Журнал «Безнең мирас»

Туган җиренә мәдхия җырлаучы асыл зат

Архивларда берничә ел дәвамында эзләнүләр алып барды

 

Гөлфинур Зәйнулла кызы Дувалованың барлык китаплары, хезмәтләре белән дә таныш кеше булгач, аны Мамадыш төбәген зурлауга, эшсөяр, тынгысыз халкын данлауга зур өлеш кертүче шәхес дип һич шикләнмичә әйтә алам. Тәүге мәртәбә дөнья күргән «Иң зур бәхет – хезмәттә» дигән җыентыгы ук аның, мәсьәләне бик күп яклап өйрәнгәннән соң гына, уйлаган һәм ниятләгәнен укучы хөкеменә тәкъдим итүен күрсәтте. Әлеге хезмәт Мамадыш районының Татарстан күләмендә күренекле легендар җитәкчесе Зәйнулла Һадиуллинга, күмәк хуҗалыкның эшчән халкына багышланса да, еллар узган саен, анда бара торган яңарышның, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруының ил масштабындагы үзгәрешләр белән аваздаш булуын һәм тыгыз бәйләнгәнлеген бик ачык тоясың. Күп тә үтмәде, Гөлфинур Дувалова «Туган авылым – Акманым», «Комазан башы – чишмә башы», «Дүсмәтем – гомер бишегем», «Чал тарихлы Комазаным» исемле энциклопедик хезмәтләрен бастырып чыгарды. Аларны язарга керешкәнче, республика архивларында берничә ел дәвамында эзләнүләр алып барды ул. Бер яктан, тынгысыз җанлы публицист-язучы әлеге хезмәте белән якташларының фидакарь хезмәтен мәңгеләштерсә, икенче яктан, ул китаплар – тулаем Мамадыш районы, Татарстаныбыз тарихының яңа катламнарын өйрәнеп дөньяга чыгаручы эзтабар галимнәр, тарих фәнен укытучы мөгаллимнәр өчен менә дигән бәһасез чыганак. Ә 2020 елда дөнья күргән «Мамадыш төбәге халык иҗаты: үткәннән бүгенгегә» дигән җыентыгы, исеменнән үк күренгәнчә, чын мәгънәсендә халык иҗатын дөньяга чыгару үрнәге булды. Риваять һәм хикәятләр, ырымнар, юраулар, ышанулар, им-томнар, сынамышлар, тизәйткечләр, мәзәкләр, такмаклар, мөнәҗәтләр, бәетләр, йолалар, балалар һәм сәхнә фольклоры, сценарийлар... Күп буын мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре, укучылар һәм студентлар кулланачак әле аны.

 

Тарихи темаларга алынуы очраклы түгел

 

Хезмәт юлын туган телебезне саклауга һәм баетуга багышлаган мәгариф ветераны Гөлфинур апа Дувалованың тарихи темаларга алынуы бер дә гаҗәп түгел. Әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны, полк разведчигы, 42 ел гомерен күмәк хуҗалык белән җитәкчелек итүгә багышлаган, күп орден һәм медальләр кавалеры Зәйнулла Һадиуллин үзе дә аяклы тарих иде. Гөлфинур Зәйнулла кызы да эзләнүләре аша тарихи дөреслекне ача. Бөтендөнья татар конгрессы уздырган Россия күләмендәге иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсының «Әйт, авылым...» номинациясендә өлкәннәр категориясендә җиңү яулавы да аның олы хезмәтенең никадәр мөһим һәм кирәкле булуын тагын бер кат раслый. Китаплары өчен Татарстан Язучылар берлегенең һәм Мамадыш районы хакимиятенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясенә һәм «Мамадыш муниципаль районы каршындагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды ул.

 

Бу китап берәүне дә битараф калдырмас!

 

Гөлфинур апа, күз тимәсен, бүген дә эзләнүдә, иҗатта. Соңгы вакытта мамадышлыларны төбәгебезнең чишмә, күл һәм елгаларына багышлап язылган «Чишмәләр иле син, Туган як!» исемле китабы белән куандырды ул. Ире Николай абый белән атналар буе, иренмичә, районыбызның чишмәләре буйлап сәяхәт ясап, алар турында күптөрле риваять һәм хикәятләр, шигырь һәм җырлар туплап һәм 200гә якын рәсемнәр (яртысы – төсле) белән баетып бастырылган бу китап берәүне дә битараф калдырмас, мөгаен. Чишмәләргә кайту – тарихка кайту бит ул. Китапны укыган саен, моңа тагын да ныграк ышанасың һәм Мамадыш төбәгенең никадәр уникаль, үзенчәлекле һәм бай тарихи төбәк, ягъни республикабызның бер төбәге булуы белән горурланасың. «Бу китапны язарга миңа бигрәк тә төбәгебезнең күренекле язучысы Шәйхи ага Маннурның: «Мондый чишмәләрне башка беркайда да очратмадым ич мин», – дигән гаҗәпләнү аша горурлык белән әйтелгән җөмләсе көчле тәэсир итте. Чит җирләрдә озак кына яшәп, туган авылы Тулбаена кунакка кайткач, балачагы, яшьлеге чишмәләрен урап, табигатьтә ял итәргә яраткан ул. Алар турында үзенең «Агымсуларга карап» повестенда бик матур итеп тасвирлап язып та калдыра. Ә без нәрсә беләбез соң табигатьнең шул серле чишмәләре турында? Киләсе буыннарга без яшәгән чордан каламы соң берәр истәлек, шул хакта бик каты уйландым», – дип искә ала Гөлфинур апа. 

 

Гөлфинур ханым үзе дә Сөендек морзаның оныгы Ахман морзаның нәселеннән

 

Шулай ук 2004 елның башында басылып чыккан шигырь һәм хикәяләре тупланган «Зурлыйм туган җиремне» китабы да үз укучысын тапты. Милләт һәм тел язмышы өчен борчылып, төбәгебезнең үткән тарихын барлап, аның гүзәл табигатенә, ихлас, тырыш кешеләренә мәдхия җырлап язган шигырьләре дә битараф калдырмас укучыны. Алар үзләренең тирән мәгънәле булулары белән аерылып тора. Исемнәреннән үк аңлашылганча, тарихта яхшы билгеле Сөендек морза һәм Карабәк (Габдулла хан) нәселенең оныклары нигезләгән икән төбәгебезнең күп кенә авылларын. Горурланырлык бит Мамадыш җире! Гүзәл табигатьле Акман авылында туып-үскән Гөлфинур ханым үзе дә Сөендек морзаның оныгы Ахман морза нәселеннән. Кыскасы, шигырьләрендә нинди генә темаларны күтәрмәсен, аларны һәрьяклап ачып бирә алган ул. Алар уңышлы гына образлы фикерләүгә, чагыштыруларга, сынландыруларга һәм башка төрле сурәтләү чараларына да бай. Гөлфинур ханым мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыткан шәхес тә бит әле. Бу да аның иҗатын әдәби эшләнеш ягыннан яңа биеклеккә күтәргән. Гомумән алганда, Гөлфинур Дувалованың әдәби иҗаты тарихыбыз белән тыгыз бәйләнешле. Тарихыбызны бик аз белә яки бөтенләй белми торган халык бит без. Ә бу иң актуаль темаларның берсе бүген. Үткәнне белмәгәннең киләчәге дә юк, ди халкыбыз. Аның тормыш төпкелләреннән алып һәм тарихка таянып язылган хикәяләре дә тетрәндерә дә, уйландыра да... 

 

Тиздән авторның тагын бер яңа китабы дөнья күрәчәк!

 

Шунысы куанычлы: бүгенге көндә Мамадышның мәшһүр аналарына багышлап язылган «Ана – бөек исем» дигән китабы басылып ята аның. Әнә шулай туган җиренә, аның олы тарихына, киң күңелле, олы йөрәкле тырыш кешеләренә берөзлексез мәдхия җырлый ул. Җәйләрен чәчәкләр үстерүе һәм төрле конкурсларда катнашып, һәрвакыт җиңүчеләрнең иң алгы сафында булуы да игътибарга лаек Гөлфинур ханымның. 

 

"Безнең мирас". – 2024. – №7. – Б.30-32.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру