән әсәрләр язалар. Бу юнәлешне дәвам итеп, Тукай милләтне изеп килүче сорыкортларга ябырылды. Ул татар җәмгыятен патриархаль-феодаль йомыкыйлыкка түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды». 1905-1907 нче елларда булып узган буржуаз революциядән соң язган шигырьләрендә һәм поэмаларында, үткен каләменнән төшкән ялкынлы публицистик мәкаләләрендә туры Тукайның сатира уты самодержавиегә каршы юнәлтелгән. Милли, дини битлек астына яшеренеп, астыртын рәвештә үз халкына явызлык эшләүче буржуазиянең чын йөзен ачып, Тукай үзенең иҗтимагыйсәяси яктан өлгергәнлеген, милләтпәрвәрлеген раслый. Күргәнебезчә, Тукай – Аллаһны бар һәм бер дип белгән, ислам динен олылаган, күңелендә иман нуры балкыган зыялы шәхес. Ул – татарның гына түгел, ә бөтен төрки дөньяның да асылташы, йөз аклыгы, сөекле чын шагыйре!

 

"Безнең мирас". – 2024. – №4. – Б. 38-43.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру