Төрки дөнья
(Дәвамы. Башы 4 санда)
V. Табигатьне кайгыртучанлык
Төрки халыкларда кешенең җәмгыятькә, табигатькә карата мөнәсәбәте нинди булырга тиешлеге хакындагы карашларга күз салганда, без аларда башкалардан аерылып торган бер үзенчәлекне күрәбез. Әгәр кайбер халыклар үзләрен Алланың колы дип игълан иткән,ә башкалары үз түрәләренең колы булырга ризалашкан булса, төрки халыклар исә һичкайчан үз милләттәшләрен кол хәлендә калдырмаган. Үзләрен күкнең (яисә кояшның, галәмнең, ә ахыргы чиктә галиҗәнап Табигатьнең) уллары итеп санаганнар.Шуңа күрә алар табигатькә карата бик мәрхәмәтле булган, аның белән килешеп яшәргә тырышкан. Чыңгыз ханның «Яса» дигән кануннар җыелмасына гына күз төшерсәк тә, анда табигатькә зарар китергән иң вак гамәлләр өчен дә үлем җәзасы бирелгәнлеген күрәбез. Табигатьнең арулыгы төркиләрдә бер культ хәленә әйләнгән. Алар үзләрен табигатьнең патшасы яки колы итеп түгел, ә табигый бер өлеше итеп санаган.
VI. Табигать эстетикасы
Төркиләрдә табигатькә олы ихтирам, хөрмәт тереклек дөньясына соклану, аның матурлыгына карап эстетик ләззәт табу гадәте бар. Моңа японнарның сакура (япон чиясе) чәчәкләренә сокланулары һәм алардагы экибана (чәчәк бәйләмнәрен ясау) сәнгате охшаш. Эш шунда ки, килеп чыгышлары буенча японнар төркиләрнең борынгы кардәше. Төрки, монгол, маньчжур, корея, япон телләре алтай теле гаиләсенә керә. Төркиләрдә исә табигатькә соклану шигърияттә тирән эз калдырган.
VII. Ата-бабага хөрмәт һәм Ватанны ярату
Төрки халыкларның дөньяга карашында тагын бер үзенчәлек – алардагы Ватанны ярату хисе. Моның турында Орхон-Енисей ташъязмалары сөйли. Төркиләр карашынча «җир-су» төшенчәсе бербөтен, «ватан» сүзенә мәгънәдәш. Ватанга, туган җиргә булган сөю, мәхәббәт хисе борынгы төркиләрдә культ хәлендә. Җир катламының илаһы «Удук (Изге) Җир-Су» булган. Бу культ тау, күл, елгаларга табыну белән бәйле. Ата-бабага һәм Ватанга булган хөрмәт, ихтирам, ярату хисе төркиләрнең сәяси фикеренә, һичшиксез, йогынты ясаган. Аларда инсан бакый дөньяга күчкәннән соң аның берен, өчен һәм кырыгын уздыру гадәте дә ата-бабаларга хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Бу гадәтләр төркиләрдә ватанпәрвәрлекне тәрбияләргә һәм үз тарихларын, аеруча борынгы заманны белергә, өйрәнергә, аның белән горурланырга этәргеч тудырган.
Бу тема хәзер аеруча мөһим. Чөнки тарих фәнендә киң таралган аурупа-мәркәзи карашларны яклаучы галимнәр төркиләрне яшь, варвар, бары тик күчмә бер халык итеп кенә күрсәтәләр иде. Соңгы елларда бу стереотип бераз какшаган булса да, аны тулысынча фаш итәр өчен безгә әле күп эшлисе бар. Борынгы төрки мәдәниятен дөньяда тәүге цивилизация буларак танылган Шумердан да алданрак барлыкка килгәнлеген тану заманы инде җиткәндер. Төркиләр шумер халкының формалашуына турыдан-туры катнашкан. Моны бай тел материаллары исбатлый.
VIII. Социаль гаделлек һәм төрки халыкларда җәмгыятьне үстерү юллары
Төрки халыкларның дәүләт төзелеше, түрәләр һәм халык арасындагы мөнәсәбәт, социаль гаделлек турындагы карашлары да борынгы чорга барып тоташа. Без Төрки каганлык дәверендә (VI-VII гасырлар) куелган кабер ташларындагы язмалардан шул чорның иҗтимагый тормышы турында фикер йөртә алабыз. Хакимият башында каган торган, каган хакимияте аның кардәшенә мирас итеп тапшырылган, ләкин хакимиятнең күчеше бәкләр тарафыннан корылтайда расланган. Бәкләрдән түбәнрәк социаль катлам – «будун» (кара халык). Төркиләрдә коллар да булган, ләкин аларның күп өлешен нигездә чит илдән китерелгән әсирләр тәшкил иткән.
Каганның вазифалары:
1) дәүләтне яклау һәм киңәйтү;
2) дәүләт һәм халыкның мул тормышын тәэмин итү; 3) дәүләтнең бөеклеген ныгыту һәм данын арттыру.
Каганның төп сыйфатлары:
1) зирәклек; 2) кыюлык; 3) тугрылык.
Дәүләттә яшәгән кешеләрнең сыйфатлары:
1) итагатьлелек; 2) башкаручанлык;
3) каган һәм түрәләр оештырган бөтен эшләрдә һәм сугыш сәфәрләрендә тәртипне саклап эш итү.
Төрки дәүләтнең каганы үз белдеге белән генә эш итмәгән, ул бәкләр белән киңәшләшеп һәм «төрә»гә (ата-баба гадәтләренә) таянып гамәл кылган. Бу кагыйдәләрне бозган очракта бәкләр аны корылтайда үз вазифасыннан азат итә һәм башка каганны сайлап куя алган.
Төркиләрдә җәмгыятьнең әлеге моделе бүген дә гамәлдә, дип әйтергә була. Ләкин хәзер «бәкләр»гә депутатлар яисә министрлар, ә каганга – президент, дип әйтәләр, ягъни яңа атамалар кертелсә дә, асылы шул ук калды.
Җәмгыятьтә социаль катламнарга аерылу борынгы заманнан ук килә. Мәсәлән, каганлыкта 100000 сарыкка һәм 10000 атка ия гаиләләр булган. Ләкин төрки җәмгыятьтә үсешкә ирешү, карьера ясар өчен төрле социаль механизмнар яхшы эшләгән, күрәсең. Мәсәлән, «бәк» дәрәҗәсе гомерлеккә бирелмәгән һәм мирас итеп балага күчмәгән. «Бәк» титулы кешенең сугышта катнашканы яисә дәүләтнең идарә системасында уңышлы эшләгәне өчен бирелгән. Шулай итеп, кеше үзенең шәхси сәләте белән дә икътисади уңышка, мал-мөлкәткә ирешкән. Мәсәлән, ятим бер малай, яшьтән үк каганга хезмәт итеп, утыз яшенә җиткәч, аның милке 10000 атка җиткән, һәм ул идарә системасында да зур дәрәҗәгә ирешкән.
Төрки элитага (түрәләргә), аеруча каганга халыкның язмышы һәм мул тормышы өчен җаваплылыкны аңлау һәм тою хас. Күлтәгиннең абыйсы булган каган болай әйтә (Күлтәгин кабер ташындагы язмасыннан бер өзек): «Халкым өчен төннәрен йокламадым, көндез дә эшсез утырмадым. Кардәшем Күлтәгин белән берлектә хәлдән тайганчы сугышларда катнаштым. Үлемгә барып җиткән халыкны мин торгыздым, киеме тузып беткән халыкка кием бирдем, ярлы халыкны бай иттем, аз санлы халыкны күп санлы иттем!»
Төркиләр үз заманында Һун империясе, Төрки каганлык, Чыңгыз хан империясе кебек дөньядагы иң зур дәүләтләрне корган. Әлеге дәүләтләрдә билгеле бер социаль гаделлек һәм социаль хәрәкәт механизмнары булган.
Социаль гаделлек принцибы бүген дә төркиләр өчен көн үзәгендә. Ул аларның дөньяга карашы һәм идеологиясенең аерылмас бер өлеше.
Соңгы дәвер тоталитар социализмы, олигархик капитализмнең тоталь монополиясе дә төркиләр тарафыннан кабул ителмәде. Хәзерге заманда төрки халыкларга халык капитализмы юнәлешендә үсеш кулайрак булыр иде. Халык капитализмы модельләренең берсе казакъ академигы, Бөтендөнья төрки халыклар ассамблеясы (БТХА) президенты Ерментай Солтанморатовның «Дөньяны төптән үзгәртү» («Трансформация мира», Алматы, 2002) китабында күрсәтелгән. Бу модель буенча сәнәгать оешмасының эшчеләре оешманың акцияләренә ия була. Шул сәбәпле алар бу сәнәгать оешмасының бер үк вакытта эшчеләре дә һәм милек хуҗалары да булып санала. Хәзер без бу модельне төрки халыкларның социаль үсеше юлы дип атыйбыз.
Бу модельгә таянып, Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев үзенең «Гомуми хезмәт җәмгыяте» («Общество всеобщего труда») дигән идеясен халыкка тәкъдим итте. Шул ук тема буенча күренекле татар һәм Россия галиме, академик, милек һәм милләтара мөнәсәбәтләр фәлсәфәсе белгече Борһанов Әгъдәс Хөсәен улы да тирән фәлсәфи фикерләргә таянып күп әсәрләр язды. Әсәрләрендә ул, кеше милеккә ия булган очракта гына ирекле һәм мөстәкыйль була ала, дигән идеяне алга сөрә. Галим, халыкның үсеше һәм мул тормышы олигархик монополистлар капитализмында түгел, ә ярышып-узышып эшләүче милек ияләренең киң, урта катламы булганда гына барлыкка килә ала, дигән фикерне раслый. Аның Россияне аптыраштан (тупиктан) коткару өчен дә үз концепциясе бар. Шулай ук ул Татарстан өчен дә милли идеяне тәкъдим итте (Карагыз: Борһанов Әгъдәс. Милек фәлсәфәсе, 2 нче басма, Казан, 2002).
***
Җыеп әйткәндә, нәрсәдән гыйбарәт соң төркиләрнең дөньяга карашы? Тормышның һәм белемнең төрле өлкәләрендә аларның дөньяга карашы билгеле бер төп идеяләр рәвешендә чагылыш тапкан.
I. Онтология (булулык, яшәеш турындагы белем) өлкәсендә:
1) бөтен барлык (бытие) бердәнбер чыганактан (галәмгә кадәрге чуалчыклыктан, ягъни хаостан) туган; 2) бу чыганак (хаос) гомоген (бертөрле) матдәдән – судан торган; 3) бөтен әйберләр һәм вакыйгаларның эчке каршылыгы бар һәм бу – табигый хәл.
II. Социаль тормыш өлкәсендә:
1) табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт, аның белән килешеп, аңа җайлашып яшәү; 2) табигатьне данлау, аңа мәдхия уку; 3) ата-бабага хөрмәт, ватанпәрвәрлек, үз тарихың белән горурлану; 4) социаль гаделлек, идарә итүче түрәләрнең (элитаның) халык һәм дәүләт каршында җаваплылыгы.
Төркиләрнең дөньяга караш нигезләре меңнәрчә еллар дәвамында формалашкан. Бу нигезләрнең, үзенчәлекле карашлар һәм идеяләрның тамырлары иң борынгы төрки халыкларга барып тоташа. Шул ук вакытта алар бүгенге төрки җәмгыятьләр өчен дә заманча һәм актуаль, халыкара кыйммәтләр системасына да яхшы туры киләләр. Мин, төрки дәүләтләрдә дөньяга бу карашның нигезләре җирле материаллар белән баетылып, социаль белемнәр буенча дәреслекләр һәм милли идеология концепцияләре язганда да кулланылыр, дип өмет итәм.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА