Журнал «Безнең мирас»

Уртак мирас.

Меңьеллык тарихлы татар халкының мирасы искиткеч бай һәм күпкырлы. Республикабызда гына да рәсми рәвештә мең ярым тирәсе тарихи һәм мәдәни ядкяр (һәйкәл) теркәлгән, ә теркәлмәгәнен Аллаһ үзе генә белә.Талантлы халкыбыз күп гасырлар дәвамында бик бай матди һәм рухи мирас туплаган.
Дәүләтчелеген югалткан мил­ләт булуга да карамастан, тарихи-мәдәни мирасны туп­лау, аны фәнни өйрәнү һәм халыкка җиткерү өчен хәл кадәри эшләр эшләнгән һәм ул хәзер дә эшләнә. Тик шулай да тарихи-мәдәни мирасны барлау, аны фәнни өйрәнү, һәрдаим пропагандалау, биг­рәк тә татар халкында тарихи аң формалаштыру буенча эшлисе эшләр, кыласы гамәлләр – әйтеп бетергесез.
Галим-голәмә һәм дә җәмәгатьчелек тарафыннан ярдәмгә мохтаҗ тарихи мирасыбызның бер тармагы – татар тамгалары. Моннан йөз ел чамасы элек, әле ХХ гасыр башында гына да татар халкын ифрат үзенчәлекле, үзенә генә хас сурәтле тамгалардан аерып күз алдына китереп тә булмас иде. Тамгалар, менә шушы йөз ел эчендә, өч буын яшәү дәверендә, халыкка күп еллар кирәкле хезмәт күрсәткәннән соң, тормышта кулланылмыйча, юкка да чыкты. Әлбәттә, тарихта бик күп нәрсәләрнең дөньяга тууы, яшәве һәм юкка чыгуы мәгълүм. Мондый аяныч хәлне мәдәният, мәгърифәт казанышлары белән аңлатып була булуын, тик шулай да халык мирасының аерылгысыз бер өлешен мәңгегә югалту моңсуландыра... Ә кызыксынган кеше тамгаларны архив киштәләрендә тузанланып яткан язмаларда, борынгы тәңкәләрдә, музей экспонатлары булып хезмәт иткән борынгы әйберләрдә, чигү үрнәкләрендә, зиратта сакланган кабер ташларында, яисә агач казык­ларда очрата ала. Кызганыч, хәзерге заман кешесе тамга сурәтенә бөтенләй игътибар итми диярлек. Күп очракларда ул аңа кытай-япон иероглифларына охшаган аңлаешсыз сурәт, символ итеп кенә карый.
Ә бит башка милләтләрнең шактые тамгаларны кабатланмас тарихи-мәдәни мирас итеп кабул итә һәм аларны фәнни өйрәнү буенча системалы эш тә алып бара. Кардәш төрки халык­лардан – кырым татарлары, башкорт, казах, нугай, чуваш галимнәре – тамгаларны махсус өйрәнәләр, төрле фәнни хезмәтләрдә еш файдаланалар. Тамгалар белән Кавказ халыклары да шактый кызыксына. Бу яктан татар тамгалары бөтенләй фән дөньясыннан читтә кала, дисәк тә дөрес булыр сыман. Сәбәбе – аның төрлечә, тик менә үзеңне артык мәгърифәтле, укымышлы халык итеп күрсәтергә теләү шундый аяныч нәтиҗәгә дә китерә икән. Татар тамгаларына багышланган махсус фәнни хезмәт бүгенге көнгә кадәр язылмаган. Моннан файдаланып, кайбер китап-язмаларда татарның үзенчәлекле мирасы булган тамгаларны башка халыкларныкы итеп күрсәтү очраклары да бар. Татар мирасын башкаларның үзләштерүе яхшы күренеш булмаса да, без аның белән ризалашырга мәҗбүрбез, чөнки биредә үзебезнең дә гаеп зур.
Шулай да, тамгалар хакында азмы-күпме мәгълүматны тарихчылардан Һарун Йосыпов, Миркасыйм Госманов, Вахит Хаков, Дамир Гари­фуллин, Дамир Исхаков, Әлфирә Сөнгатуллина, Геннадий Макаров һәм башкаларның хезмәтләреннән табарга була. Тик бу хакта газета-журналларда мәкаләләр бик сирәк басыла. Шушы кимчелекне искә алып, бу язмада татар тамгалары хакындагы кайбер иң мөһим мәгълүматлар махсус әзерләнде. Тамгалар – безнең ифрат та үзенчәлекле, борынгы, ләкин онытылган ядкяребез икәнен һәр кеше белергә тиеш, дип уйлыйм. Бәлки укучылар, яшь галимнәр арасында татар тарихының шушы үзенчәлекле тармагын өйрәнүне фәнни эш юнәлеше итеп алучылар да табылыр, ә шәхсән үзем исә хәл кадәри бу өлкәдә тупланган тәҗрибәм белән уртаклашырга әзер.
Тамга... Шушы кыска гына сүздә берничә мәгьнә ята. Сызып, кисеп, киртләп яки көйдереп төшерелгән сызыклардан торган шартлы билгене аңлата ул. Тамгаларның килеп чыгышы фәнни яктан бик ачыкланып бетмәсә дә, аңлашыла ки, борынгы төркиләрдә һәр ыру-кабиләнең үз тамгасы очрый. Соңыннанрак тамгалар, шартлы билге сыйфатында, һәр ир-атта булган. Архивларда сакланган документларда, кабер ташларында хатын-кыз тамгалары да, сирәк булса да, бар. Борынгы традиция буенча, ата (әти) үз тамгасын кече улына үзгәртмичә тапшырып калдырган. Тамга шактый еллар имза ролен дә үтәгән. Халык хәтерендә «тамга салу», «тамга кую» төшенчәсе дә сак­ланган. Шул рәвешле элекке заманда имза салу-кул куюны аңлатканнар.
«Тамгачы» дип VIII гасырда ук хан мөһерен саклаучыны, секретарьны атаганнары да билгеле. Бу хакта Күлтәгин истәлегенә куелган кабер ташында (VIII гасыр) мондый сүзләр язылган: «…он ок углым тюргеш каганта Макарач тамгачи, Огуз-билге тамгачи келти…»1. Кайбер мәгълүматларга караганда, Алтын Урда чорында сатылган товардан алынган салым «тамга» дип, ә салымны җыючы түрәләр «тамгачы» дип аталганнар. Тамгачылар сатыла торган товарга билге сукканнар.
Урта гасырлардан сакланып калган тамгаларны тарихчы-археолог­лар, төрле табылдыклар арасыннан табып, фәнни яктан өйрәнү белән шөгыльләнә. Бик күп хан тамгалары урта гасырда чыгарылган тәңкәләрдә һәм мөһергә төшерелгән һәм алар ханнарның династия символы булып хезмәт иткән. Бу хакта кызыклы махсус фәнни хезмәтләр дә бар. Хәзерге заманда еш кулланыла торган «таможня», «таможенник» сүзләренең нигезендә «тамга» сүзе ятканы бәхәссез.
Тамгаларның килеп чыгышы турында галимнәр арасында бәхәсләр хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Тарихчылар фикеренчә, тамга борынгы заманнарда ыру-кабилә билгесе булып кулланылган. Алар үзләренең җир биләмәләрен башкаларга охшамаган билге-тамга белән күрсәткән. Мондый гадәт хәзерге көнгә кадәр сакланган, чөнки һәрбер дәүләт үз чиген гербка әверелгән тамгалы казык белән билгели.
Галимнәр арасында тамгаларны рун язмаларының калдыклары, варислары итеп карау өстенлек итә. Енисей якларында төрки Орхон язмалары табылганнан һәм укылганнан соң, шактый галимнәр арасында рун язмалары тамгаларда сакланган, дигән фикер йөри башлый. Төрки рун язмаларын тамгалар белән чагыштырып караганда, аларның бер-берсенә гаҗәеп охшаган булуына игътибар ителә. Татар галимнәреннән танылган тел белгече профессор Вахит Хаков шундый фикердә иде. Чагыштырып карау өчен түбәндә берничә рун хәрефенең һәм тамгаларның сурәтен китерәбез.
9
Тик рун язмалары тамгаларда гына сак­ланган, дигән фикер белән без килешә алмыйбыз. Сәбәбе – Эльэтмиш-ябгу истәлегенә куелган кабер ташында (VIII гасыр) рун язмалары белән рәттән тамга да сурәтләнгән. Димәк, тамга белән рун язмасы бер үк вакытта ук кулланылган. Бу мисал рун язмасының тамгалардан алда кулланылуы хакында дәлил булып тора алмый. Киресенчә, рун әлифбасы иҗат ителгән чорда тамга сурәтләре файдалану мөмкинлеге турында фикер туа.
Тамгалар хакында сүз алып барганда, укучыга шуны хәтергә төшереп китү мәслихәт булыр, дип уйлыйм: VII-VIII гасырга караган беренче 36 төрки тамгасы Кытай елъязмаларында (Тан империясе чоры) сурәтләнгән. Борынгы кытайлылар төркиләрдән затлы сугыш атларын, ә төркиләр алардан кием-салым өчен ефәк сатып алганнар. Атның базар бәясе бик югары исәпләнгән, бер ат өчен 15-20 кисәк ефәк бирергә туры килгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган булган. Алар төрки ыру-кабилә билгесенә охшаган. Кытай елъязмаларында сүз төрки кабиләләренең тамгаларны мал-туарга сугып, үз хайваннарын башкалардан аеру өчен куллануы хакында сүз барса, кытайлар ул билгеләрне төрки кабиләләрдән сатып алынган атларның чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткән.
Тамганың килеп чыгышын көндәлек хуҗалыкта файдалануы белән дә бәйләп була. Моңа Үзәк Азиядә язып алынган риваять дәлил булып тора. Бу риваятьтә 92 туган тырыш хезмәт нәтиҗәсендә баеп киткән һәм аларның маллары бик күп булган. Ул бихисап маллар бер-берсе белән аралашып, буталып беткән. Малларны бутамас өчен, туганнар, бер-берсе белән килешеп, 92 тамга алган. Бу тамга алган кешеләрнең исеме төрки кавем-кабилә исеменә туры килә. Алар арасында Татар, Минг, Конграт, Аргын, Кыпчак, Кыргыз, Казах, Кыят, Кытай, Канглы, Угыз, Меркет, Кары, Төркмән, Уйгыр, Маҗар исемнәре бар. Шушы хикәят нигезендә, тамгалар иҗат итүнең төп сәбәбе итеп, хуҗалык ихтыяҗын күрсәтә алабыз.
Кайбер риваятьләр тамганы Чыңгыз хан үзе кавем-ыру җитәкчеләренә тараткан, алар белән рәттән агач, кош һәм оран бүләк иткәнлеге турында сөйли. Тамга алучылар арасында без Кыят, Кыпчак, Юрмат, Коңгырат, Майкы, Урдаҗ исемнәрен күрәбез. Биредә китерелгән исемнәр хәзерге татар, башкорт, ногай, казах, кыргыз, кырым татарлары арасындагы кавемнәр арасында булуы мәгълүм. Бу риваятьтә тамгаларны бөек Чыңгыз хан исеме белән бәйләү дә очраклы түгел, чөнки шул рәвешле бабаларыбыз тамганың изгелеген, аңа булган ихтирамны аңлаткан.
Нәсел тамгалары буыннан буынга тапшырылган, димәк, әтисе үзенең төпчек улына тамганы үзгәртмичә тапшырган. Мондый традиция тамгаларга бик күп еллар үзгәрмичә яшәргә мөмкинлек биргән. Шуңа күрә тамгалар татар халкының этник тарихын өйрәнгәндә алмаштыргысыз чыганак булып хезмәт итә алыр иде. Кызганыч, күрше халыклар тамгаларны этнографиядә еш кулланса, безнең этнограф-этнологлар исә бу чыганакка бөтенләй дә диярлек игътибар итми.
Тамгалар, әлбәттә, вакыт үтү белән, аз булса да, үзгәргән. Сәбәбе дә гади: элекке вакытта гаиләләр ишле булган. Яшьләр, яңа гаилә корып, ата-аналарыннан аерылып башка чыкканда, яңа тамга да хасил булган, яшь гаилә яңа тамга белән яши башлаган. Гадәттә, яңа гаилә тамгасы элекке тамгага бер сызык өстәү белән ясалган. Ә ул сызык элекке тамганың сурәтен нигездә үзгәртмәгән. Үзебезнең тамгалар коллекциясеннән бертуганнарның тамга сурәтләре хакында берничә мисал китерәбез. (алдагы рәсем)
Тамга сурәтләре күрсәтүенчә, Кырымсарай һәм Акъегет Боюргановларның тамгалары бер сызык белән генә аерыла; шундый ук хәл – Кызынбирде һәм Кияүбирде Колмановларда.
Тамганы үзгәртү ысуллары берничә булган: аны әйләндереп, кыек итеп борырга, туры сызыкны кәкре сызык белән алмаштырырга, тамганың бер өлешен озынайтырга, яисә кыскартырга мөмкин. Башта гади генә булган сурәт вакыт үтү белән шактый катлауланган. Шуңа күрә вакыт үтү белән катлаулы тамганы гадиләштерү процессы башланган, дип әйтеп була. Дөресрәге, ата-бабаларыбыз тамганы үзгәртү традициясен яхшы белгән һәм шул традиция буенча тамганы үзгәрткәннәр дә. Әлбәттә, тамга сурәтендә кешенең шәхси фикере, аның дөнъяга карашы, фәлсәфәсе дә чагылган. Кызганыч, бу хикмәтләрне әлегә без дөрес итеп аңлый алмыйбыз.
10
Тик тамга үзгәртүнең бер генә чикли торган традициясе сакланган – ничек кенә кеше үз тамгасын үзгәртсә дә, ул нәсел тамгасының төп сурәтен үзгәртә алмаган. Хәзерге заман кешесе тамгаларны үзгәртү традициясен, ысулларын ачык аңлый алса, тамгалар чын мәгънәсендә үзләренең меңъеллык тарихын хәзерге заман кешесенә сөйләп бирер иде.
Тамгаларны өйрәнү, аңлау юлында беренче адым булып аның исемен, атамасын ачыклау тора. Кызганыч ки, замана кешесе аның исемен, атамасын белми, чөнки алар кулланылмаганлыктан, күптән онытылган инде. Шулай да, халкыбызның бу онытылган мирасын яңадан кайтарырга телибез икән, тамгаларның исем-атамасын төрле язмалардан табып, киң катлам укучыга җиткерергә тиешбез. Бигрәк тә сүз катлаулы тамгалар турында бара. Алар, гади тамгаларны үзгәртү нәтиҗәсендә дөньяга тусалар да, һәрберсенең үз исем-атамасы бар.
6
Күренгәнчә, һәрбер тамга үзенә генә хас, кабатланмас сурәте һәм атамасы белән аерылып тора. Шулай булуга да карамастан, байтак тамгаларда шактый охшашлык чагыла, аларны чагыштыру нәтиҗәсендә, тамгалар уртак бер тамырдан түгел микән, дигән фикер туа.
Халкыбыз борын-борын заманнан бирле ай, кояш һәм йолдызларга табынган һәм алар тамгаларда үзенә генә хас чагылыш тапкан. Вакыт үтү белән ай-тамга мөселман халыкларының символына әверелеп, ислам дәүләтләренең гербларында һәм дә байракларында сурәтләнә башлаган. Татарларның дуга, дага, түгәрәк, чүмәлә, урак, кылыч тамгаларын шушы ай һәм кояш тамгаларының бер үзенчәлекле варианты, дип тә фараз йөртеп булыр иде.
1
Татарлар арасында чүмечкә яисә кашыкка охшаган тамгалар бар. Алар да кояш тамгасының бер варианты булгандыр. Чүмеч-тамга төрлечә утыртып та, яткырып та, авыштырып та ясала.
4
Тарак тамга – татарлар арасында киң таралган тамгаларның берсе. Бу тамганың килеп чыгышы риваятьләрдә кешенең профессиясенә бәйләп карала: имештер, тарак тамгалы кеше ат чистартучы яисә ат караучы булырга тиеш. Бу тамга хан тамгалары рәтенә керә һәм хан символы булып исәпләнә. Казан ханы Олы Мөхәммәд, Кырым ханнары Гәрәйләрнең тамгалары бер-берсенә нык охшаган. Шунысы кызык, өч тешле тарак тамгаларны ногайлар хан тамгасы, ә казахлар һәм кыргызлар солтан тамгалары дип атыйлар икән. Бүгенге көндә Украина дәүләтенең гербы да шул ук Кырым ханнары Гәрәйләр тамгасының бер вариантын хәтерләтә.
Т-хәрефенә охшаган тамгалар татарлар арасында шактый киң таралган. Аның килеп чыгышын тамга хуҗасының профессиясе – тимерчелек – белән дә бәйлиләр. Әлбәттә, чүкеч тамгалы һәр кеше тимерче була алмый. Мондый тамга төрле төбәкләрдә төрлечә атала. Бу тамганың сурәте дә төрлечә ясала, йә вертикаль, йә горизонталь, йә авыштырып куела.
Казаяк тамгасы борынгы төркиләр арасында изге итеп исәпләнгән каздан, яисә урманда үсә торган казаяк үсемлегеннән калган булуы ихтимал. Төрле төбәкләрдә бу тамганы да төрлечә атыйлар: чебеш аяк, суер аяк, әтәч аяк тамга.
3
Тәрегә охшаган тамгалар татар, башкорт, кыргыз, казах, ногай, чуваш, магул халыклары арасында киң таралган. Аларның атамалары да төрле халыкта төрлечә.
Свастиканы хәтерләткән тамгалар татарлар арасында шактый очрый. Кайбер галимнәр бу сурәтне очкын чыгара торган чакмага охшата. Тик аларның хачка өстәгән юнәлеше төрле якка карый торган була. Мондый тамгаларны пермь татарлары, истәкләр, башкортлар, мордвалар, магуллар арасында очратып була.
Әлбәттә, китерелгән тамга атамалары һәм сурәт вариантлары чиксез. Татар халкының төрле этнографик группасына караган тамгаларны чагыштырып карасак, халкыбызның этник нигезе бер икәне тулысынча раслана. Татар тамгаларын башкорт, ногай, казах, кырым татарлары тамгалары белән чагыштыру да шул ук нәтиҗәгә китерә.
Татар тамгалары – халкыбызның меңъеллык тарих көзгесе, аны башка милләтләрдән аерып торган үзенчәлекле мирасы, тарихыбызның әлегә чишелмәгән сорауларына җавап бирә торган тылсымлы чыганак та ул! Тамгаларны фәнни яктан тирәнтен өйрәнеп, кардәш төрки халыкларның бу өлкәдәге казанышларын да исәпкә алып, халкыбызга кайтарсак иде! Җиде бабабызны белү традициясе белән бергә, үз тамгабызны да онытмасак, бик яхшы булыр иде кана!
2
7

Теги: Фәйзелхак Ислаев Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру