Халык алдында йөзебез якты
Кадерле дуслар, бүген Татарстан радиосының тагын бер туган көнен билгеләп үтәбез. 1927 елның 7 ноябрендә эфирда беренче тапкыр татар телендә тапшыру яңгырый, һәм шул вакыттан бирле безнең һәр көнебез «Казан сөйли!» дигән канатлы сүзләр белән башланып китә.
Бүген радиобызның зур бәйрәменә – 100 еллык юбилеена төгәл 2 ел калды. Нибары ике ел! Димәк, көнләп-сәгатьләп көтә торган чагыбыз җитте, дигән сүз, чөнки юбилейны каршылап олы эшләр билгеләнгән һәм аларны, заман авырлыкларына карамастан, башкарып өлгерергә кирәк булачак.

«Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры, язучы Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВ.
Шушы тарихи көндә «Татарстан» телерадиокомпаниясе директоры, язучы Фирдүс ГЫЙМАЛТДИНОВтан күздә тотылган чаралар турында сөйләвен үтендек.
– Дөресен генә әйткәндә, әзерлек эшләре быел ук башланып китте. Вакыйгасы нинди бит! Беренчедән, татар сүзен эфир киңлекләрендә дөньяга таныткан беренче радио! Бер гасыр дәвамында әдәбиятыбызның, театр, музыка сәнгатенең иң матур үрнәкләрен, милли моңнарыбызны Россия киңлекләренә, дөньяга сибелеп яшәүче татар кешеләренең күңеленә илтеп җиткергән радио! Икенчедән исә, 1930 елларда симфоник оркестр, филармония, җыр һәм бию ансамбле кебек сәнгать оешмалары Татарстан радиосында эшләп килгән иҗат коллективлары нигезендә оешкан.Туган йортлары – шушында. Димәк, радионың юбилее алар өчен дә мөһим бер вакыйга булыр кебек. Өченчедән, ничәмә-ничә буын яшьләрне тәрбияләп үстергән, аларга акыллы киңәшен биреп, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм иткән радио. Дүртенчедән, республикабызның икътисади үсешенә үзеннән зур өлеш керткән эшлекле радио, җитәкчелек алып барган сәясәтне халыкка аңлаешлы тел белән төшендереп бирә белүче сабыр һәм зирәк радио...
Барлык сыйфатларын саный башласак, сүз шактый озакка сузылыр иде. Кыскасы шул: Татарстан радиосының 100 еллыгы коллективның эчке, корпоратив бәйрәме генә булып кала алмый, ул, һичшиксез, республика, милләт күләмендә үткәрелергә тиешле зур чара булыр, дип күз алдына китерәм. Шулай булмаса, халык безне дөрес аңламас иде, – дип сөйләде Фирдүс Гыймалтдинов.
– Әзерлек башланды, дигән идегез, ниләр эшләнә?
– Иң әүвәлдә коллективта юбилейга әзерлек комиссиясе төзелде. Хәзер башкарыласы эшләрне ачыклау алып барыла. Татарстан радиосының дөньяга яралган урыны – К.Тинчурин исемендәге театрның элеккеге бинасы. 100 еллык уңаеннан аның диварына истәлек тактасы куелса, мантыйклы булыр иде, дип уйлыйбыз. Аннары радионың тарихына, анда эшләгән шәхесләргә багышланган китап әзерләнә. Дөрес, 70 һәм 80 еллыклар уңаеннан китаплар нәшер ителгән иде инде. Ләкин бу бит йөз еллык! Аңа багышланып чыккан китап саллырак та, мәгълүматлырак та булырга тиеш. Әлбәттә, биредә радионың 1990 елларда һәм яңа гасырдагы эшчәнлеге киңрәк яктыртылачак.
Аннары, сорамасагыз да әйтим әле, әгәр халык алдында йөзебез якты булмаса, мондый олы юбилей турында сүз дә алып бара алмас идек. Шөкер, йөзебез якты. Күрегез әле, чагыштырмача аз санлы коллектив, берәмтекле генә кешеләр никадәр зур эшләр алып бара. Ил-көн яңалыклары сәгате-минуты белән тыңлаучыларыбыз игътибарына илтеп җиткерелә. «ТАТМЕДИА» АҖ ярдәме белән сабыйлардан башлап, яшүсмерләрне, урта яшьтәгеләрне, өлкәннәрне колачлаган аудитория өчен никадәр кызыклы тапшырулар эфирга чыга. 2021 елдан бирле Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә торган тапшырулар безнең эшебезне яңа бер баскычка күтәрде. «Мин әтине өйрәтәм» радиосериалы, «Әдипләр йолдызлыгы» сериясендәге дистәләрчә радиоспектакль, «Фидакарьләр», «Фәнсөярләр клубы», «Татар радиоуниверситеты», «Варисларга васыять» кебек күп санлы фәнни-популяр һәм тәрбияви тапшырулар коллективыбызда зур иҗат потенциалы булуын тагын бер кат раслады. Икенче яктан исә, бу тапшырулар никадәр халыкны кызыктырып-кызыксындырып тыңлаучыларыбыз даирәсенә алып керде.
Әйткәнемчә, йөзебез якты, һәм без, тыңлаучыларыбыз белән бергәләп, бердәм булып яраткан радиобызның олы юбилеен лаеклы каршыларбыз дип ышанам.
Разил Вәлиев васыятьләре
Тапшыруның чираттагы чыгарылышы язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре, Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең якты истәлегенә багышлана.

Разил Вәлиев «Пар канатлар» тапшыруы бәйрәмендә. 2012 ел.
Разил Вәлиевнең иҗат юлы һәм иҗтимагый хезмәте Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнгән. Безнең фондта аның үзе укыган яисә нәфис сүз осталары тарафыннан башкарылган шигырьләре, аларга иҗат ителгән дистәләрчә җыр, әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «И, машина, машина» спектакльләренең аудиоязмалары саклана. Шулай ук бөек җырчыбыз Илһам Шакировка багышлап ул әзерләгән радиокомпозиция бар. Шулай да, архивыбызда Разил Вәлиев мирасының зур өлешен җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак ясаган чыгышлары, әңгәмәләре алып тора. Сәясәт өлкәсендә, бигрәк тә милли мәгарифкә, мәдәнияткә кагылышлы мәсьәләләрдә ул безнең чын мәгънәсендәге киңәшчебез иде. Яңа гасыр башында, Татарстан радиосының язмышы кыл өстендә калган бер вакытта, нәкъ Разил Вәлиев аны саклап калу өчен көрәшеп-тырышып йөргән шәхесләрнең берсе булды. Шуңа күрә дә, 2007 елда радиобыз Казанның Максим Горький урамындагы элеккеге оясыннан Шамил Усманов урамындагы хәзерге бинасына күчкәч, яңа студиядә иң беренче тапшыру Разил Вәлиев катнашында узды.
Әлеге тапшыруда, әйткәнебезчә, әдипнең төрле елларда төрле вакыйгалар уңаеннан ясаган чыгышлары файдаланылды, һәм анда тыңлаучылар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җавап табачак.

Татарстан радиосы коллективы К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә. 90 еллык юбилей кичәсе. 2017 ел. /Фотолар – Татарстан радиосы архивыннан.
Тапшыруның иң ахырында урын алган бер чыгышында Разил Вәлиев үзенең җирдә яшәвенең төп максаты, хыяллары турында сөйли. Һәм ул сүзен «Милләтнең киләчәген күрмичә, минем китәсем килми», – дип тәмамлый. Аның бу сүзләрен ишеткәндә йөрәк кысылып куя, хыяллар зур, әмма гомер чикле шул. Разил абыебыз 2023 елның 20 октябрендә арабыздан бакыйлыкка китеп барды. Шулай да үкенеп китмәгәндер ул, чөнки үзеннән соң бай әдәби мирас, туган тел өчен көрәш тәҗрибәсе калдырып, васыятьләрен әйтеп китте. Безгә – җирдә яшәп калганнарга, бездән соң мәйданга киләчәк буыннарга аның хыялларын тормышка ашырырга язса иде.
Шигъриятле радио
Разил ВӘЛИЕВ
(2017 елда, Татарстан радиосының 90 еллык юбилее кичәсендә укыган экспромт шигыре)
Татарстан радиосы
Безнең язмыш катлы-катлы,
Берәү яклый, берәү каршы,
Яклаучыбыз, саклаучыбыз –
Татарстан радиосы!
Туган телем – иң зур байлык,
Килми аны һич җуясы,
Ул байлыкны ишәйтүче –
Татарстан радиосы!
Кирәк әле, кирәк безгә
Күңелләргә гамь уясы,
Гамь уятып аваз сала
Татарстан радиосы!
Чакыра ул үз янына
Милли җанлы кардәш-дусны,
Син яшәсәң, татар яшәр,
Татарстан радиосы,
Без яшәсәк, син яшәрсең,
Татарстан радиосы!
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА