Якты өмет – остазыбыз!
2015 елның 14-18 сентябрендә Судак шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кеше һәм табигать. Социотабигыять тарихы» дип исемләнгән нәүбәттәге ХХV Халыкара фәнни конференция узды. Аңа кадәр конференция 24 мәртәбә Кырым Республикасы, Краснодар краеның төрле шәһәрләрендә, Мәскәү янындагы Звенигород, Польшаның Познань һәм Краков шәһәрләрендә өр-яңа фәнни юнәлеш – социотабигыять тарихы фәненә нигез салучы, профессор Эдуард Сәлмән улы Кульпин-Гобәйдуллин җитәкчелегендә РФА Шәрыкны өйрәнү институтының Социотабигыять тарихы проблемалары буенча фәнни шура ярдәме белән, Польша Фәннәр академиясе һәм Кырымның югары уку йортлары, музейлары катнашында оештырылды.
РФАдә социотабигыять тарихы буенча фәнни шура эшен оештыру, «Человек и природа. Проблемы социоестественной истории» дигән монографияләр сериясенә, «История и современность» фәнни журналына мәкаләләр туплау һәм бастырып чыгаруга да Эдуард Сәлмән улы бар көч-куәтен, акыл-зиһенен бирде.
Судакта социотабигыять проблемалары турындагы ХХV конференция Э.С.Кульпин-Гобәйдуллинның якты истәлегенә багышланды. Ул Мәскәүдә, Кырымнан кайтканнан соң, 2015 елның 23 июнендә бакый дөньяга күчте. Шул уңайдан тарихчы, философ, шәркыятьче-галим, укытучым, дустым, гомумән, чын мәгънәсендә зыялы шәхес Эдуард аганың тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлеге хакында бәян итәргә телим.
***
Бу инсан хакында төрле риваятьләр сөйләделәр, исән вакытында аның фәнни карашларына, фаразларына, китапларына һәм эшчәнлегенә төрле мөнәсәбәт булды. Шунысы хак, ул – күркәм кеше, үз Ватанының асыл улы, һәм, әлбәттә, икътисад, фәлсәфә, тарих фәннәрендә саллы хезмәтләр калдырган зур галим. Эдуард аганың язмышы шактый сикәлтәле. Әмма ул аны намус белән яшәде, күпләр өчен ачык, киң күңелле кеше булды.
Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин – икътисад фәннәре кандидаты, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, Россия табигыять фәннәре академиясе академигы, Мәскәү физика-техника институтының тарих кафедрасы мөдире, РФАнең Шәрыкны өйрәнү институты (аңа кадәр Социология институтында эшләде) баш фәнни хезмәткәре, социотабигыять буенча фәнни шураның җитәкчесе, «История и современность» журналының баш мөхәррире, икътисад, фәлсәфә, Кытай, Шәрык, Россия, Евразия, Европа һәм Алтын Урда тарихлары буенча 30га якын фәнни китап һәм саллы монографияләр авторы, социотабигыять проблемаларына нисбәтле 30лап җыентыкның төзүче мөхәррире.
Эдуард Сәлмән улы 1939 елның 21 сентябрендә (документ буенча 29 сентябрь) Бакы шәһәрендә дөньяга килә. Аның әнисе ягыннан карт бабасы Александр Кульпин – оста куллы крепостной крестьян, ә әтисе ягыннан карт бабасы Салих Гобәйдуллин – мәшһүр татар сәүдәгәре, хәйрияче булган. Салихның бер улы, ягъни Эдуард аганың бабасы – һәммәгезгә дә мәгълүм татар тарихчысы, шәркыятьче һәм язучы, заманында Казан университетын беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлаган шәхес, татардан беренче тарихчы-профессор, күп мәкалә һәм китаплар, шул исәптән «Татар тарихы»ның да авторы Газиз Гобәйдуллин, 1937 елда пантюркизмның төп идеологы буларак, атып үтерелә.
Газиз Гобәйдуллинның улы Сәлмән (ягъни Эдуард аганың әтисе), Бөек Ватан сугышының башыннан азагына кадәр ил азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, халык дошманы улы буларак җәбер-кыерсытуларны күп күргән зат. Миңа Сәлмән ага Гобәйдуллин белән очрашып күрешергә насыйп булды. Ул гади, кызыксынучан һәм зыялы кеше иде. Мәрхүмнең татар халкына һәм Татарстанга ихтирамы чиксез булды.
Эдуард Сәлмән улы 1956 елга кадәр Советлар Союзының ун мәктәбен алыштыра, аннары исә даими Мәскәүдә яши. Мәктәптә укыганда ук шәркыятьче булырмын, дип уйлый, бер туганы (әлбәттә, татар) ярдәмендә гарәп телен дә өйрәнә, әмма Шәрык телләре институтына (хәзер МДУның Азия һәм Африка илләре институты) сәламәтлеге начар булу сәбәпле керә алмый.
Эдуард ага Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый. Уку вакытында «Комсомольская правда»ның штаттан тыш хәбәрчесе була, журналист булырга хыяллана. Әмма дә беренче командировкасы вакытында уңышсызлыкка очрый. Дәүләт электрокерамика тикшеренү институтының лабораториясенә эшкә урнаша, ике елдан Нефть эшкәртү һәм нефть сәнәгате министрлыгына китә.
Эдуард аганың һәрвакыт үз фикере бар иде, дәшми торырга кирәк булган чакларда да, ул әйтәсе сүзен кистереп әйтте, белгечләрнең, гади халыкның мәнфәгатен яклады. Шунысы кызык, үзсүзлелеге нәтиҗәсендә аңа юллар ябылмады, ә киресенчә, киңрәк ачылды.
1970 елда Э.С.Кульпин Халыкара эшчеләр хәрәкәте институтының аспирантурасына укырга керә, Кытайны өйрәнеп, диссертация яклый. 1975 елда «Технико-экономическая политика руководства КНР и рабочий класс Китая» дигән беренче китабын бастырып чыгара. Тагын ике ел дәвамында аның мәкаләләре төрле җыентык-журналларда басыла, ә аннары ун ел дәвамында галимнең Кытай буенча мәкалә-китаплары бер генә фәнни журнал тарафыннан да кабул ителми.
Килеп туган киеренке хәлдән бушану өчен, яшь галим ил буенча лекцияләр укый, Матбугат һәм яңалыклар агентлыгында эшли. Ел ярым Көнбатыш кешесе рәвешенә кереп «Хәзерге заман Кытае һәм без» исемле Сингапур журналына мәкаләләр яза. Журнал сәхифәләрендә үз исемен Калифорнияле профессор Эд Варт дип куя.
Кытай турында сүз әйтергә ярамаса да, аның революциягә кадәрге чоры хакында язарга мөмкин. Э.Кульпин бу темага да нисбәтле докладлар укый башлый, яңа монография иҗат итә. Әмма аны антик дөньяны өйрәнүче тарихчылар пычак кайрап каршы ала. СССР ФА Шәрыкны өйрәнү институтының Кытай бүлеге галимнең кулъязмасын ике мәртәбә тикшерә: башта инкяр кыла, ә аннары 1984 елда монографияне бастырырга һәм аны докторлык диссертациясе буларак якларга тәкъдим итә. Әмма мәсьәлә алай гына хәл ителми, кулъязма җиде ел дәвамында «Шәрык әдәбияты» нәшриятының киштәсендә тузан җыеп ята. Аннары исә, Э.С.Кульпин китапка кул селтәргә теләгәч кенә, аның хезмәтенә битараф төркем тарафыннан киңәшмә җыела. Баш мөхәррирнең: «Китап ничә ел яшәячәк?» – дигән соравына автор: «Ким дигәндә 50 ел», – дип җавап бирә. Шулай итеп, «Человек и природа в Китае» дип исемләнгән монография 1990 елда гына басылып чыга, Мәскәү шәһәрендә 15 көн эчендә сатылып та бетә, ә аннары автор СССР ФАнең Шәрыкны өйрәнү институты игълан иткән конкурста беренче премияне ала.
Сикәлтәле тормыш юлы, әти-әнисе белән экспедицияләрдә йөрү, аспирантура каникуллары вакытында Беловежская Пущада эшләү, инженерлык хезмәте һәм, әлбәттә, борынгы Кытай тарихын өйрәнү Эдуард Сәлмән улына башка цивилизацияләрне дә танып белер өчен бай тәҗрибә биргән, гуманитар һәм табигыять фәннәре белән кисешкән яңа фәнни юнәлешкә – социотабигыять тарихына күзләрен ачкан. Эдуард ага үзе укырга керә алмаган Азия һәм Африка илләре институтында социотабигыять тарихы буенча лекцияләр укый башлый. 1992 елда «Социоестественная история: предмет, методы и концепции» дигән темага докторлык диссертациясен яклый. Шул ук елда Кырымның Күктүбә култыгында «Кеше һәм табигать – социотабигыять проблемалары» Халыкара конференциясен оештырып җибәрә, тарихчыларның, психолог, биолог, географ, геолог һәм башка табигыять белгечләренең фәнни җитәкчесе булып китә. Шәһәр тирәлеге академиясе каршында социотабигыять тарихы үзәге, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды һәм РФА Шәрыкны өйрәнү институты ярдәме белән, Э.С.Кульпин җитәкчелегендә «Генезис кризисов природы и общества в России» проекты буенча 15 китап чыгара. Соңрак галим тарафыннан РФнең социология һәм Шәрыкны өйрәнү институтлары каршында социотабигыять тарихы мәсьәләләре буенча фәнни шура оештырыла.
Эдуард Кульпин-Гобәйдуллин язган хезмәтләрне биредә санап бетерү мөмкин түгел, шулай да кайбер китапларына тукталып үтәсем килә.
Галимнең 1995 елда басылган «Путь России» исемле китабы – Евразия һәм Россия тарихын тикшерү өлкәсендә тиңе булмаган басма. Бу китапта Россиядә ХIV-ХVII гасырлардагы социаль-икътисади кризиска анализ ясала. Тарихны анализлау Көнбатыш Европаның үсеш юлы белән параллель рәвештә тикшерелә, Россия дәүләтчелеге тарихында төркиләрнең һәм Алтын Урданың роленә дә аерым урын бирелә.
«Золотая Орда. Проблемы генезиса Российского государства» исемле монографиясе 1998 елда Мәскәүдә басыла. Өч мәртәбә басылып таратылган бу китапта ХIII-ХVI гасырларда Көнчыгыш Европада булган вакыйгалар турында белемнәр туплана һәм Россия җәмгыятендәге үтә дә кискен поблемаларның чыганаклары тикшерелә. Тулаем алганда, китап урта гасырлар Евразиясенең иң эре һәм оешкан дәүләте Җучи Олысына (Алтын Урдага) багышланган.
Эдуард Кульпин фикеренчә, ХIII гасырда Евразиянең төп халыкларын берләштергән һәм ХIV гасырда ислам динен кабул иткән төркиләр үзләренең әйдәманлыкларын саклап кала алмыйлар, ике гасырдан соң лидерлык көнчыгыш славяннарга күчә. Россия, дәүләт буларак баш калкытканда, барлык уңай традицияләрне дә Алтын Урдадан ала. Урдалыларның йогынтысы Россия дәүләте оешуга, рус милләтенең югары үсешкә ирешкән этнос буларак формалашуында зур роль уйный. Шуның өчен дә автор Евразия һәм Россия тарихын өйрәнгәндә Алтын Урдага да аерым урын бирергә кирәк, дип ассызыклый.
Соңрак галимнең тагын бер мөһим хезмәте – «Русь между Западом и Востоком» басылып чыга. Биредә автор VIII-ХIV гасырларда Көнчыгыш Европада булган күренеш һәм вакыйгаларга социотабигыять – кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәте ноктаи назарыннан карый. Китапта урта гасырлардагы Евразия тарихында Алтын Урданың роле, славян, төрки һәм башка халыкларның киләчәк язмышлары тикшерелә. Хезмәтнең нигезен Э.С.Кульпин-Гобәйдуллинның Познань шәһәрендәге (Польша) Адам Мицкевич исемендәге университетта укыган лекцияләр курсы тәшкил итә.
Галимнең «Золотая Орда: Судьбы поколений» (2008 ел) исемле китабы 8 мәртәбә басылып чыга. Бу монография Россия, Казакъстан, Украинада яшәүче төрки халыклар тарихы һәм Идел буе Болгарстанының утрак төркиләре белән бергә кушылып, уңай булмаган табигый шартларны җиңеп, дөньяда тиңе булмаган дала шәһәр цивилизациясе төзегән Евразия күчмәннәренең тормышы, аларда булган кискен үзгәрешләр турында. Китапта кешеләрнең дөнья һәм үзләре турындагы карашларына, кеше белән табигать, этносларның үзара мөнәсәбәтләренә, югары мәдәнилекнең экологик һәм икътисади факторларына, тәхет түнтәрелешләренә аеруча игътибар ителә. Җәмгыять беренче мәртәбә тарихи анализда тере организм үсеше кебек карала. Күп кенә халыкларның, шул исәптән төркиләрнең һәм, гомумән, Россиянең дә тарихи үсеш-үзгәреш этабы, ягъни кризис, күтәрелеш һәм яңарышы кешелекнең 7 буыны дәверендә булуы мөһим, дип яза.
2005 елдан Э.С.Кульпин үзенең бар көч-куәтен Россия гуманитар һәм тарихи басмалары арасында иң яхшысы дип саналган «История и современность» фәнни журналын редакцияләүгә һәм дөньяга чыгаруга бирде.
***
Миңа Эдуард Сәлмән улы Кульпин-Гобәйдуллин белән иҗади һәм шәхси хезмәттәшлек алып бару, аның белән дуслашу бәхете насыйп булды. Ул оештырган күп кенә конференцияләрдә катнаштым, «Человек и природа: проблемы СЕИ» һәм «История и современность» җыентыкларында гына да 20гә якын фәнни мәкалә бастырдым.
Бу мөхтәрәм шәхес белән 1995 елда, Чиләбе һәм Әркаимда узган «Россия һәм Шәрык» дип исемләнгән Халыкара конференциядә танышкан идем. Ә якыннанрак танышуыбыз шул ук елның декабрендә Казанда һәм Биектау районы үзәгендә оештырылган «Казан арты тарихы һәм мәдәнияте» беренче төбәк фәнни-гамәли конференциясендә булды. Соңрак Эдуард ага Казанда һәм Татарстанның районнарында еш кунак булды, татар галимнәре оештырган халыкара конференция һәм корылтайларның мәртәбәле кунагына әверелде. Биектауда галим төбәкне өйрәнүче җирле тарихчылар белән, шулай ук район хакимияте башлыгы, хәзер Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашкан иде.
Соңрак, 2009 елда Рөстәм Нургали улы Э.С.Кульпинга, 70 яшьлек туган көне уңаеннан, татар халкы тарихын өйрәнүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Галим белән соңгы очрашуым, аның белән актык сохбәтләшүем 2015 елның 3-6 июнендә, Саратовта Алтын Урда шәһәре Үкәккә багышлап оештырылган фәнни конференция эше барышында булды. Энергиясе, көч-куәте ташып тора, яңа фикер-идеяләр белән яна иде әле... Кызганыч, Саратовтагы очрашу соңысы булыр, дип кем уйлаган...
Татар халкының ватанпәрвәр улы Эдуард аганың кылган игелекле гамәлләре, язган хезмәтләре – фәнни каһарманлык һәм гуманизм үрнәге! Галим татар халкы тарихына карата гадел караш булдыру, халкыбызның Россиядә, дөньядагы ролен билгеләү һәм таныту өчен бәһаләп бетергесез эшләрне күп кылды. Татарстанның яшь галимнәрен тарих фәненә җәлеп итүгә, аларның фәнни мәкаләләрен бастырып чыгаруга һәм диссертацияләрен яклатуда да аның зур хезмәте бар. Ул безнең дустыбыз, остазыбыз һәм Якты өметебез иде...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА