Журнал «Безнең мирас»

XIX гасырда Казан Сабан туе

[…] Килүчеләрнең, бигрәк тә Мәскәү кунакларының, игътибары татарларның Сабан бәйрәменә юнәлтелә. Татарча аны «Сабантуй», диләр (туй – бәйрәм). Аның хакында берничә сүз язсак, бәлки, кемнәргәдер кызык булыр.


Ул татар авылларында кар эреп беткәч, җирне сукалау алдыннан уза. Җир сөрә торган коралны татарлар сабан дип атыйлар, күрәсең, бәйрәм исеме шуннан килеп чыккан. Монда, Казанда, ул май башында була. Быел 7сеннән 12 майга кадәр Казаннан өч яки дүрт чакрым ераклыкта, Татар бистәсе артында, болынлыкның куаклы өлешендә оештырдылар. Татарлар гаиләләре белән шунда кибиткаларда киләләр һәм үзләренчә кәеф-сафа коралар: аерым (ирләр һәм хатын-кызар өчен) ясалган түгәрәкләрдә көрәш, аннары юл буйлап йөгерү һәм ат чабышы күзәтелә, аларда җиңүчеләр, Олимпия уеннарындагы кебек, үз ишләреннән күз төшәрлек булмаган бүләкләр кабул итә. Монда Казан җәмәгатьчелеген тәшкил иткән халыкның күп булуын әйтергә кирәк. Күрәсең, алар бу тамашадан рәхәт таба: көненә килүче кареталарның саны гына да 200гә җитә, диләр.


Ислам дине кануннарында мондый бәйрәм каралмаган һәм дингә аның бернинди кагылышы юк. Кайбер татар укымышлылары (муллалар), абызлар (поплар) һәм ахуннар (протопоплар яки архимандритлар) моны билгеләп үтү кирәк түгел, чөнки бу хакта Коръәндә берни язылмаган, диләр. Аннары, бәйрәм аларга мәҗүсилектән калган кебек тә тоела. Моның белән килешергә дә буладыр. Татарлар күчмә халык булганнар, җир эшкәртмәгәннәр. Казан һәм башка губерналарда яшәүче халыкларның күбесендә моңа охшаш бәйрәмнәр бар... Мондый бәйрәмнәрдәге уеннар һәм башка кайбер үзенчәлекләр аларда христианлык, ислам һәм мәҗүсилек катнашканы турында сөйли.


Татарларга Сабан бәйрәменең каян үтеп кергәнлеген әйтү кыен. Бәлки, чыннан да, ул мәҗүсиләрдән киләдер, аларда бу йола бик күптәннән билгеле бит. Моның хакында башка урында сөйләшү дөресрәк булыр. Мондагы татарлар бәйрәм борынгыдан килә дип саныйлар. Казан тарихы [1] буенча да шулай күренә. Әйтик, 1508 елны Казанда шушы вакытта Арча кырындагы зур болында бик күңелле бәйрәм уздырылуы (бәлки, ул шушы Сабан булгандыр, ләкин хәзер татарлар бәйрәмгә кагылышлы бу мәгълүматтан бихәбәр), Казанга килгән рус гаскәренең бәйрәм белән мәшгуль татарларны кыйнавы хакында теркәлеп калган. Күп кенә татарлар хәзер дә бәйрәм элек Арча кырында уздырылган, монда руслар үзләренең кәеф-сафа кору урынын тапкач, башка урынга күчкән, югыйсә һаман да шушында оештырылыр иде дип саныйлар.


«Казанские известия» газетасы,
10 май, 1813 ел


***
Борынгы заманнарда татарлар Cабан бәйрәмен Арча кырында уздырганнар, чиста һавада ачык өстәл корып, бәйрәмгә килүчеләрнең барысын да сыйлаганнар. Шуңа бу Туй дип аталган. Ләкин русларның көче һәм йогынтысы арткан саен, бу йола югала барган.


«Казанские известия» газетасы, 6 июнь, 1814 ел


Мөселманнарның «Сабан» бәйрәме


Кичә Крестовниковлар заводы [2] артында мөселман Сабан бәйрәме башланды. Башка еллардагы кебек үк, бәйрәмдә ат чабышлары, йөгерү, җирле һәвәскәрләр-пәһлеваннарның көрәшләре һ.б. булачак. Төрле вак-төяк һәм тәм-том сатучылар балаганнары урнашкан гаять зур мәйданга һәр көн тамаша кылырга шәһәрдән һәм тирә-як авыллардан дистәләрчә мең мөселман һәм рус халкы килә. «Сабан» бәйрәме 23 майга кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәмнең старостасы булып Х.Рахманкулов сайланган.


«Казанский телеграф» газетасы,
17 май, 1903 ел


***
Быел «Сабан» бәйрәме, һава торышы яхшы тору сәбәпле, шактый күңелле үтте. «Атлетларның» гадәттә кырда була торган көрәшеннән тыш, кешеләргә йөгерү өчен ипподром эшләнгән иде. Ярышта катнашучылар призга түбәтәйләр, яулыклар, күлмәкләр һ.б. алдылар. Ат чабышы 12 чакрым ераклыкка (бер якка 6 чакрым) уздырылды. Узган җомга көнне, бәйрәмнең соңгы көнендә, ат чабышында 15кә кадәр чабышкы катнашты. Беренче призны сәүдәгәр Сәйдәшевның [3] аты алды. Ат чабышында жокейлар булып фәкать 12-14 яшьлек татар малайлары утыра. Атна дәвамында «Сабан» бәйрәмен тамаша кылырга килгән кешеләрнең саны бер мең генә булмады. Һәм, әйтергә кирәк, бәйрәм вакытында Рус Швейцариясендә [4] Троицкий атнасында [5] без күрергә гадәтләнгән бернинди «скандаллар» булмады.


«Казанский телеграф» газетасы,
14 июнь, 1895 ел


«Сабан»


Өченче көн мөселманнарның сигез көнлек «Сабан» бәйрәме тәмамланды. Ат чабышында берничә чабышкы аерылып торды. Беренче призны – кыйммәтле «чапан» (җәйге ир-ат пальтосы, безнеңчә, халат сыман) – Мамадыш өязе Мамалтык авылыннан крестьян малае алды.


«Казанский телеграф»
газетасы, 1 июнь, 1897 ел


Мөселман хатын-кызы һәм... җәмәгать урынында күңел ачу


1(300)Без узган ел мөселман бәйрәмнәре турында язганда, мөселманнарда «Сабан» һәм башка бәйрәмнәрдә гүзәл җенес вәкилләренең тоткан урыны турында хәбәр иткән идек. Мәгълүм булганча, аларга бөтенләй урын бирелми, андый җәмәгать чараларында мөселман хатын-кызының булуы артык дип санала. Әле менә яңа гына ачылган Сабанга җомга көнне, 29 майда, өч мөселман хатын-кызы килде, шуларның берсе ире белән һәм кечкенә улы белән килгән иде. Күңел ачу һәм ат чабышы барган урыннан еракта утыру мөселманнарның хатын-кызга карашларына каршы килми, мөселман хатын-кызлары ачылган тамаша-күренешне хозурланып карыйлар иде... Монда Сабан белән җитәкчелек итүче старшиналарның берсе нинди начарлык тапкандыр, аңлашылмый. Ләкин ул билгеле бер түләүгә яшьләрне мөселман хатын-кызларына балчык ыргытырга күндерде. Малайларның зур гына төркеме, вәгъдә ителгән тәм-томга кызыгып, һич бер гаепләре булмаган кунакларга – мөселман хатын-кызларына ташландылар. Аларга күпләп балчык кисәкләре аттылар. Эзәрлекләү, мөселман хатын-кызлары кача башлагач та туктамады. Ат-арбалар калдырылган җиргә җиткәч, алар, хушларын югалтып, җиргә егылдылар [...].


Болар турында протокол төзелде, ләкин эш анда түгел. Ә бит һәркем уйлаячак: безнең төзәлмәс, караңгы Казан «Азиясе» әле нинди кыргый!


Энъ Пэ.
«Казанский телеграф» газетасы,
2 июнь, 1898 ел


Искәрмәләр:


1. Сүз билгесез авторның XVI йөзнең икенче яртысында язылган публицистик, тарихи һәм әдәби эчтәлектәге «Казанская история. Новое сказание, вкратце повествующее о начале Казанского царства, и о войнах с Казанскими царями Великих Московских князей, и о победах их, и о взятии Казанского царства» исемле хезмәте турында бара.


2. Яңа татар бистәсендә урнашкан бертуган Крестовниковларның стеарин, стеарин шәмнәр һәм сабын җитештерүче химия заводы.


3. Сүз сәүдәгәр Әхмәтҗан Сәйдәшев турында бара.


4. Казанлыларның Арча кырында урнашкан ял итү урыны. Хәзер ул урында шәһәрнең М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы.


5. Изге Троицкий атнасында (неделя «по святой Троице» ) Арча кырында куелган балаганнар, атынчыклар, тәм-томнар тезелгән палаткалар, самоварлар янында Казан руслары күңел ача торган булган.


Мәкаләнең журналдагы исеме: "Казанда үтә торган Сабантуй бәйрәме - XIX гасыр рус газеталары битләрендә"

Теги: Илдус Заһидуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру