Татар гаме Уку өчен 4 минут

Бай мираслы Әстерхан

1988 елның көзе. Каланың татарлар тупланып яшәгән төбәге Наримандагы 74 нче мәктәптә җирле татар кешесе, Әстерханда билгеле шәхес Гатаулла бабай гарәп графикасын өйрәнү курсларын оештырды. Бу курсларны булдыруга рөхсәт алу өчен ул СССР Президенты М.Горбачевка хат язган. Дәресләрне Сөләйман Рәхимовның хатыны Асия ханым алып барды.

 

Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Әстерхан төркиләре — татарлар һәм нугайлар.

 

 

Укулар беткәч, Мәүлет Хафиз улы Ережепов белән Әлфия Нәҗип кызы Дулатова, халыкны үзләре белән алып китеп, «Дуслык» татар җәмгыятенә нигез салдылар. Җыелырга урын булмаганлыктан, Әлфия халыкны үз өенә чакырды. Әхмәт бабай Даутов, татарлар белән аралашу бигрәк сагындырган дип, аларга төнгә кадәр Әстерхан татарлары хакында сөйләде. Аннан татарлар 14 нче мәктәпкә җыела башладылар. Мәүлет Хафиз улы – рәис, Әлфия Нәҗип кызы аның урынбасары итеп сайланды. Халык каладан да, авыллардан да көчле дулкын кебек ургылып килде. Бөтенесенең күңеле саф, ниятләре Әстерханда татарны һәм ана телен саклау иде. Әлеге җәмгыятьне оештыруда Равил Патеев та зур роль уйнады.

 

1989-1994 нче еллар Әстерхан татарлары тарихына «Дуслык» җәмгыятенә ныклы нигез салу вакыты булып кереп калды. Ана телен өйрәнү, халыкның милли аңын үстерү әлеге җәмгыятьнең төп бурычы итеп билгеләнде. «Идел» газетасына икенче тапкыр җан өрдек, радио-телевидениеда татарча тапшырулар башлап җибәрдек. Иң мөһиме: каланың Нариман бистәсендәге элекке райком бинасын булачак татар гимназиясенә бирделәр. Педучилищеда татар, нугай һәм казах төркемнәре ачылды, пединститутта факультатив рәвештә татар теле укытыла башлады. Педучилищеда да, пединститутта да татар телен Фәния апа Зәйнуллина укытты. 1989-1990 нчы елларда Әстерхан өлкә мәгариф бүлеге, «Дуслык» җәмгыяте белән берлектә, каланың татарлар тупланып яшәгән җирләрендәге һәм авыллардагы мәктәпләрдә (барлыгы 25 мәктәптә) ана теле предмет буларак та укытыла, факультатив һәм түгәрәк итеп тә алып барыла башлады. Шул ук елларны Равил Патеев һәм Зөлхәбирә апа Ижбердиева Н.Крупская исемендәге өлкә китапханәсендә татар теле курсларын оештырдылар. 12 яшьтән алып 76 яшькә кадәрге йөз кеше җыелды, башка милләт вәкилләре дә килде. Зөлхәбирә апа Тукай иҗатына нисбәтле аерым дәресләр бирде. «Дуслык» җәмгыятендә очрашулар, Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган әдәби кичәләр уздыра башладык. Казан һәм башка өлкә татарлары белән элемтәләр урнаштырдык.

 

 

«Идел» газетасы хезмәткәрләре.

 

 

1989 елда өлкәдә (Кәменни (Линейное) авылында) беренче Сабан туе үткәрелде. Идел буе районы хастаханәсе табибы София Кәрим кызы Низаметдинова һәм Әлфия Дулатова, архивка йөреп, Әстерхан татарлары тарихын өйрәнделәр. Казан галимнәре дә, Әcтерханга килеп, өлкә күләмендә оештырылган тарихи фәнни-гамәли конференцияләрдә катнаша, аннан соң «Дуслык»та халыкны җыеп, Алтын Урда турында сөйли иделәр. Шундый конференцияләрнең берсен татар телендә тарих фәннәре докторы Равил Фәхретдинов үткәргәнен бик яхшы хәтерлим. «Дуслык»та «Идел» вокаль инструменталь ансамбле, «Ялкын» фольклор ансамбле (беренче җитәкчесе – укытучы София апа Гатауллина), «Умырзая» балалар ансамбле (җитәкчесе – Тельман Сармульдиев), шулай ук авылларда да төрле ансамбльләр төзелде. Равил Патеев «Ялкын» ансамблен Санкт-Петербург каласына алып барып, анда Әстерхан татарларының туй-бәйрәм йолаларын һәм җыр-биюләрен күрсәтеп кайтты.

 

1992 елда, Татарстан ярдәме белән, Әстерханда, Газизә Сәмитованың 130 еллыгына багышлап, бер атналык программа белән Татар әдәбияты көннәре үткәрелде. Казаннан пароход белән 80 кеше – иҗат әһелләре, галимнәр, артистлар килде. Ул көннәрдә Әстерханда татарлар өчен зур бәйрәм булды.

 

Соңрак Әстерхан Кремлендә зурдан кубып «Уйнагыз, гармуннар» фестивале үтте.

 

«Дуслык»ның тарихы менә шулай башланды...

 

 

«Идел»ле Әстерхан

 

1990 елда Нариман районының «Степная новь» газетасы мөхәррире Зөбәрҗәт Закир кызы Муратова, үз газетасы нигезендә, «Идел» газетасының дүрт эксперименталь санын чыгарды.

 

Газетаның иң популяр, халык яратып укый торган чагы Әлфия Нәҗип кызы Дулатова мөхәррир булган еллар – ул вакытта тираж 3030га кадәр җиткән иде.

 

Әлфия ханым хезмәт куйган елларда газета милләт белән бер дулкында булды. Ул бик җитез кеше, тиз генә җыенып авылларга чыгып китә, аннан, кайтып, тагын әллә никадәр эшләр башкара иде...

 

Ришат Хөсәенов мөхәррирнең чын мәгънәсендә уң кулы, ышанычлы кешесе булды. Газетаны халык арасында таныту өчен көне-төне чабарга, тырышырга туры килде аңа. «Фатирым «Идел» газетасының филиалына әйләнде. Газетаны Казанга, Русиянең башка төбәкләренә җибәрү минем өстә иде. Ул елларда, почта аша бандерольләр ясап, ярты тонна газета җибәргәнмен. Авыр эш булса да, үзен аклады: «Идел» газетасын әллә кайларда да белә, хәтта безгә җавап та яза башладылар», – дип искә ала ул.

 

Без дә, халыкны «Идел»гә яздырту өчен, үзебезнең хезмәттән соң авылларга чыгып китә идек. Дулатова мөхәррир булганда газета тирәсендә активистлар, булышучылар, мәкалә язучылар күп, редакция умарта оясы кебек гөжләп тора иде.

 

Татар бүлеге, шрифт булмау сәбәпле, күпкә соңрак ачылды. Үзгәртеп кору вакыты, дөнья тузды, татар хәрефләре белән язучы линотипны һич табып булмый. Аны безгә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин юллады. «Идел»дә татар бүлеген мин, Рафаэль Ибраһим улы Ижбердиев – мөхәррир, Рамазан ага Утюшев җаваплы сәркатип булган вакытта, 1995 елның 15 февралендә Илһам Шакировның туган көненә багышланган материал белән ачтым. Редакторыбызда, милли аң югары дәрәҗәдә булмаса да, ул бик зыялы кеше иде, без өчәү тыныч эшләдек.

 

35 елдан артык ана теле укытылмаган җирдә татарча газета чыгару бик зур авырлык белән барды. Дөрес, газета, татар бүлеге ачу врач эше түгел, әмма безнең арада бу эшне алып барырлык кеше юк иде. Бүлектә мин берүзем материаллар язам. Газетада язу машинкасы берәү генә булу сәбәпле, үз эшемнән соң килеп, аның бушаганын көтеп торам. Газета атнага бер чыга. «Идел»дә хезмәт хакы аеруча аз булганга, безгә профессиональ журналистлар килми иде. Мин газетада акча өчен эшләмәдем, киресенчә, бүлекне алып бару өчен үзеңнең акчаңны кертү кирәк иде. Газетаның матди ягы гел авыр барды, нинди генә хәл килеп тумасын, беренче чиратта, татар бүлегенә тотына иделәр: баштан бер ставка иде, торабара ярты ставкага гына калдырдылар.

 

1552 елда Казан ханлыгының басып алынуы, Чечен җирендә барган сугышлар турында һәм шуның кебек замана сулышын тоеп язган милли хисле язмаларым өчен халык рәхмәтен килеп әйтә, ә редакторлар исә мине орыша, курка иделәр... Хәтта рәсми урыннардан да «кирәк затлар» мине «тәрбияләргә» килеп җитә иделәр... «Дуслык» җәмгыяте әгъзалары миңа: «Син Татарстаннан, азатлык, суверенитет дигән сүз белән башың агуланган», – диләр иде. Гомер буе җитәкче булып эшләгән берәү: «Әле ярый язганыңны, татарча булганга, югары урыннарда аңламыйлар, алай язуыңнан тукта!» – дип әйтә иде. Аңа карап, Әлфия дә, мин дә барыбер туктамадык, яза идек... Якында гына яшәгән Әхмәт бабай Даутов: «Вәт булдыргансыз! Шундыйларны тагын языгыз!» – дип килеп җитә иде. Яшьләр исә, аптырап, мондый хәлләр дә булганмы, дип сорый иделәр. Җәүдәт абый Фатхуллин сугыш ветераны, разведчик, укымышлы, дөньяга киң карашлы, энциклопедик белемле кеше, «Дуслык» җәмгыятеннән, газетадан, миннән күбрәкне көтә, тырыш, булдырасың, дип этәргеч биреп тора иде.

 

«Идел»дә эшләгән вакытта күргән авырлыкларны яза китсәң, Идел суы аз булыр, моны үз башыннан үткән кеше генә аңлый... Әмма тырышлык бушка китмәде...

 

Компьютерга күчкәч, газетаны Наил Бәшировның «МИГ» нәшриятында бастыра башладык. Бу бина элек Фарсы мәчете булган. Ул «Дуслык» җәмгыяте янында гына, шәһәр үзәгендә диярлек. «МИГ»та басылу безгә ярап куйды. Без, «Идел» газетасында хезмәт куючылар, Наил әфәндегә бик рәхмәтле! Кайчан гына килсәк тә, гел ярдәм кулын суза иде. Яхшылык онытылмый ул!

 

«Идел» газетасын 2019 елда пандемиягә кадәр ук япканнар. Югыйсә, илдә әле финанс ягы алай начар түгел иде. Шулкадәр зур авырлыклар белән сакланып калган газетаны ничек шулай җиңел генә ябып куярга була?!. Моны аңлап та, аңлатып та булмый...

 

Кызганыч ки, Әстерханда Иван Грозныйга һәйкәл куярга карар кабул иттеләр. Татарлардан рәсми затларның да, милли оешмаларның да, аерым кешеләрнең дә тавышы-тыны чыкмаган...

 

 

Әдәбиятлы Әстерхан

 

Әстерхан татарлары Хәзәр, Алтын Урда, Хаҗитархан, Әстерхан ханлыгы, Нугай йорты морзаларының варислары булган төркиләрнең зур рухи мирасына ия. Әлеге җирдән Кол Шәриф, Сәиф Сараи, Йосыф мирза кызы – Казан ханбикәсе Сөембикә, суфи шагыйрь Өмми Камал, дин галимнәре Габдрахман Гомәри белән Сөләйман Саксини, татар хатын-кызларының беренче шагыйрәсе Газизә Сәмитова, драматург Габдрахман Минский, артистка Земфира Досаева, Марат Яхъяев һ.б. бик күпләр күтәрелгән.

 

1989 елда Әстерханда Газизә Сәмитова исемендәге өлкә татар әдәби түгәрәге дә оештырылды. Бу эшнең башында «Дуслык» җәмгыятенең беренче рәисе Мәүлет Ережепов, Әлфия Дулатова, Зөлхәбирә Урусова-Ижбердиева, Әхъяр Измайлов, Роза Глинская, Мәйсәрә Умерова, Сөембикә Досаева торды, соңрак аларга башкалар да кушылып китте.

 

2000 елның 9 май көннәрендә Бөек Ватан сугышы ветераны Әхъяр абый Измайловның – «Әстерханым – туган ягым», Сөембикә Досаеваның «Җан авазы» исемле китапларын чыгардык. 2001 елда Зөлхәбирә апа Ижбердиеваның «Киләчем минем» китабы дөнья күрде. Роза апа Глинская русча яза, китапларын да рус телендә чыгара иде. Нариман татар халык театры режиссеры Рәис Джаббаров та шигырьләр язды. Риф Зәйнетдиновның «Зәңгәр томан артында», Измаил абый Тинчуринның «Я – сын Великого татарского народа», Зөлхәбирә апа Ижбердиеваның «Нәселем эзләреннән» китапларын чыгардык. Болар – Габдрахман Гомәриләрдән соң Әстерханда чыккан беренче татар китаплары. Барлыгы алты китап, үзешчәннәр хезмәте булса да, тулысынча үзебезнең хезмәт!

 

 

«Ак калфак»лы Әстерхан

 

1999 елның 5-7 июль көннәрендә Әстерханда Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы узды. Конгресс рәисе Индус Ризак улы Таһировның һәм «Ак калфак»ның «әнкәсе» – аңа нигез салган Роза Туфитуллованың фатихасы белән, Әстерханда «Ак калфак» оешмасын төзедем. Аның нигезен педучилищеның татар төркемендә укучы кызлар тәшкил итте. Минем уң кулым – урынбасарым Люция Дамир кызы Кадыйрова-Усматова булды. Педучилищедан безнең кызлар белән нугай һәм казакъ кызлары да килә иде. «Дуслык» җәмгыятендә балаларны татарча укыттым, «Ак калфак»та исә укуны, программаны «Төрки-татар дөньясында» исеме белән киңәйтеп, дәвам иттек. Унбиш папкадан торган программага Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Хаҗитархан һәм Казан ханлыгы тарихлары керде. Максатыбыз – яшьләрдә милли аң формалаштыру. Икенчедән, татарның зыялыларын таныту. Казан ханбикәсе Сөембикә шәхесенә иркенрәк тукталдым. Балаларны ХХ гасыр башында милли мәйданга чыккан татар туташ-ханымнары, аеруча Газизә Сәмитова иҗаты белән таныштырдым. Мөхлисә Бубый хакында да сөйләдем. Җирле әдипләребез – Зөлхәбирә Ижбердиева, Әхъяр Измайлов, Әстерхан зыялысы Җәүдәт Фатхуллин һәм Төякнең затлы нәселе, врачлар династиясе кызы София апа Низаметдинова белән очрашулар үткәрдек.

 

Балаларны Алтын Урданың башкаласы Сарай әл-Мәхрүсәгә экскурсиягә дә алып бардык. 1999 елның 30 августында, Казаннан тарихчы галим Альберт Борһанов һәм Эдуард Кульпинны Әстерханга чакырып, алар белән Алтын Урдага багышланган фәнни-гамәли конференция үткәрдек.

 

 

«Сөембикә»ле Әстерхан

 

2002 елның 4 мартында «Җанибәков укулары» конференциясендә катнашучылар белән Әстерхан өлкә төрки-татар «Сөембикә» берләшмәсенең конференциясен үткәрдек. Безне Әстерхан төркиләре – нугай, казакъ, төрекмән, шулай ук Әстерхан мөфтие, Төньяк Кавказ-Кубан нугайлары, Әcтерханда төпләнеп калучы үзбәк һәм таҗик җәмгыяте рәисләре сәламләде. Мин, әлеге вакыйга уңаеннан, Сөембикәгә Казансудан яучылар килгәнен тасвирлаган «Таҗ бөркү» исемле бер күренешле спектакль яздым, һәм без аны «Сөембикә» кызлары белән сәхнәләштердек.

 

«Сөембикә» берләшмәсе миңа нугай дөньясының укымышлыларын, галимнәрен ачты. Без бигрәк тә Карачай-Чиркәс гуманитар тикшеренүләр институтының фәнни сәркатибе Шиһадәт ханым Курманкулова белән дуслашып киттек. Мин нугай иле өчен Казаннан китаплар, газета-журналлар алып кайта идем. Нугайлар да, үз чиратында, безгә Дагъстан, Төньяк Кавказ төрки халыкларының газетажурналларын бүләк итеп җибәрә иделәр. Дагъстанның Терекли-Мектеб район үзәгендә «Чол тавышы» исемле бердәнбер нугай газетасы чыга, сирәк кенә булса да, без дә ул газета битләрендә басыла идек. Черкесскка конференциягә баргач, нугайның олпат затлары, сөекле кызларының исемнәрен күтәреп чыккан өчен, бигрәк тә тарих фәннәре докторы Рамазан ага Керейтов мине, Казаннан «Сөембикә» килде, дип, ерактан ук сәламли, кат-кат рәхмәтләрен әйтә иде.

 

«Сөембикә» берләшмәсе белән 2002 елгы халык санын алу компаниясендә, бигрәк тә Нариман бистәсендә уңышлы эшләдек.

 

2005 елда без, «Сөембикә» берләшмәсе әгъзалары, Әстерханның 1554 елның 2 июлендә яуланып алынганын ачыклап, бу көнне Хәтер көне дип игълан иттек.

 

Әстерханда яшьләр, студентлар өчен «Чорлар аша дәшә Сөембикә» исемле кичә-очрашулар уздыра башладык. 2003 елның февралендә Идел буе районының Растопуловка авылында «Сөембикә» мәчетенә нигез ташын салдык. 2009 елның апрелендә ханбикәгә багышланган концерт кую өчен Казаннан Зөһрә Сәхәбиеваны чакырдык. Сөембикәне Казаннан алып киткәннән соң, 460 ел эчендә аның исеменә атап уздырылган беренче концерт булгандыр бу.

 

«Сөембикә» журналының 80 еллык юбилеена (2005 ел) Казанга 10 кешелек делегация белән килдек. Делегация составында Әстерхан төркиләре, Төньяк Кавка-Кубан нугайлары да бар иде. Безне Казанның М.Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында «Сөембикә беләзеге» белән бүләкләделәр. «Сөембикә» берләшмәсе делегациясе, бигрәк тә нугай кызларының киемнәре халыкта зур кызыксыну уятты.

 

«Сөембикә» журналы редакциясе белән нугай авылы Растопуловкага баргач, «Сөембикә беләзе»ген карау өчен залдагы халыкка бирдек. Залны күрсәгез иде! Өлкән яшьтәге апалар беләзекне аягүрә басып алалар, Сөембикә сурәтен үбәләр дә, маңгайларына тидергәннән соң, күкрәкләренә кысалар. «Кызыбыз кайтты, кызыбыз кайтты!» – дип, күз яшьләре белән чын күңелдән сөенгәннәрен күреп, без шаккаттык!

 

Санкт-Петербургның Мойка елгасы ярында урнашкан Юсуповлар сараеның фәнни хезмәткәрләре Зөлхәбирә Ижбердиеваның «Киләчем минем» һәм «Нәселем эзләреннән» исемле китапларын дә сорап алдылар, үзләренә кунакка да чакырдылар. Укучыларыбызга Юсуповларның Урусовлар нәселеннән чыкканын да әйтеп узыйк әле. Санкт-Петербургның ГИДУВында укыганда сарай хезмәткәрләре мине рәсми рәвештә Әстерханның «Сөембикә» берләшмәсе рәисе, Урусовлар нәселе белән тыгыз аралашып яшәүче татар-мөселман җәмгыяте эшлеклесе итеп кабул иттеләр. Алар Казан ханбикәсе Сөембикәнең Урусовлар-Юсуповлар нәселеннән булуы хакында горурланып сөйлиләр.

 

Аллаһка шөкер, тырышлыгыбыз бушка китмәде, Сөембикә ханбикә исеме Түбән Идел һәм Төньяк Кавказ төркиләренә әйләнеп кайтты. Төньяк Кавказда, Әстерханда «Сөембикә» оешмалары, «Сөембикә» ансамбльләре барлыкка килде.

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 2
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи