Журнал «Безнең мирас»

Тукай - ядкярләрдә

Татар халык шагыйре Габдулла (Габдуллаҗан) Мөхәммәтгариф улы Тукай (1886-1913) турында истәлекләр аның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсен тәшкил итә. Аларны барлау-туплау, матбугатта бастыру һәм аерым китап итеп нәшер итү юнәлешендә максатчан эш, шагыйрь вафатыннан соң башлап, хәзергә кадәр дәвам иттерелә. Әмма бу хосуста ирешелгән казанышлар белән бергә башкарыласылары да байтак. Чөнки, мәгълүм булганча, күп кенә чыганаклар үз вакытында хаким идеология таләпләре нигезендә шактый «эшкәртелгән» рәвештә дөнья күргәннәр, ә байтагы, кызганыч ки, һаман хәзерге укучыга билгесез булып кала килә.


Г.Тукай турында истәлекләр аерым җыентык рәвешендә беренче тапкыр Сәгыйт Исәнбаев тарафыннан төзелеп, «Тукай турында замандашлары: Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы» [1] исеме белән 1960 елда нәшер ителә. Анда шагыйрьнең «туганнары, бергә эшләгән каләмдәшләре, авылдашлары, дус-ишләре, белеш һәм танышлары тарафыннан язылган истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр» [2] тупланган. Материаллар, нигездә, Октябрь түнтәрелешенә кадәрге татар вакытлы матбугатыннан һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты (хәзерге Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге) тупланмасыннан алынганнар. Алар, төзүче үзе аңлатканча, язылу датасына карап түгел, шагыйрьнең биографик хронологиясе буенча урнаштырылган.


Җыентыкта барлыгы 52 берәмлек истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында [3] бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәҗит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (1893-1931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (1888-1937) 6 шигыре урын алган.


1976 елда Ибраһим Нуруллин һәм Риф Якупов (1940-2011) төзегән «Тукай турында хатирәләр» дигән җыентык дөнья күрде3. Аны әзерләгәндә, кереш сүздә әйтелгәнчә, ике принципка нигезләнеп эш ителгән: «Беренчесе: китап Тукайның тормыш юлын теге яки бу дәрәҗәдә тулы итеп күз алдына бастырсын, биографиясенең барлык чорларын да тиешле пропорциядә чагылдырсын» [4]. «Икенчесе: истәлек ышанычлы булсын, фактлардан бик үк читкә китмәсен, тормыш детальләренә бай булсын, шагыйрьнең җанлы сурәтен күз алдына бастыра алсын» [5]. Истәлекләрнең 1917 елга кадәргеләренә өстенлек бирелсә дә, шагыйрьнең тууына илле, алтмыш, җитмеш, сиксән ел тулу уңаеннан язылганнары шулай ук игътибар үзәгенә алынган. Текстларда куелган сынык җәяләр эченә алынган өч нокта мәсьәләсенә килгәндә исә, ул «сызылган урыннарның күпчелеге жанр сафлыгын саклау һәм кабатлаулардан котылу өчен эшләнде» [6], дип аңлатыла.


Җыентыкта тупланган 33 истәлекнең 21е элекке басмада дөнья күргән. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3се кулъязмадан, 5се төрле көндәлек матбугаттан, 2се сайланма әсәрләрдән алынган. Я.Морадиның «Тукаев Уральскида» дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган.


Шул ук авторлар 1986 елда «Тукай турында истәлекләр» исемле икенче җыентык та әзерләп нәшер итте [7]. Күләмне арттыру һәм эчтәлекне яхшырту юнәлешендә башкарылган «бусына элеккеге ике китапта урын алган истәлекләрнең барысы да дип әйтерлек кереп бетү белән бергә, вакытлы матбугат һәм архивтан алынып, дистәдән артык материал» [8] өстәлеп, ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан – 10, сайланма әсәрләрдән – 2, җыентыктан – 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар, нишләптер, анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына, югыйсә. Шунысын да билгеләп үтү урынлы: әлеге соңгы ике җыентыкта искәрмә-аңлатмалар шактый баетылган.


Бу җыентыклар гәрчә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүдә мәгълүм роль уйнасалар да, кызганыч ки, алар шул чор хаким идеология кысалары нигезендә төзелгәннәр. Шул сәбәпле аларга, беренчедән, үз вакытында көндәлек матбугатта дөнья күргән бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка төрле чыганаклар кертелмәгән. Мәсәлән, «халык дошманы», «эмигрант», «динче» кебек ярлыклар тагылган Муса Бигиев, Гаяз Исхакый, Габделбарый Баттал, Мөхәммәтфуад Туктаров, Мөхәммәтсафа Баязитов, хәтта, иҗтимагый-сәяси афәтләрдән котылып калган Ш.Мөхәммәдъяров һәм башка шәхесләрнең язмалары шундыйлардан. Ул җыентыкларда инде акланганнардан, мәсәлән, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатын беренчеләрдән булып фәнни нигездә өйрәнгән Җәмалетдин Вәлидинең дә бары бер генә истәлеге урын алган, янә дүрт-биш мәкаләсе, нигәдер, игътибардан «читтә» калган.


Шагыйрьнең җеназа мәрасимен яктырткан язмаларның да бер-икесе генә хәзерге заман укучысына мәгълүм. Ә бит алар берничә. Дөрес, табигый ки, аларда кабатланулар да бар, шул ук вакытта бер-берсен тулыландыра торган фактлар да юк түгел.


Икенчедән, югарыда телгә алынган җыентыкларга кергән материалларның байтагы шактый кыскартылган. Кайвакытта андый урыннарны күрсәтү яки билгеләп үтү кирәк дип табылмаган. Алай гына да түгел, сүзләр үзгәртелү, текстлар редакцияләнү күренешләре дә күзәтелә.
Үткән елда безнең тарафтан әзерләнгән 2 том күләмендәге «Тукай – ядкярләрдә» дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәҗрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып һаман киң гавам укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды.


Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу җыентыкка кайберләре генә кертелде. Чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак булганга күрә, шушы юлны сайларга туры килде.


Әлеге җыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланды. Шуларның 599 берәмлеге гарәп хәрефендәге чыганаклардан гамәлдәге татар алфавитына беренче мәртәбә күчерелеп, биредә урнаштырылды.


Җыентыкка кертелгән аерым истәлек-хатирәләрне журнал укучыларының игътибарына да тәкъим итәбез.


_____________________________________


1. Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы / Төзүчесе һәм текстларны әзерләүче Сәгыйт Исәнбай. Г.Халит редакциясендә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 296 б.
2. Күрс. хезм. – Б.4.
3. Тукай турында хатирәләр / Төзүчеләр һәм текстларга аңлатма бирүчеләр: Ибраһим Нуруллин, Риф Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 191 б.
4. Нуруллин И., Якупов Р. Хатирәләр турында берничә сүз / И.Нуруллин, Р.Якупов // Тукай турында хатирәләр... – Б.3.
5. Күрс. хезм. – Б.4.
6. Күрс. хезм. – Б.3.
7. Тукай турында истәлекләр / Җыентыкны төзүчеләр һәм искәрмәләрне әзерләүчеләр Ибраһим Нуруллин, Риф Якупов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 256 б.
8. Нуруллин И. Кыйммәтле хәзинә / И.Нурулин // Тукай турында истәлекләр... – Б.6.

Теги: Җәүдәт Миңнуллин Рәмил Исламов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру