(Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов белән «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон әңгәмәсе)
.jpg)
– Алмаз Габдерәүфович, нинди гаиләдә тәрбияләндегез? Нинди тормыш мәктәбе уздыгыз? Әби-бабайларыгызны, әти-әниегез, туган төбәгегезне искә төшереп үтсәгез иде...
– Балтач районының Алан авылында дөньяга килгәнмен. Әти-әнием, әби-бабайларым – барысы да – авыл җирлегендә гади тормыш белән яшәүче крестьяннар. Әтием ягыннан бабайларым итекче дә булган. Әлеге һөнәрне үзем дә яшьтән үк яхшы үзләштердем һәм бу эш белән шөгыльләнергә дә туры килде. Әтием гомер буе – машина йөртүче, әнием терлекче булып эшләде. Гади гаиләдә, гап-гади авыл тормышында үстем. Бөрбаш авылында урта мәктәпне тәмамлап, Казан ветеринария академиясендә белем алдым. Укуны тәмамлагач, Карадугандагы «Игенче» хуҗалыгында баш мал табибы булып хезмәт куйдым. Аннары Мамадыш районында җиде зур колхозны берләштергән агрофирманы, соңрак республиканың баш ветеринария идарәсен җитәкләдем. Узган елның апрель аеннан, Рәисебез Рөстәм Нургали улы тәкъдиме белән, Габдулла Тукайның ватаны – Арча районы хакимияте башлыгы булып эшлим.
– Сез, Арча районы башлыгы буларак, нинди төп бурычлар куясыз? Авыл хуҗалыгын һәм сәнәгатьне үстерү буенча нинди планнарыгыз бар?
– Арча – Татарстан Республикасындагы иң зур районнарның берсе. Биредә резервлар да, мөмкинлекләр дә күп. Дөрес, шәһәрдә һәм авылларда мин килгәнче үк шактый эшләр башкарылган.
Авыл хуҗалыгы районы буларак, тәүлегенә 500 тонна сөт саву бурычын куйдык. Читтән килгән берәү: «Бу чынга ашмый торган хыял!» – дип әйтергә мөмкин, әмма Татарстанда инде әлеге күрсәткечкә ирешкән районнар бар. Кукмара районы, мәйданы буенча бездән кечерәк булуга карамастан, тәүлегенә 550 тонна сөт сава. Районыбызда хәзерге көндә 280 тонна сөт савабыз. Әлеге күрсәткеч ел ахырында 300 тоннага җитәр дип өметләнәм. Бу максатка ирешү өчен, заманча сөтчелек комплекслары төзи башладык, моннан тыш, унике яңа проектыбыз бар. 2025 елда шуның сигезен гамәлгә ашыра башладык, быел калган дүртесенә керешәчәкбез. Әмма бер уңайсызлык бар: узган ел белән чагыштырганда, сөтнең литры 15 сумга ким. Кызганыч ки, әлеге күрсәткеч күп эшебезне тоткарлый. Бүген Россиядә сөт продукциясенә ихтыяҗ зур. Шунлыктан аңа бәя күтәрелер, башланган проектларыбыз да дәвам итәр дип өметләнәбез.
Икенче бурыч – районыбызда 20 мең савым сыеры булдыру. Бер сыердан уртача 25 литр сөт саусак, алдагы биш елда, һичшиксез, максатыбызга ирешәчәкбез.
Игенчелеккә килгәндә, булган җирне тулысынча кулланып, мул уңыш алырга кирәк. Эшкәртелеп бетмәгән җирләребезне дә быел әйләнешкә кертеп җибәрәчәкбез. 120 мең гектар чәчүлек җиребез бар. Районыбызда көлсу, ярлы туфрак булса да, җир мәйданы хисабына, без бөртеклеләрнең уңышы буенча республикабызда беренче өчлеккә керергә тиеш.
Кечкенә хуҗалыкларга, гаилә фермаларына дәүләт ярдәме күрсәтү буенча узган ел республикабызда беренче урынга чыктык. Ун сыер асрап, башка беркайда да хезмәт итмәүче гаиләләребезнең саны артты. Авыл җирендә терлек санын саклап калу бурычын да куябыз. Дөрес, өлкән кешеләр мал санын киметә. Авылда яшәүче ун өлкән кеше терлеген бетерсә, без ун сыердан торган бер гаилә фермасын булдырырга тәкъдим итәбез. Шулай итеп, гаилә фермалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары хисабына, авылларда терлек санын саклап калырга омтылабыз. Әлбәттә, бу – бик катлаулы мәсьәлә.
Арчада өч сәнәгать паркы бар. Инвесторларны уты, суы, газы кергән мәйданчыкларга чакырабыз. «Арча» сәнәгать паркы хәзерге көндә тулып килә: 19 резидентыбыз 3 миллиард ярым сум әйләнеш белән эшли. Якын арада паркны 18 гектарга зурайтачакбыз. Габдулла Тукай әйткәнчә, Арча – Казан артында гына. Башкалабыз һәм Мәскәү юлы якын булганлыктан, бирегә резидентлар бик теләп килә.
Хәзерге көндә 23 миллиард тулай территориаль продукт җитештерәбез. Алдагы биш елда шуны икеләтә арттыру бурычын куйдык. Бу сумманы вәгъдә итәрмен дә аңа ирешеп булмас кебек тоелды, әмма районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белән танышкач, бик нык тырышканда әлеге күрсәткечкә җитү мөмкин икәненә төшендем. Әлбәттә, бу уңыш төрле факторларга – көчле командага, һава торышының уңай килүенә һәм терлекләрнең сәламәтлегенә бәйле.
Арча районында яшәп, Казанда яки Биектауда эшли торган биш меңләп кеше бар. Аларның кайберләре, үз эшләренә ияләнгәч, нинди генә хезмәт тәкъдим итсәң дә, районга кайтмый. Әмма читкә китүчеләрнең 50 проценты бирегә кайтыр дип өметләнәм. Әйтик, тимер белән шөгыльләнүче Арча егетләре: «Әгәр дә безгә урын бирсәгез, үзебезнең предприятиене Арчада ачар идек, эретеп ябыштыручы Арча егетләре шунда гына эшләр иде», – диләр. Зур булмаган сәнәгать оешмалары ачып, эшлекле, булдыклы егетләрне Арчада калдырырга уйлыйбыз. Зуррак заводның филиалын ача алсак, ике мең ярым кешене районга кайтарырга мөмкин. Әлбәттә, моның өчен хезмәт хакы Казандагыдан ким булырга тиеш түгел. Районыбызда эшсез кеше юк диярлек, моннан тыш, 1000гә якын чит ил кешесе, хәтта 50ләп индус та эшли.
«Прогресс» исемле сәнәгать паркы АТП территориясенә урнашты. Анда мәрмәрдән раковиналар ясау, эретеп ябыштыру, тимер эшләре белән шөгыльләнәләр. Янә бер кызыклы юнәлеш – тарихи «Казан җөе», ягъни татар каюлы күн сәнгате. Арчада сакланып калып, үсеш кичергәнлектән, аны «Арча җөе» дип тә әйтергә була. Читекче осталарыбызны җыеп, сәнәгать паркында бушлай урын бирергә уйлыйбыз. Биредә осталар, тәҗрибәле белгечләр яшьләрне «Казан җөе» техникасына өйрәтсеннәр иде. Алар читек кенә түгел, табигый күннән сумкалар, төрле аксессуарлар да җитештерәчәк, хәтта көндәлек кия торган аяк киемнәрен дә «Казан җөе» белән бизәп ясарлар дип өметләнәм.
Ремонт-механика заводы территориясендә 15кә якын резидентыбыз бар. Анда машина ремонтлыйлар, сэндвич-панельләр ясыйлар, эретеп ябыштыру белән шөгыльләнәләр, труба җитештерәләр.
– Быел мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның тууына – 140 ел. Бөек шагыйрьнең кече ватанында җитәкче булу җаваплылык өстиме? Бу уңайдан ниләр гамәлгә ашырыла?
– «Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы да бик кечкенә – инеш кенә»,
– дип яза Габдулла Тукай.
Кырлайдагы Ия елгасы яр буен төзекләндерү буенча бик матур эшләр башкарылды. Ул Тукай заманындагы инештән зур елгага, бирегә килгән кешеләрнең ял итү мәйданына әйләнде. Музейның эчке өлеше яңа концепция буенча өр-яңадан эшләнде, мәктәп бакчасы парк итеп үзгәртелде. Хәзерге вакытта, Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Арча районының социаль-икътисади үсеш планы эшләнә.
Әлбәттә, Габдулла Тукайның Арча районында тууы – безнең өчен бик зур горурлык. Арча районын дөньяда Г.Тукай районы буларак беләләр. Ул Арчада тумаган булса, Яңа Кырлайда, Кушлавычта матур музейлар, парклар эшләнмәс иде. Бу миңа җитәкче буларак бик зур җаваплылык өсти. Тукай Арчада туганлыктан, Арча бөтендөнья татарларының мәркәзе булып санала. Татар телен саклау һәм пропагандалауга, татарча сөйләшү мәсьәләсенә гаять җаваплы карыйбыз. Беренчедән, без татар телендә камил сөйләшергә, шигъри аһәңне тоемлый белергә тиеш, икенчедән, мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбия тулысынча диярлек татар телендә бара. Арча баласы ике телдә дә камил итеп сөйләшсен, Габдулла Тукай һәм башка әдип-шагыйрьләребез белән горурлансын иде.
– Мөмкинлек булса, районда һәм шәһәрдә иң элек нәрсәләрне үзгәртеп корыр идегез?
– Арча шәһәре, авылларыбыз төзек һәм матур. Зур хыялыбыз – авыл тормышын шәһәрнеке кебек итү. Хәзерге көндә нәрсәне дә булса үзгәртеп корырга түгел, ә булганын саклап калырга, үстерергә, шәһәр һәм авыл кешеләренең тормышын, яшәү рәвешен тагын да яхшыртырга кирәк. Юлларга таш түшәү, мәктәпләрне һәм мәдәният йортларын төзекләндерү, сәламәтлекне саклау, социаль яклау буенча республика һәм федераль программаларда актив катнашабыз, МХОдагы егетләребезне дә онытмыйбыз.
.jpg)
Габдулла Тукайның Яңа Кырлай авылындагы һәйкәле. Бакый Урманче эше. 1976 ел.
– Арча районы халкына нинди сыйфатлар хас? Бу сыйфатлар аның эш-гамәлендә, туган җиренә мөнәсәбәтендә чагылыш табамы?
– Арча халкы бик тәртипле, тырыш, уңган, зыялы, затлы, әдәбиятлы һәм мәдәниятле. Биредәге ике кешенең берсе – җырчы, өч кешенең берсе – гармунчы. Шагыйрьләр һәм язучыларның саны бихисап! Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов һәм Мөхәммәт Мәһдиевләр нинди затлы мирас калдырган! Арча халкы белән уртак фикергә килергә, килешеп эшләргә бик җиңел. Җитәкчеме, гади халыкмы – берсе белән дә уртак тел тапмыйча калганым юк. Арчалыларга мөмкинлекләр генә тудыр, алар белән таулар күчерергә була!
Габдулла Тукай исемендәге педагогика көллияте дә – районыбыз өчен бик зур байлык. Аны тәмамлаган укытучылар да белемле, гармунчылары оста, җырчылары, әдип-шагыйрьләре дә бик талантлы. Республика җитәкчелеге белән килешеп, Арча педагогика көллиятен тагын да үстерергә ниятлибез. Ул, һичшиксез, педагогика институты дәрәҗәсендә югары белем бирә торган уку йорты булырга тиеш. Хәзерге көндә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте дөньяда татар телендә белем һәм тәрбия бирә алырдай белгечләр әзерли торган бердәнбер урта махсус уку йорты дисәм, ялгышмамдыр.
Әйткәнемчә, Арча – татар дөньясының рухи мәркәзе. Арча районы яшәр өчен бик тә кызыклы, биредә эш тә күп. Рәисебез Рөстәм Нургали улы, сигез ел биредә эшләгәнлектән, Арчадагы һәр урамны, анда яшәүче кешеләрне яхшы белә, район тормышы белән һәрвакыт кызыксынып тора. Монда эшләп, һич кенә дә күләгәдә кала алмыйбыз, Арча һәрвакыт игътибар үзәгендә. Эшлим, тырышам, булдырам дигән кешегә районыбызда бөтен мөмкинлекләр дә бар, нәкъ Габдулла Тукай язганча: «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә!»
– Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт! Аллаһы Тәгалә барлык теләк-максатларыгызның гамәлгә ашуын насыйп итсен!
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
Комментарийлар
Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала