Тукай - ядкярләрдә
Әһли Хәлиуллин хатыны Камилә апа истәлекләре [1]
Минем картым моннан җиде ел элек үлде. Ул Габдулла белән яшьтәш иде. Кырлайда торганда алар Габдулла белән бергә укыганнар, бергә уйнап йөргәннәр. Габдулла турында ул шулай сөйли иде:
– Габдулла минем иң якын балалык иптәшем иде. Мәктәптә укыганда аның бик кечкенә бер чанасы бар иде. Һәр көн иртә белән китап, Коръәннәрен шул чанасына салып, безнең тәрәзә төбенә килеп «Әһли!» дип кычкыра торган иде ул. Мин йөгереп чыга идем дә, без аның белән бергәләп мәктәпкә китә торган идек. Ул вакыт безнең белән мәктәптә укучылар арасында яшь ягыннан да, гәүдә ягыннан да олырагы булып Мөхәммәтша Сафасы белән Сафиулла Хәбибуллин [2] исәпләнә иделәр. Сафиулланы ул вакытта ук малайлар «Сапи» дип йөриләр иде. Яше зур булуга карамастан, ул үзе сабакны да авыррак укый иде. Зур үсеп, буйга җитеп кечкенә балалар белән бергә укып йөргәнлеге өчен ара-тирә без аннан көлгәли торган идек. Габдулла аны күргән саен бик сузып кына: «Сапиу! Печию! Чиеп, чиеп булдыйму?» – дип кычкыра торган иде. Сапиның аңар ачуы килеп, аны куып йөри торган иде. Сапи тота башлагач, Габдулла миңа килеп ышыклана торган иде. Мин аңар Сапидан тидертми идем. Күп вакыт Габдулла, скамья астына йә бүлмә артына кереп, шул сүзләр белән Сапины үрти торган иде.
Минем картым, солдаттан кайткач, миңа өйләнгәнче Петропавелга [3] эшкә киткән. Шулвакыт Габдулладан аны Казанга үзенә кунакка чакырып хат килгән булган. Картым кайтканчы Габдулла үлгән булган. Картым үлгәнче шуны сөйләп, шуңар бара алмавына үкенеп йөрде. Бервакыт, миңа өйләнгәч, бергәләп Казанга бардык. Шулвакыт картым: «Габдулла исән булса, без аңар керер идек, мин аңар сине күрсәтер идем», – дип катлы-катлы сөйләп йөрде.
Хәким Нигъмәтҗанов [4] истәлекләре [5]
Мин Тукайга караганда яшьрәк булсам да, аның белән бергә уйнадым һәм бервакытта мәктәптә булдым. Мин бик шук идем. Тукай да бик шаян иде. Ләкин ул үзе күп уйнамый, күбрәк балаларны котыртып уйната иде. Бервакыт Сәгъди картның тормышы бик начарланып китте. Зөһрә тәтәй үзе малай тапкач, Тукайга анда тору читенләште. Ул мәктәпкә күчеп тора башлады. Сәгъди картлардан ашарына алып килә алмый иде. Шуңа күрә мәктәптә ач тора иде. Ул вакытта мин бабайларда тора идем. Минем бабай Гыйбадулла исемле булып, авылның бай тормышлы кешесе иде. Мин Габдулланы еш кына бабайларга алып кайтып тамагын туйдырып җибәрә идем. Бабай безне үз янына утыртып чәй эчерә, ашата иде. Бабай ул ат суючы иде. Беркөн ат суйгач, өй казанына тутырып ит салганнар иде. Мин Габдулланы, аш өйгә алып чыгып, печь башына мендереп утырттым да казаннан кисәк-кисәк ит алып аңар бирдем. Ул кулларын пешерә-пешерә аны бик шәпләп ашады. Берничә мәртәбә мин, бабайларның ашау әйберләрен урлап, аның тамагын туйдырып җибәрдем. Беркөнне калага чыгарга дип бабайга борай күмәче пешереп куйганнар иде. Габдулла белән без икәүләп шул күмәчне ашадык. Аны сизделәр. Аның өчен безне ачуланып кына калмадылар, бабай «Габдулла минем калага алып барасы күмәчемне ашап чыккан», дип муллага әйткән. Шуның өчен мулла Габдулланы чакырып ачуланган. Габдулла: «Ул күмәчне миңа Хәким ашатты», – дигән.
Габдулла ул, бераз ашаса, һәрвакыт «мин тук, тук!» дип кикереп йөри иде. Мин аның «Тукай» дигән фамилиясен кайдан алынуын белмим. Ул вакытта ул үзен «Тукай» дип йөртми иде. Мин үземчә әллә шул «Тук, тук» дигән сүздән «Тукай» дип аталып киткәнме икән, дип уйлап йөрим.
Габдулла ул бала вакытыннан ук җыр һәм такмак чыгарырга бик оста иде. Ул вакытта безнең авылда Сабит атлы кешенең берничә кызы бар иде. Аның олы кызы Бәнат, Әсәт исемле бер егет белән йөреп, корсак тутырды. Ләкин Әсәт аңар өйләнмәде, аның сеңлесе Җәмиләне ябыштырып чыгарды. Шуннан соң халык, бигрәк тә бала-чага арасында шул турыда чыгарылган җыр һәм такмак таралды. Минем уемча, ул җыр һәм такмакларны чыгаручы кеше, һичшиксез, Габдулла иде. Ләкин ул аны үзе җырламый иде. Бәлки, үзе чыгаргач, халыкка беленер дә, мине ачуланырлар, дип куркып җырламагандыр. Ләкин минем үземә генә ул бу җыр һәм такмакларны җырлап күрсәтте. Мин аңарчы ул җыр һәм такмакларны бер кешедән дә ишеткәнем юк иде. Шуннан соң ул җыр һәм такмакларны мин балалар алдында җырлап йөри башладым. Шуннан соң ул җыр һәм такмаклар халык арасында таралды.
Ул җыр һәм такмакларның бик азы гына хәзер минем хәтеремдә калганнар. Аның Бәнат авызыннан җырлана торганы шул:
Аклы ситсы күлмәгеңне каралганчы ник кидең,
Алырдай булып йөрмәгәч, саргайтканчы ник сөйдең?
Аннан «Сабит абзыйның бакчасы зирек белән тулгандыр», дип башлана торган такмакның ахыры «Апасы белән йөреп гомер итте, сеңлесен алып көн итте», дип бетәдер иде. Аны кайбер кеше «Апасы белән йөреп мәхрүм итте, Җәмиләсен алып көн итте», дип тә җырлыйлар иде.
Ул җыр һәм такмак озын иде, башкасы хәтердә калмаган.
«Тукай — ядкярләрдә» сәхифәсен Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләде
__________________________________________
1. Камилә Хәлиуллина (1892-1968) – Г.Тукайның Кырлайдагы сабакташы һәм иң якын дусларыннан берсе Әһлиулла Хәлиуллинның (1886-1937) хатыны. Язучы һәм әдәбият галиме М.Гали тарафыннан 1944 елда кириллицада язып алынган әлеге истәлекләр хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана: 9 ф., 4 тасв., 55 сак. берәмлеге. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә басыла.
2. Сафиулла Хәбибуллин (1884-?) – Кырлай авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы.
3. Петропавел (Кызылъяр) – Казакъстандагы шәһәр.
4. Хәким Нигъмәтҗанов (1889-?) – Кырлай авылы кешесе, Г.Тукайның замандашы. Язучы һәм әдәбият галиме М.Гали тарафыннан 1944 елда кириллицада язып алынган әлеге истәлек хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана: 9 ф., 4 тасв., 55 сак. берәмлеге. Текст шуннан алынды һәм беренче тапкыр басыла.
5. Авыл халкы бу кешенең сүзенә критическирәк карарга киңәш бирделәр. Ара-тирә аның юкны бар итеп сөйләү гадәте дә бар икән. – М.Г.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА