Татар гаме Уку өчен 3 минут

Нәсел агачыңны беләсеңме?

Сәламәт җәмгыятьтә яшәргә теләсәк, тамырларыбызны барлау мөһим.

 

Диләрә ГАФИЯТУЛЛИНА

 

 

Кайсыдыр бер адәм баласы дөньяга килсен өчен 7 буында 126 кеше очрашырга тиеш. 2 кеше – әти һәм әни, 4 кеше – әби­-бабайлар, 8 кеше – аларның әти-әниләре, аннары – 16, аннан – 32, аннан – 64 кеше. Димәк, нәсел агачыбыз җиденче буынга кадәр җыелган булса, җиденче буында 64 әби-­бабайның исеме билгеле була. Тик мондый байлык, ни кызганыч, бик сирәк кешедә бар. Гадәттә кешеләр шәҗәрәләрен бер-­ике, күп булса 4­5 фамилия тармагында күзәтә ала (җиденче буында 64 нәсел вәкиле булуын искә төшерик). «Мин шәҗәрәмне 14 буынга хәтле беләм», – дигән кешеләр гадәттә бу җөмләгә «бер фамилия ягыннан», – дип өсти ала. Чөнки 4­5 буыннан артык әбиләрен дә, бабаларын да бертигез белгән кеше бик сирәк.

 

Иң еш очрый торган шәҗәрәләрдә бер фамилия тирәсендә җыелган 4­5 буын бабай исемнәре, аннары якынрак буыннарда ир кеше янына әби исеме тоташа һәм аларның 6­7 баласы гаиләләре тулысынча күрсәтелә. Моны начар дип тә, яхшы дип тә әйтеп булмый. Әлбәттә, тамырларын онытмыйча, нәсел агачларын булдырган гаиләләр зур хөрмәткә лаек. Элек шәҗәрәңне белмәү хурлык булган. Борын-­борыннан килгән милли йолалар һәркемнең кайсы ыру вәкиле булуын белүне кайгырткан.

 

Тәҗрибәмә таянып әйтә алам: 4 нче, 5 нче буын әби-­бабаларын да белмәгән гаиләләр бик күп. Йола саклаган әби­бабаларыбыз генетика тестлары кулланылмаган, интернет, социаль челтәрләр дә булмаган чорда бу мәгълүматны түкми­-чәчми буыннан буынга ничек тапшырган икән? Бүген заманча цифрлаштырылган архивлар, ачык чыганаклар, форумнар, китаплар шактый күп, тик нишләптер шундый мөмкинлекләр булып та, күп кенә гаиләләр үз чыгыш­нәселләрен белмичә яши соң? Сәяси, тарихи сәбәпләрен төпченмичә, бу күренешкә башка яктан күз салыйк.

 

ШӘҖӘРӘНЕ НИЧЕК ТӨЗЕРГӘ?

 

Кеше олыгайгач нәсел­-нәсәбе, буыннар алмашынуы турында уйлана башлый. Ул яшәү тәҗрибәсеннән чыгып, гаилә мөнәсәбәтләре, туганлык җепләренең бик мөһим икәнлеген аңласа да, яшь буын өчен болар – гадәттә шактый ерак, чит төшенчәләр. Әти-­әни белән баласы арасындагы аңлашылмаучылык, көндәлек мәшәкатьләр буыннар арасындагы болай да нык булмаган бәйләнешне ансат кына өзеп куярга мөмкин. Хәзерге заман кешесе еш кына үзенең нинди, кем нәселенә кагылышлы икәненә төшенеп җитми. Гадәттә үзләрен шәҗәрә агачы башында кызарып-пешеп утырган алма кебек сурәтлиләр дә, шуның белән эш тәмам. Дөрестән дә шулаймы икән?

 

Беренчедән, шәҗәрәне астан өскә түгел, өстән аска төзү хәерлерәк. Өлкән буыннарга хөрмәт күрсәтеп, алар өстәрәк, яшьрәк буыннар аска таба төшә. Бу караш табигый үскән агачка капма-­каршы булса да, нәселдә үз урыныңны билгеләү өчен файдалырак. Җәннәт – әниләрнең аяк астында, дигәндәй, шәҗәрәдә дә әти­-әнидән өскә сикереп, агач башына менеп утырасы түгел.

 

Икенчедән, шәҗәрә мөмкин кадәр тулы һәм киң тармаклы булырга тиеш. Аерым-­аерым ботакларны тоташтырмыйча, әти белән әни шәҗәрәләрен аерым төзү гаилә мөнәсәбәтләре турында яхшы сөйли. «Монсы аерылып киткән, аны язмыйбыз», «Әтисе аны үстермәгән, шәҗәрәдә дә кирәге юк», «Нәрсә инде, ул биш тапкыр өйләнсә, биш хатынын да язасымы?» дип дәгъва белдергәннәрен еш ишетергә туры килә. Мондый хәлләрне язу күңелле булмаса да, чынбарлык чагылдырылырга тиеш. Нәселгә килгән һәр кеше анда үз урынын ала һәм аны «Моны язабыз, моны язмыйбыз» дип төшереп калдырып булмый. Киресенчә, «кисеп аткан» гаилә әгъзалары, ыгы­зыгы килеп өзелгән мөнәсәбәтләр дә нәселгә үз йогынтысын ясый.

 

Өченчедән, шәҗәрә ул – тере, үзгәреп тора торган организм. Яңа парлар кавыша, нәселләр тоташа, гаиләләр барлыкка килә, кайберләре таркала, балалар туа, өлкәннәр китә. Нәсел агачы рәсемен бер тапкыр ясатып аны мәңгелек музей экспонатына әйләндерергә тырышу вакытны бушка әрәм итү генә булыр иде. Нәсел агачы – көн саен күзгә күренми үзгәрешләр кичерүче феномен ул. Әлеге хәрәкәтчән системада һәр әгъзаның үз фикере, мөнәсәбәт-­карашы, хисләре, нәрсәгә өстенлек бирүе чагылырга мөмкин. Еш кына алар бер­-берсенә тәэсир итә.

 

5 НИГӘ?

 

Әйтик, кеше шәҗәрәнең мөһимлеген аңлый, тик никтер бу эшкә керешми яки башлый да ташлый, яисә шәҗәрәсен булдырса да, гаиләгә бу эшнең мөһимлеген җиткерә алмый. Бу уңайдан мин сезгә җиңел генә бер күнегү тәкъдим итәм.

 

Бу кызыклы күнегүнең тарихы болайрак. Сакити Тоёда Тойота машиналарын дөньякүләм танытыр һәм машиналарының сыйфатын яхшыртыр өчен «5 нигә?» дигән система уйлап тапкан. Бизнес өлкәсендә аны бүгенгәчә кулланалар. Аны бераз үзгәртеп, шәҗәрәгә баглы итеп эшләп карыйк.

 

Кәгазь бите һәм каләм алып: «1. Нигә шәҗәрә төзисем килә?» яки (эшне башлап, ташлаган булсагыз) «Нигә шәҗәрәмне төзим?» дигән беренче сорауга җавап языгыз. Аннан ул җавапка «Нигә» дип сорау бирегез.

 

Мәсәлән:

1. Нигә мин шәҗәрәмне төзим?

Җавап: туганнарны берләштерер өчен

2. Нигә минем туганнарны берләштерәсем килә?

Җавап:...

3. Нигә «Икенче җавап»?

Өченче сорауга җавап.

4. Нигә «Өченче җавап»?

Дүртенче сорауга җавап.

5. Нигә «Дүртенче җавап»?

Бишенче сорауга җавап.

 

Шулай итеп сез һәр җавапка «Нигә?» дип сорау куясыз. Беренче җавап өстә яткан фикер булса, бишенче җавап – төп максатыгыз. Беренче белән бишенче җавап арасында аерманы күрәсезме? Кайсы сезне күбрәк илһамландыра? Нәкъ менә соңгы җавабыгыз нәсел агачы булдыруга этәргеч булырга мөмкин.

 

Гадәттә, беренче сорауга җаваплар еш кына охшаш: «үземнең чыгышымны белергә», «балаларга тапшырырга», «туганнарны берләштерергә» һ.б. Бишенче җавапларга карасак, алар аерылып тора, тирәнрәк һәм эчкерсезрәк була, кешенең тормышындагы иң мөһим яшәү өлкәсенә кагыла. Кайчакта ул яшәү мәгънәсен эзләүгә, үзенең кем икәнлеген аңларга тырышуга, гыйбадәткә, дингә тоташа.

 

ИҢ ШӘП КИҢӘШ: ЭШЛИ БАШЛА

 

Көчле этәргеч тапса да, әле кеше төрле кыенлыкларга тап була. Мәгълүматның артык күп яки, киресенчә, артык аз булуы да шәҗәрә төзегәндә туктаталып калуга сәбәп булырга мөмкин. Бу ике төркем кешеләре гадәттә эшкә керешми. Туганнары күп булганнарны эш күләме куркыта, туганнарын белмәгәннәрне – билгесезлек, эзләнү авырлыклары. Бу очракларда иң шәп киңәш: эшли башла. Идеаль момент беркайчан да тумаска мөмкин, җитмәсә өлкән буын вәкилләре китә тора.

 

«Әби-­бабаларыбыз инде юк, сорарлык кеше калмады», «Их, әби исән чакта ник сорап калмаганмын икән» дип үкенеп утыручыларның да эше кузгалмый. Бу да – туктатучы факторларның берсе. Шуны да искәртик: балаларыгыз сез белгән кадәрле дә белми. Сез бу эшне башламыйча китсәгез, киләсе буыннарны тагын да катлаулырак юл көтә. Бүген сезнең хәтердә сакланган мәгълүматны аларга архивларда утырып эзлисе булачак, шул ук вакытта тормыш борылышларында, архив документларында чагылмаган күпме истәлекләр, кичерешләр бар. Туу, үлем, өйләнү, аерылу – аларны ЗАГС архивында табып була, балачак истәлекләре, әбидән өйрәнеп калган рецептлар, бабайдан ишетеп калган кыйссалар – берсе дә дәүләт архивларына кертелмәгән.

 

«Ничә буынны белсәк, безне дә шулкадәр буын истә тотар», – дигән тарихчы Анатолий Хаеш, мөгаен, хаклыдыр. Гаиләдә нәселеңне белү зарурлыгы өлкән буыннан яшь буынга тапшырылырга тиеш. Тик шәҗәрәңне белү әһәмияте аның зурлыгында, кеше санында гына түгел.

 

Шәҗәрә булдыру эше исемнәр һәм даталар җыюдан күпкә киңрәк. Бу төшенчә туганнар исемнәрен туплауны гына түгел, милләтебез тарихын, телен, йолаларын, сәнгатен өйрәнүне дә үз эченә ала; ул психология фәне ягыннан да тирәнтен тикшерелә. Тарих борылышлары бүгенге көн белән тоташмыйча, мәктәп дәреслекләрендә һәм музей экспонатлары пыялалары астында яши кебек. Гаилә тарихын өйрәнү вакытында гына кеше үзенең дөнья һәм милләт тарихына, туган җиренә нихәтле бәйле икәнен аңлый, шәҗәрәсен барлау аның шәхси тарихына әйләнә.

 

Һәр чор кешесе үзенә «Мин кем?», «Үз юлымны ничек табарга?», «Тормышым ник болай, бүтәнчә түгел?», «Бу дөньяда миннән соң нинди эз калыр?» кебек сорауларны бирәдер. Бүген, иге­-чиге күренмәгән дөнья, үтә зур тизлек заманында кешеләр мондый сорауларга җавапны бик ерактан эзләргә мөмкин. Алар бик якында – гаилә тарихында саклана.

 

Кешелекле, белемле, сәламәт җәмгыятьтә яшәргә теләсәк, үзебезгә, балаларыбызга да тамырларыбызны барлау мөһим. Шәҗәрәсен өйрәнгән, аңлаган кеше төпле, тирән фикерле, киң карашлы була.

 

Ахырда үзем турында да берничә сүз. Мин – «Туганнар» проекты авторы. Хәзерге вакытта КФУда гаилә психологиясе буенча магистратурада укыйм. Үз шәҗәрәмдә 13 буында 1100дән артык туганымны таптым; архив документларына, гаилә истәлекләренә нигезләнеп, нәсел китабы язам, гаиләдәге истәлекле әйберләрне кадерләп саклыйм.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 6
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи