Туган йорт
Быел туган йортны яңарттык. Мәшәкәте күп булды: кәкре-бөкре калын идән такталарын кубарып, бер-берсенә кереп кенә утыра торганнарын җәйдек. Искеләрен сүткән чакта, идән астына күз салдым. Зал ягында – баз. Әти шунда агач яшникләр куеп, бакчадан җыйган алмаларны саклый торган иде. Аларның хуш исен әле дә онытасым юк! Иң гаҗәпсендергәне шул булды: идән астында, бер почмакта кечкенә генә уенчык машина аунап ята. Зур тизлек белән барган җиреннән, кинәт кенә һәлакәткә юлыкканмыни! Балачакта машиналар белән уйнарга ярата идем шул. Димәк, бу уенчык машина да инде ярты гасыр, әнә шулай әйләнгән хәлендә, идән астында караңгыда яткан...
-Нигезең нык, абзый, – диде идән җәюче балта остасы, үзебезнең авыл егете, – черегән җире күренми...
– Минем гомергә җитәр әле! – дигән булдым мин.
Мин һәрчак: «Әле дә ярый әни исән!» – дип уйлап куям. Йортны, нигездә, аның өчен яңартабыз. Картайган көнендә яхшы өйдә яшәсен, мәңгелеккә күчкәндә дә халык: «Мул тормышта яшәгән икән бу карчык!» – дисеннәр...
Без – дүрт бала. Бишенчебез... тугач, өч айдан соң үлгән. Нидән үлгәнен беркем дә белми. Бик матур бала булган, күз тигән, диделәр. Барыбызны да берләштереп торган иң нечкә җеп, өзелергә тора. Әни ул турыда уйламый да, уйлыйсы да килми. Ул шушы тормышка ябышкан, шуңа береккән, аңа рәхәт монда.
Әнинең беркая да китәсе килми. Юкса, ветеран хатыны буларак, каладан фатир да бирделәр үзенә. Алып бардык без аны анда, тугызынчы катка хәтле алып мендек, ләкин шул дәүләт биргән фатирында, көч-хәл белән ике сәгать кенә утыра алды. «Улым, алып кайт син мине, тотма монда, үлсәм, үз йортымда гына үлим!» – диде. Аңладым: авылдан гомер китәчәк түгел әни!
Туган йортын, туган ягын сагыну хисе генә түгел, монда үз-үзеңне саклау инстинкты да өстенлек итә, күрәсең. Гомер буе авылда яшәп, авыл суын эчеп үскән карт кешеләр, авылдан балалары янына китеп, калада яши башлауга ук, нигәдер, бик тиз сүнә. Таш кала аларны һәм, киресенчә, алар таш каланы кабул итә алмый – керсез җаннарына тынгы таба алмыйча, чәчәк кебек сулалар. Минем әни, Аллага шөкер, әлегә исән, сәламәтлегеннән башка бернигә дә зарланмый. Әнә ул, Ходай биргән гомеренә сөенә-сөенә, көн-төн плитә янында кайнаша. Бүген ул кыстыбый пешерә. Минем кыстыбый тышын яратканымны яхшы белә, көйгәнен бигрәк тә! Беренчесен, әллә ашыгып, әллә махсус көйдереп ала да: «Мә, улым, ашый тор, бусы көеп китте әле!» – дип шул кыстыбый тышын алдыма китереп куя. Мин исә сөенәсе урынга, нигәдер елыйм, әнидән күз яшьләремне яшереп, тын гына елыйм...
Әти кайчак: «Мин үлгәч кемгә калыр инде бу йорт, кем карар аны!?» – дия иде. «Миңа калыр, мин карармын!» – дигәч, ул: «Китчәле, мыхамур!» – дип кул гына селти иде. Ул, ялкаулыгы чиктән ашкан, бер күзе белән авылга карап сокланса, икенчесе белән кала ягына караган, мәхәббәт шигырьләре язып, Мәҗнүн исемен алырга йөргән шагыйрь малаена әллә ни зур ышаныч багламагандыр да, билгеле. Хәзерге йортыбыз әти яшәгән йорттан күпкә матуррак, әйбәтрәк булып күренсә дә, аны үткәнгесе белән чагыштырып булмый, әлбәттә.
Бу йортта һәрчак тормыш кайнап торды. Әти дә, әни дә – яшь. Без – балалар – барыбыз бергә. Күңелле чак. Бервакыт шау чәчәктә утырган шомырт янында җыйнаулашып фотога төштек. Әти, әни, ике апам, абый, Сәрвәр тәтә һәм мин. Йорт эчендә ремонт беткәч, мин шул фотоны түргә элеп куйдым. Эләрлек тә шул: яшь чак, матур чак! Ә мин – төпчек малай, бөтенләй сабый бала (башыма кәләпүш кидергәннәр!), нәүмиз генә шау чәчәккә баткан язгы бакчага карап утырам...
Йортның төп бурасын кайчандыр урыс авылыннан сатып алып кайтканнар. Өйнең тышкы ягын сайдинг белән төргәндә, иске такталарын, сүтәргә туры килде. Шуны сүткәндә дини китапларга тап булдык, алар бура белән такта арасына кыстырылган иде. Гарәпчә язылган бу борынгы китапларның саргайган кәгазь битләре кара тузанга баткан, бер күчкә оешып укмашкан иде. Система дини китапларны өнәмәде, алар ачыктан-ачык тыелмасалар да, аларны күздән ераграк тотарга туры килде.
Әтием кырыс холыклы булса да, алдынгы карашлы кеше иде. Беренче эш итеп ул өй каршында җәйге «кухня» салдырды. Җәй айларында өйгә кунарга гына керәбез, ә көндезен ашау-эчү шунда уза, өстәлдәге самавыр һәрчак кайнап тора. Телевизор антеннасы баганасын авылда да беренче булып әти куйдырды. Ул антеннаны түбә башына күтәреп куяр өчен ярты авыл кешесе җыйналды...
Мин – бәхетле кеше. Туган авылым, йортым, нигезем бар. Бу бәхет бөтен кешегә дә тәтеми. Әгәр дә әтием сугыштан исән кайтмаган булса, без дүрт бала бу дөньяга килмәгән дә булыр идек.
Кайчандыр нигезебезнең хуҗасы булып безнең бабай торган. Фамилиябез дә аның исеменнән килә. Эшчән, тырыш һәм шулай ук бик кырыс кеше булган, диләр аны. Ярлы яшәмәгән, элеккеге бәя белән банкта биш мең алтын акчасы булган. Ул аны ашлык һәм иген, алма сатып җыйган. Властька Керенский җитәкләгән вакытлы хөкүмәт менеп утыргач, ул акчалар янган. Хәлле, әйбәт яшәгән кешеләрне совет заманында кулак итеп күргәннәр, әмма бабайны «кулак» дип гаепли алмаганнар. Акыллы һәм сак кеше булган, дип уйлыйм аның хакында. Патша заманында ничек хәлле яшәсә, колхоз чорында да югалып калмаган ул, мул яшәгән. Тирә-якны, табигатьне яраткан – йорт артында гына алма бакчасы, агачлык. Авылда аның исеме белән бер чишмә, бер күпер атамасы да булган...
Сугышны узган әти, нигәдер, авылына кайтырга ашыкмаган. Сугышка хәтле ул, Ферганә каналы төзегәннән соң, Әндиҗанда (Үзбәкстан) яшәгән, анда сәүдә эшендә йөргән, сугышны узгач, Әндиҗанга барып, бар булган байлыгын кире алып кайткан. Сәүдәгәр яһүд аны Әндиҗанда калырга, хәерче Рәсәйгә кайтмаска үгетләп караган, ләкин әти аны тыңламаган, берникадәр яшәгәннән соң, кабат туган җиренә әйләнеп кайткан. Сәбәбе: җирсү һәм әнисен сагыну.
Әтисен бөтенләй белми ул. Бабай Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак була, шул сәбәпле әтинең әнисе өч яшь бала белән тол кала: ике кыз (әтинең апалары) һәм әти үзе. Әнисе өч бала белән Мөхәммәткәрим атлы бер авыл мужигына кияүгә чыга. Аңардан ул тагын бер кыз бала таба. Ул кыз бала да кияүгә чыгып, күп бала табарга өлгерә. Ләкин әбинең генә (әтинең әнисе) гомере артык озын булмый, ул, йөрәк ревматизмыннан чирләп, үлеп китә. Әтигә кабат авылдан китү мөмкинлеге ачыла. Ләкин ул китмичә кала. «Казанга китү мөмкинлеге бар иде, ләкин авылны ташлыйсым, бабам үстергән талларны калдырып китәсем килмәде. Кая гына китсәм дә, миңа рәнҗеп ятарлар төсле тоелды!» – дип аңлатты ул авылда калуын. Бер карасаң, нәрсә соң инде ул тал?! Талны аны хәзер агачка да санамыйлар, чүп үләненә тиңлиләр. Аңардан йорт та, бура да салып булмый, мунча миченә яксаң да, артык җылысы чыкмый. Тал агачы белән мунчаны җылытыр өчен, бер арба коры утын ягарга кирәк. Күрәсең, ул талны ниндидер төзү материалы итеп түгел, ә җан иясе рәвешендә күргән. Урман булып, таллар гына түгел, төрле-төрле агачлар үсә безнең бакча артында: шомырттыр, карамадыр, юкәдер, өянкедер...
«Төрлесенең холкы төрлечә, һәркайсы белән аерым телдә сөйләшәм мин!» – дия торган иде әти.
Утыз яшен тутырган, сугыш афәтен кичергән фронтовик, ялгыз яшәүдән туеп, төп нигезгә әнине алып кайта. Әнине клубтан театр карап утырганда дәшеп чыгаралар. Сугыштан соң кызлар күп, җүнле ирләр, егетләр аз, әтигә бик күп кешене димләп карыйлар, ләкин әти инде бер генә кызга күз салган була. Туганнарына: «Алсам, Анияне генә алам, алмасам, беркемне дә алмыйм, авылдан китәм!» – дип үз таләбен куйган әти шул рәвешле әнигә өйләнә. Ләкин аларга төп нигезгә кайтып төпләнгәнче, авылдан авылга күченеп, берничә йорт алыштырырга туры килә. Бу йөрүләр әтинең эш урыны белән бәйле була. Шуңар күрә ике апам да, абыем да төрле җирдә туалар, бер мин генә шушы йортта туганмын. Бары тик әти үзенең туган колхозына рәис булып эшкә кайткач кына, безнең гаилә, ниһаять, бик озакка шушы нигездә төпләнеп кала...
Әти картаеп үлде. Туксан өч яшендә. Үләре алдыннан бер ике-өч ай элек әти: «Йортны сатып, акчасын банкка салып куярга кирәк!» – дип саташты. Үз гомерендә шактый күп тормыш нужалары күрүгә дә карамастан, бәхетле кеше, дип саныйм. Үләсен аңламыйча һәм белмичә китеп барды ул бу якты дөньядан...
Авыл йорты – ул үзе бер дөнья. Ул яңа гына дөньяга килгән бала өчен аягына басып, үсеп җиткәнче гаҗәеп сер булып кала. Ниндидер бер хикмәти сер – илаһи тарту көче бар авыл йортында!
Татар авылларының күбесе кечкенә инеш һәм чишмә тирәсендә урнашкан, шуңар күрә дә безнең урамнарыбыз «керәле-чыгалы», алар тигез бер яссылыкта урнашмаган. Инеш-елга кайсы якка акса, урамнарыбыз да шул тарафка таба үскән. Тартылып торган өчпочмакны хәтерләткән татар «хутыр»лары тар ягы белән урамга карап тора. Әйтерсең лә йортлар кеше күзеннән качырып салынган, биек коймалар артында яшеллек эчендә яшерелгән. Бездә җәй кыска, кыш шактый озын. Өй тәрәзәләре кояш ягына карап тора. Сәбәбе гади: кояш җылысы күбрәк керсә – өй һәрчак җылы торган...
Авылда алты почмаклы йортларга караганда дүрт почмаклылары күбрәк. Нарат бурадан салынган өй каршында чолан ясап куялар, өйгә кергәндә болдыр аркылы керәсең. Өйнең шулай ук түр ягы һәм чарлагы да бар. Җәен үстергән бәрәңгене салыр һәм саклар өчен, җир казып, идән асты ясап калдыралар. Без – балалар бик шаулагач-котырышкач, әни: «Бик шауламагыз, шауласагыз, идән астына ябып куям!» – дип куркыта торган иде. Ә ул идән асты безнең өчен, чынлап та, иң куркыныч һәм иң шомлы урыннарның берсе булып тоела иде. Әгәр дә олылар берәребезне, бәрәңге алырга дип, идән астына төшереп җибәрсә, без тын да алмыйча, куркышып, аның шуннан исән-имин менгәнен көтеп утыра идек. Өйдә тагын бер шундый куркыныч урын бар, ул мич артында ясалган кечкенә төнлек. Ул көндезен дә, кичен дә гел караңгы килеш тора, җил-давылда гүли, безнең уйлавыбызча, анда ниндидер куркыныч җеннәр, йорт ияләре йөри, аксак тәпиләре белән бертуктаусыз шыпырдашалар...
Йорт ияләре, дигәннән... Мин үзем андый «җан» ияләренең барлыгына бигүк ышанып бетмәсәм дә, нигәдер шуңар ышанасы да килә. Халык сөйләве буенча, һәрбер өйдә йорт иясе бар. Кем соң ул йорт иясе? Бармы ул? Булса, ни кыяфәтле ул? Идән астын яраткан, идән астында яшәп, төн урталарында чыгып, шыпыр-шыпыр, өй эчендә йөри торган мәхлукны бездә йорт иясе диләр. Йорт иясе төрле җенестә һәм төрле кыяфәттә булырга мөмкин. Төрле халыкта төрлечә, ягъни. Бездә аны Бабакай, диләр. Без аны кечкенә, карыш буйлы, озын ак сакаллы, ак чәчле, кеше сымак киенгән бер карт кеше итеп күз алдына китерәбез. Йорт иясе, билгеле ки, халык юравы буенча өйне төрле бәла-казалардан, афәтләрдән саклый. Ут казасы буласы булса, ул төне буе йокламыйча йөреп чыга, тыныч кына йоклап яткан кешеләрне аякларыннан тартып уята башлый, тавышлана...
Мин аның барлыгын сизәм. Бездә яшәвен, бездә булуын телим. Аны беркайчан да онытмыйм: шәһәргә китәр алдыннан ашарына нәрсә булса да куеп калдырам. Сакласын йортны! Йортның рухын, иминлеген сакласын!
Борын заманнарда авыл йортларында агач сәкедән һәм тимер казан куелган олы мичтән ары артык нәрсә булмаган, өй эче буш һәм иркен торган. Күрәсең, бу авыл халкының ярлылыгыннан һәм шулай ук аның тыйнаклыгыннан да киләдер.
Түр ягы – ир ягы булып саналган. Монда хатын-кызга урын табылмаган. Хатын-кыз күбрәк почмак якта яшәгән. Түр якта тәрәзәләр күп булу сәбәпле, монда почмак ягына караганда, шактый якты һәм иркен булган. Түр ягында күп вакытны йортның хуҗасы һәм аның олы яшьтәге ир балалары уздырган. Түр якның дәрәҗәсе башкаларга караганда югары булган, ул еш бизәлгән, һәрвакыт чиста, пөхтә торган, монда гаиләгә кагылышлы төрле кыйммәтле әйберләр сакланган. Өйгә килгән кадерле кунакны да иң элек түр ягына чакыра торган булганнар. Безнең түр як гомер буе әти белән әни бүлмәсе булды, ул якка без күп очракта әтидән рөхсәт сорап кына керә идек...
Татар йортының иң күркәм әйберсе булып мич саналган. Акшарланган ап-ак мич. Мич йорт хуҗаларын ашаткан да, җылыткан да. Мичнең ничек салынуына, аның кайсы якка авышуына карап, бүлмәләрнең торышы да үзгәргән. Элеккеге авыл мичләренә хәзер инде ясин чыгарга гына калды, авыл җиренә зәңгәр ягулык, ягъни газ килеп керү белән аларны заманча ясалган тимер мичләр алыштырды. Өйдә ак мичкә урын калмады, аның дәрәҗәсе төште һәм хәҗәте дә калмады. Утын-күмер, паровой белән ягу бетте, хәзер кая да шул газ! Газ гына бетмәсен инде! Газ бетсә, элеккеге ак мичләр кабат исебезгә килеп төшәчәк бит!
Авыл миче безнең өчен бер зур җан иясе булып тоела иде. Мичнең, әгәр дә игътибар итсәк, башы да, йөзе дә, авызы да, хәтта кашы да (мич сыры) бар. Кыскасы, кеше кебек ул – алды да, арты да үз урынында. Мичнең аның кеше кебек үк җаны да бар. Тартмаган мич авыру карчыкны хәтерләтә, ул авыр яна, кире тартып, өйгә төтен кертә, андый мичнең морҗасыннан кара сыек төтен генә пыскып тора. Аның җылысы да, бәрәкәте дә юк. Яхшы мич (аны таза ир-ат дип уйлыйк!), гөрләп-шаулап яна, мичкә салган утыннары да шыртлап-шартлап, очкыннар атып яна. Андый мич янында җылы да, күңелле дә, – тәнгә сихәт, җанга рухи көч иңә...
Мич торган урында кечкенә генә аралык кала – аны йә чәчәкле чаршау, йә бүлмә тактасы белән бүлеп куялар. Бездә аны почмак як дип атыйлар. Шул якта әни, йә кыз-кыркын (апалар) ашарга әзерли. Тик мичне сүткәч, йортны зурайтып, аш ягын аерым бер бүлмә итеп ясаткач, шул почмак ягы да юкка чыкты, ул гади бер йокы бүлмәсе генә булып калды. Өй миче хикмәтле нәрсә ул. Гел хезмәттә – җәен дә, кышын да. Мичтә пешкән ипинең тәмлелеген хәзергеләр белмиләрдер шул һәм, мөгаен, белмәсләр дә. Ходайның рәхмәте, безнең буынга андый бәхет татыды! Әнинең олы мичне тергезүе безнең өчен бер бәйрәм була торган иде. Безнең мичтә пешкән азыкны яратуыбызны белә – иртән таңнан, шыпыр-шыпыр килеп, әкрен генә камыр изә башлый. Камыр ризыкларының пешкәнен көтә-көтә түземлегебез бетә, шуңар күрә пешә барганын әкренләп «эрли» барабыз. Әни түгел, ә табигать-Ана үз куллары белән үзе әзерли кебек тоела иде безгә...
Салкын көннәрдә мич өйне җылыта. Өйдәге мичне һич кенә дә суытырга ярамый, иртә-кич кабызып, җылытып торабыз. Әле мин түр якта «голланкалар» (голланд миче) торганын да хәтерлим. Калын кара калай белән уратылып алынган ул түгәрәк мичнең өйне ничек җылытканын хәтерләмәсәм дә, аның шул сурәте хәтергә сеңеп калган. «Галанка»ларны күп очракта ризык пешерер өчен түгел, ә өйне җылытыр өчен генә кулланганнар. Ә чын авыл мичендә бар нәрсәне дә әзерләгәннәр, хәтта чуен казан куеп, терлекләргә боламык та пешергәннәр. Бәрәңге боламыгы, мичтә пешкән хуш исле ипи дә, кабартма да, юка да түгел, билгеле, аның яман исеннән котылыр өчен, чолан ишеген ачып, өйне шактый озак җилләтергә туры килә иде...
Мичне, билгеле ки, бер татар гына түгел, ә башка халыклар да кулланган. Ләкин татар өйләре җылырак булган, чөнки мичнең бер генә ягы (арты дип әйтик!) диварга орынып торган. Мич өйне җылытып кына калмаган, ул хәтта кешене дә дәвалаган. Әниебез (гомере буе чирләде) салкын тидерә калса, йә әти белән ачуланышса, җылы мич башына менеп китә дә, шуннан берәр көн төшмичә ята. Ходайның хикмәте, берзаман әнкәй терелеп төшә (җылы мичнең сихәте бар, күрәсең!), соңыннан өйдә дә, гаиләдә дә тынычлык урнаша...
Әйе, безнең балачагыбыз шундый ук ак мич тирәсендә узды. Югарыдарак мич сыры дигән нәрсә бара, без шуңар бар булган уенчыкларыбызны, китап-дәфтәрләребезне тезеп куя идек. Мич ягу гел безнең өстә булды, иртән-кичен киртәдән утын ташып, мич яктык. Соңрак күмергә күчтек, ләкин күмергә күчсәк тә, мичне һаман да вак утын белән элдерергә мәҗбүр идек. Мич морҗасы җилле-давыллы көннәрдә куркыныч авазлар чыгарып, шаулап тора. Әнә шулай мич морҗасы улаганын тыңлый-тыңлый безнең күбебез шагыйрь һәм язучы булып бетте дә инде. Кызганыч, ул ак мичләр хәзер тарихта гына калып бара. Андый мичләрне өюче осталар да юк дәрәҗәсендә, хәзер андый мич сала башласаң, авылда оста табалмыйсың. Чөнки теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел ул, аның үз нечкәлекләре, серләре бар – ялтыратып өеп куйган мичең тартмаска да мөмкин...
Бу йорт – әти йорты. Әни – килен, ул – килгән кеше. Килсә дә, килмешәк түгел. Чөнки әниебез кебек әлеге йортка береккән, аны чын мәгънәсендә яраткан кеше арабызда булдымы икән!? Унөч яшеннән бригадир йөген тарткан, сугыш чорындагы ач һәм ялангач тормышның бар ачысын, бар авырлыгын үз җилкәсендә татырга өлгергән яшь кыз, сугыштан кайткан әтигә кияүгә чыкканнан соң, шушы нигезгә килен булып төшкән. Әни: «Мине клубта театр караган җирдән Сафиулла бабаң дәшеп чыгарды, әле мин кияүгә чыгарга теләми идем, бригадир эшеннән туйдым, шуңа кияүгә чыктым!» – дип сөйли иде. Әти үз чиратында: «Ишегалдында эт өреп тора, әниегезнең өстенә сикерә, ә ул шул этне атлап чыгып, өйгә кереп китте!» – дип шаяртырга ярата иде, әнинең шулхәтле кияүгә чыгарга теләвенә ишарә ясап...
Безнең әни – гади кеше, гади бер авыл хатыны. Хәер, җиде класс белеме бар, үзенә кирәген укый-яза белә. Безнең йорт кебек үк гади һәм тыйнак кеше ул. Татар йортлары тарихына багышланган юка гына китапның төсле фотосүрәтләренә күз салып утырам. Фотосурәтләрдә – агач сәке, сәндерә, сандык, чаршау, кашага, намазлык, шамаиль, бирнә букчасы, чиккән сөлге, тастымал, комган, палас, тал бишек һәм башка нәрсәләр. Мин яшәгән йортта боларның кайберләре әле булгаласа да, аларның күбесе хәзерге заман тормышы өчен хәҗәтсез нәрсә булып калды. Аларның күбесе заман сынауларын үтә алмады, ягъни үзләрен саклап кала алмады. Хәзер инде беркем дә өй түшәменә кашага сузып куймый, сөлге чигеп тә маташмый. Минем әни, сүз дә юк, заман белән бергә атлый алмады, яңа тормышны, яңа буынны аңламады, ләкин тормыштан төшеп тә калмады. Нинди генә авырлык килсә дә, дөньяны аңлый алмыйча интексә дә ул һәрвакыт шушы йортка ышыкланды. Ул аны җирдән-яңгырдан гына түгел, ә рухи көчсезлектән дә саклады. Әйе, йорты, авылы, иле булган кеше беркайчан да тормыш авырлыкларыннан сыгылып төшми, Ил-йорт аны саклый.
Ятим калды синсез, әни, дөнья...Әнине югалткач, мин озак кына денгә керә алмыйча интектем. Ни җүнләп язалмадым, ни яшәмәдем. Кул китте. Әйтерсең әни үзе белән тормышымны да, илһамымны да алып китте. Ярты елдан артык вакыт узгач кына әзрәк денгә кереп, кабат тормышка кайттым. Тик һаман да юксынам үзен, өйгә кайтам да, әнине сагынып, елап утырам. Әтине югалтуны артык авыр кичермәдем, ә менә әнинең китүен шактый авыр кичердем, үземне комлы сайлыкка кереп баткан кораб каршында басып калгандай хис иттем. Әни яткан диван каршында гына чәчәк сурәте төшерелгән бер пар зәңгәр башмак торып калган, әнинең башмаклары. Менә ул хәзер ухылдап урыныннан күтәрелер дә, шул башмак эчләренә кан тамырлары чәрдәкләнгән аксыл аякларын тыгып, бүлмә буйлап атлап китәр кебек. Мин аңар: «Әни, кайттыңмы?» – диярмен, ә ул җавабында: «Кайттым, улым, әйдә, утыр, чәй куйыйк!» – дип эндәшер сымак. Мин ул башмакларны шундук күздән югалттым, түзәрлек түгел чөнки, күзгә яшь килеп өелә...
Ата-бабамнан мирас булып калган туган йортыма мәдхия язармын дип йөрдем. Туган йортка мәдхия укымыйча мөмкинме соң! Ләкин күп очракта (ташландык нигезләрне күреп) җаныма һаман да сыкранырга гына кала: «Әй... нигез, туган нигез! Мине иркәләп үстергән, бишеккә салып тирбәткән, шушы якты дөньяга күзем ачкан, күңелемдә мәхәббәт хисләрен уяткан, туган нигезем, ни булды сиңа? Нишләп соң барысы да сине ташлый, синнән кача? Капка-ишегеңне тауда чана шуып кайткан сабый балалар, көянтә-чиләк күтәреп, чишмә суы ташучы апалар, кызлар түгел, ә җилләр, әче җилләр генә каерып ача.
Туган йортым, туган нигезем! Мин бит синең балаң, кадерле, сөекле балаң. Минем синдә каласым, синең кочагыңда иркәләнәсем, сиңа сыенасым, синдә яшәп, гомер итәсем килә. Үз сүземә тугры була алырмынмы, үз-үземә хыянәт итмәмме, ачы язмыш җилләре мине синең җылы куеныңнан тартып алганда, синең түр ягыңда яисә бусагаңда булса да басып кала алырмынмы?! Анысы Ходай иркендә! Бәхет-шатлыкларым синдә артса, кайгы-газапларым синдә кимесә һәм соңгы сулышым да синдә өзелсә, мин ничек бәхетле булыр идем! Җил-давыллардан, тормыш гарасатларыннан исән-имин чыккан, хәзергә тиклем имәндәй нык торган газиз туган йортым, туган нигезем, инде мин сине югалтырмын кебек. Тик мин шуны беләм: мин сиңа кайтачакмын, ышан, барыбер бер әйләнеп кайтачакмын, үзем булмасам да, рухым бер әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм...»
P.S. Төн. Авылга кайтып киләм. Күрәм – өйдә ут яна. Күңелемдә: «Әни!» – дигән күңелле уй йөгерә. Ялгышамын – соңгы мәртәбә авылдан киткәндә әни ягындагы утны сүндерергә онытканмын...
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА