Журнал «Безнең мирас»

Тукайның ачулануында мәрхәмәт бар

Төркиядә яшәүче «Казан төркиләренең мәдәни һәм бердәмлек оешмасы» органы булган, 1970- 1980 нче елларда Әнкара, Истанбул шәһәрләрендә чыгып килгән фәнни-популяр, әдәби һәм мәдәни юнәлешле «Казан» («Kazan») журналында Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормышына зур урын бирелгән. Милләттәшебез – сәүдәгәр һәм эшмәкәр, төрек автомобиль сәнәгатенә нигез салучыларның берсе, Төркиядә беренче тапкыр «Мерседес Бенц» филиалын ачучы һәм аның җитәкчесе Әхмәтвәли Мәңгәрнең (1891-1978) тырышлыгы һәм матди ярдәме белән дөнья күргән бу журналда төрле елларда татарның гына түгел, бөтен төрки кавемнең олуг шагыйре итеп танылган Тукайның тормышын, әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеген яктыртуга багышланган язмалар урын алган, шигырьләре, поэмалары татар һәм төрек телләрендә басылып чыккан. Билгеле татар-төрек галимнәре Надир Дәүләт һәм Әхмәт Тимер, җәмәгать эшлеклесе Хөсәен Габдүш, Наилә Бинарк һ.б.-ларның язмалары аша төрки халыклар Тукай шәхесе, аның иҗаты белән танышканнар. Игътибарыгызга шундый язмаларның берсен – Әхмәт Тимернең «Казан» журналының 1973 елгы 10 нчы санында дөнья күргән мәкаләсен тәкъдим итәбез. Мәкаләнең журналдагы исеме – «Габдулла Тукай (1886-1913)».

 

Казан шагыйре Габдулла Тукай – 27 еллык кыска гомерендә әдәбият аланында бик күп әсәрләр калдырган, Казанда гына түгел, төркиләр яшәгән бүтән өлкәләрдә дә яхшы танылган бөек шагыйребез. Ул үзенең күңеле һәм милли шигырләре белән халкының hәр сыйныфына үтеп керде, сөелде һәм тәэсир итте. Габдулла Тукай бу яктан яшьлек шагыйре буларак аерылып тора.

 

Габдулла Тукай хакында хәзергә кадәр күп мәкаләләр язылган, күп сүзләр әйтелгән, әлбәттә, алар моннан соң да язылачак һәм әйтеләчәктер. Милли гореф-гадәтләребез нигездә шул рәвешле саклана. Шуңа күрә дә бөек шәхесләребезнең туган һәм үлгән көннәрен искә алу, тормышлары һәм милләт өчен эшләгән эшләре турында сөйләшү безнең бурычыбыз булырга тиеш.

 

Габдулла Тукайның 27 яшьлек тормышы турында түбәндәгеләр билгеле:

 

1886 елда туган Габдулла Тукайның 5 айлык вакытта әтисе, 2 яшендә1 әнисе үлә. Аннан соң әбисенең тәрбиясендә кала, аннары, кулдан-кулга йөреп, кабат бабасы янына кайта. Тагын берничә балалык еллары узгач, 1895 елда, 9 яшь тулганнан соң, аны әтисенең апасы янына Җаек шәһәренә җибәрәләр. Габдулла Тукай монда иске ысуллы мәдрәсәне дәвам итә, ул заманның мәдрәсә гыйлемен өйрәнә. Мәдрәсәдә иң тырыш укучыларның берсе булып таныла, мәдрәсә укытучысы Мотыйгулла хәзрәткә килгән «Тәрҗеман», «Шәрык» һәм «Тәраблис» газеталарын дикъкать белән күзәтеп бара.

 

Бу вакытта Мотыйгулла хәзрәтнең углы Камил Мотыйгый Мисырда укып кайта. Габдулла Тукай аның белән якын дуслашып китә, өйләренә бик еш кунакка килә. Тукай госманлы төрек һәм гарәп әдәбияты турында ныклы белемгә ия булган Камил Мотыйгыйдан бик күп мәгълүмат ала, ул алып кайткан төрек һәм гарәп журналларын, газеталарын укый, аның башкаруында җырлар тыңлый.

 

1905 елда Камил Мотыйгый «Фикер» газетасын бастыра башлагач, Габдулла Тукай типографиягә мөрәттиб (хәреф җыючы) булып урнаша. Берникадәр вакыттан соң ул мосаххих (корректор) була. Габдулла Тукайның беренче шигырьләре шул вакытта язылган.

 

«Фикер» газетасы туктап торганда, аның урынына 1906 елда «Әлгасрелҗәдид» журналы чыга башлый. Тукай бу журналның даими авторларыннан берсе була. Аның 12 шигыре әлеге журналның 12 санында басылып чыга. Габдулла Тукайның бу заманга кадәрге шигырьләре гомумтөрки язма телендә язылып, ул хәзерге Казан диалектында, хәзерге татар әдәби телендә яза башлаган иде.

 

Камил Мотыйгый өченче басмасын – «Уклар» дип аталган көлке журналын чыгаруга керешә, Габдулла Тукай биредә дә әсәрләрен бастыра башлый. Монда ул үзенең сатирик шигырьләре белән дан казана. Күрәсең, ул чорда журналлар һәм газеталар кыска гомерле булган, берсе ябылган, икенчесе чыга башлаган. Россия хакимияте аз гына сәбәпләр аркасында газета-журналларны ябарга тырышкан.

 

Габдулла Тукай бу вакытта бөтен Идел буена танылган шагыйрь булып җиткән. Оренбургта чыккан «Вакыт» газетасы, олылап, кардәшен үзенә эшкә чакыра, наширлар ул вакытка кадәр язылган шигырьләрен китап итеп бастыруны үзләренә зур мәртәбә саныйлар.

 

Габдулла Тукай 1907 елда, 21 яшендә, хәрби хезмәткә каралу өчен, Казан шәһәренә кайта һәм анда берничә көнгә тоткарлана. Авыруы аркасында хәрби хезмәттән азат ителгәч, ул бөтенләйгә Казанга кайтып урнаша.

 

Казанга килү Габдулла Тукайда зур тәэсир калдыра һәм ул бу вакыйганы үзенең мәшһүр «Пар ат» шигырендә бәян итә. [...]

 

Казанда ул китап итеп бастырылачак шигъри җыентыгын төзәтү белән шөгыльләнә һәм мәдрәсәдә укучы яшьләр өчен чыгарылган «Әл-Ислах» газетасында эшли. Ләкин Тукайның тормышы авыр була, шуңа да ул, акча эшләү өчен, төрле китап чыгару нәшриятларына эшкә урнаша.

 

1908 елда Галиәсгар Камалның «Яшен» исемле юмор журналы чыга башлый һәм Габдулла Тукай да бу эшкә кушыла. Ләкин журнал шулай ук тиз ябыла да. 1910 елда «Ялт-Йолт» журналы чыга башлый. Габдулла Тукай гомеренең ахырына кадәр әлеге журналда һәм 1912 елда Казанда чыга башлаган «Кояш» газетасында эшли. Моннан тыш, аның җитди шигырьләре «Вакыт» газетасында, «Шура» һәм «Аң» журналларында басылган.

 

Авылда ярлылыкта үскән Габдулла Тукай Казанга зур өметләр белән килсә дә, гомеренең ахырына кадәр ярлылыктан котыла алмаган. Шуңа күрә ул төрки халыклар яшәгән башка өлкәләргә бара алмаган һәм бик күп мәдәни өстенлекләрдән мәхрүм калган. Бу тормыш аның сәламәтлеген «кимерә», туберкулез авыруы әкрен-әкрен үлемен якынайта. 1912 елда, дуслары кушуы буенча, ул Троицк шәһәренә кымыз белән дәваланырга бара. Ләкин моның бик файдасы булмый һәм, бер елдан соң, 1913 елның 15 апрелендә 27 яшендә ул күзләрен мәңгелеккә йома.

 

 

***

Габдулла Тукай Казан һәм аның тирәсен (Казан артын) тулы мәгънәсе илә күтәргән бер шагыйрь иде. Ул шигырьләре белән милләтчелек идеалларын ачып бирергә тырышты. Казан артын, аның дини һәм милли тойгыларын, модерн калыбына салып һәм тагын да гүзәлләштереп, халыкка тәкъдим итте. Аннан соңра күрелгән милли көрәш һәм пассив мөкавәмәтнең (каршы тору) куәтләнүендә Тукайның йогынтысы бик көчле булган. Иң башта аның шигырьләре аша милли  вә дини хисләр иң кечкенә авылларга вә мәктәп почмакларына барып ирешкән, балаларның йөрәкләренә үтеп кергән.

 

Хиссият һәм әдәбият белеме күзлегеннән тикшергәч, Габдулла Тукайда мондый үзенчәлекләрне күрергә мөмкин.

 

Тукай – Казан иленең иң көчле романтик-лирик шагыйре. Ул бу яктан классик бер шагыйрьдер. Күренгәнчә, лирик шигырьләр күз уңында тотылган әсас – гүзәллек, ихласлык, бу исә Тукайда тулы мәгънәсе илә бар.

 

Тукайның бөтен шигырьләрендә аның шәхсияте, яңа Тукайлыгы ачык бер шәкелдә күренә. Әдәбиятта романтизм агымының әсас кагыйдәләреннән берсе дә шулдыр.

 

Габдулла Тукайның тел өслүбендәге аһәң (гармония), вәзен (ритм) һәм кафия (рифма) коры вә ясалма түгел, бәлки, рухтан һәм калебтән килгән бер хосусияте билгеседер.

 

Тукайның фантазиясе дә, фикере вә хисе кебек, бай һәм актив (хәрәкәтчән). Ул – сизгер, нечкә хисле бер шагыйрь. Тукайның яшендә – көлү, көлүендә күз яшьләре бар, ачулануында – мәрхәмәт, ләгънәтендә шәфкать бар.

 

Тукай, иң беренче чиратта, бер хис шагыйре булу белән бәрабәр. Ул фикер җәһәтеннән дә куәтледер. Икенче бер мәшһүр шагыйребездән Дәрдемәнд белән Тукайны бу яктан чагыштырсак, шуны әйтә алабыз: Дәрдемәндтә фикерләр хис илә бизәлгән, Тукайда хисләр фикерләр илә бизәлгән.

 

Тукай Идел буе әдәбиятында, мөгаен, иң беренче буларак, сатира шигърияте ишеген ачкан һәм бу юлда бик гүзәл үрнәкләр биргән.

 

Тукай, халык әдәбиятыннан һәм чит телләрдән дә файдаланып, балалар, мәктәп һәм уку китаплары өчен дә, тел һәм тасвир ягыннан бик күп гүзәл шигырьләр калдырды. Шулай итеп, мәктәпләрнең үсешендә аның роле бик зур. Балалар һәм мәктәп өчен язганнарының барысы да диярлек – милли һәм дини шигырьләр.

 

Сүзләремнең ахырында мәрхүм укытучыбыз профессор Рәшит Рәхмәти Аратның Тукай һәм халкыбызның кадерен күрсәтүче берничә гыйбарәсен кабатлап китерәм: «Габдулла Тукай ата-аналар һәм балалар арасындагы табигый бәйләнеш ягында, ул олылар белән яшьләр арасында тәртипне ныгыта һәм һәр ике якның да яхшы һәм начар якларын бер өслүбтә аңлата. Габдулла Тукай мәктәп программаларына да кертелгән, шулай ук көндәлек тормышта да зур әһәмияткә ия. Шигъри юллары бик иртә афоризмнар рәвешендә мәкальләр булып киткәннәр. Габдулла Тукай әсәрләренең төпләнмәләре яки аерым шигырьләре мәмләкәт эчендә һәм тышында кабат-кабат басылуы һәм әлеге әсәрләрнең күчермәләре һәр төрки йортында саклануының сәбәбе – бу аның үзенчәлеге. Тукай – бер ятим халыкның үксез калган бер шагыйре. Араларындагы иң мөһим охшашлык – икесенең дә үз язмышлары белән идарә итү өчен бертуктамый өйрәнүләре, читтән ярдәм алу мөмкинлеге булмаганлыктан, ялгыз бер үзенә ышанулары [...]».

 

 

Кереш мәкалә һәм текстны басмага Ләлә Мортазина әзерләде.

"Безнең мирас". - 2023. - №4. - Б. 12-15. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру