Журнал «Безнең мирас»

Татарның беренче казаклары

Казаклар турында рәсми концепция

 

Россиядә казаклар, аларның килеп чыгышы, тарихы турындагы әдәбият үзе бер китапханә, тик алар арасында объектив мәгълүмат булганнары бармак белән генә санарлык. Бүген кабул ителгән һәм мәктәп дәреслекләрендә укытылган төп рәсми тарих концепциясе буенча, хәзерге казаклар – күп сәбәпләр белән Россиянең төрле өлкәләреннән Дон һәм Днепр елгаларының түбән агымындагы урыннарга күчеп утырган Россия крестьяннары. Бу концепция совет чоры историографиясе карашларына аеруча туры килә. Аның буенча, ирек, хөрлек сөюче рус крестьяннары, патшаның феодал-алпавытлары изүеннән, эксплуатациясеннән качып, Запорожьеда беренче ирекле коммуналар төзегән, халык ирке өчен восстание күтәргән.

 

Соңгы елларда гына казак, украин һәм рус авторлары казакларның килеп чыгуы турында башка версияләрне яза, аларны бродник, касог, хәзәр, кыпчак һәм Алтын Урда татарларына бәйли башлады. Тик бу вакытта да күп авторлар, аеруча рус авторлары, казаклар борынгы вакыттан ук славян булганнар, Россия, православие өчен күп хезмәт куйганнар, дип язарга тырышалар. Әмма барысы да казак этнонимының килеп чыгышында татар (татар-төрки) элементын күрә. 

 

 

Ә казаклык дигән әлеге социаль-сәяси күренешнең бар чыгышы, аталышы, тарихы, барлыкка килүе татарныкы икәнлеген язарга кыюлыгы җиткән авторлар аз. Шундый кыю авторларның берсе – А.А.Касьянов һәм аның «Казацкий народ. Краткая история» исемле хезмәте. Автор казакларның бернинди дә качак рус крестьяннары түгеллеген әйтә. Гомумән, казаклар гади крестьяннарны яратмаган. Бу турыда Шолоховның «Тын Дон» романыннан күп мисаллар китерергә була. Алар үзләрен ирекле, хөр халык дип исәпли, крепостнойлыкта яшәргә мәҗбүр булган крестьяннарга түбәнсетеп карый. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Шолоховның фамилиясе, шул җәһәттән нәсел-нәсәбе дә – татардан. Ул татарның чолык/чолок сүзенә барып тоташа. Күп казаклар татарча сөйләшкән вакытта «ч» авазы урынына «ш» авазы куллана, ягъни хәзерге казакълар кебек. Касьяновның язуынча, казаклар – җирле, абориген халык. Алар – бродникларның (Гумилев та шулай дип яза), кыпчакларның, хәзәрләрнең, касогларның, карабүреклелеләрнең (черные клобуки) дәвамчылары. Казаклар Алтын Урда чорында бу илнең төп хәрбиләрен тәшкил иткән, әмма әкренләп руслашкан, славянлашкан. Бу, чынлап та, шулай. Мисал өчен Запорожье Коошының иң беренче гетманнарыннан булган Филипп Орликның Конституциясендә: «Воинствующий прадавний казацкий народ, раньше званый хозарским», – дип язылган. Димәк, казакларның иң беренче Конституциясендә үк аларның хәзәр икәнлеге әйтелгән.

 

 

Ә чынлыкта исә...

 

Казаклык, казаклыкка китү дип татарда төрле сәбәп белән ил-йортны, җәмгыятьне ташлап читкә, чит ил-дәүләтләргә, ә кайбер вакытта чарасыздан кыр-далага чыгып китү күренешен атаганнар. Туган авыл-шәһәрен ташлап, төрле җанвар-киекләр аулап үз көнен үзе күреп, җәмгыятьтән читтә яшәүне хуп күрүчеләрне дә казак дигәннәр татарда. Казаклыкка, гадәттә, сәяси сәбәп белән чыгып киткәннәр, башка илләргә күчеп китеп, аларга хезмәт итә башлаганнар. Ә кайвакыт канун белән ниндидер проблемасы булган кешеләргә дә казаклыкка китүдән башка чара калмаган. Ә яшьләр исә, үзләренең үсеп, чын ир булып җитлегүләрен, тулы тормышлы дөнья көтәргә әзер икәнлекләрен исбатлар өчен, ялгыз килеш тә, махсус отрядлар төзеп тә далага, урман-кырларга чыгып киткән. Алар казаклыкта берничә ай йөреп, ук-садак белән генә коралланган килеш, бернинди ярдәмсез, кыргый шартларда яшәп, чыныгып, тормыш мәктәбе үтеп, кире ил-йортларына кайтканнар. Татарда бу зур егетлек саналган. Җәмгыятьтә үзләре өчен лаеклы шөгыль таба алмаган гражданнар да, казак шайкалары төзеп, юлбасарлык юлына баскан, аларга качкын җинаятьчеләр дә өстәлгән. Ә инде зур яу килеп, ил-йортын югалтканнар өчен казаклык яшәүнең, исән калуның бердәнбер формасы булган.

 

Казак этнонимы татарның качак сүзеннән барлыкка килгән. Качак – көнчыгыш шивәләрдә касак булып әйтелә (себер татарларында – кацак, поляклар да казакларны коцак дип әйтәләр). Авазларның мондый күчеше рус казакларында да күзәтелә. Мәсәлән, товарищество сүзен казаклар үзләренчә, с авазы кулланып, товариство дип әйтәләр. Хәзерге казакъ милләтен аңлатучы элеккеге кыргызкайсак этнонимы да шундый ук юл белән барлыкка килгән. Башта татарның Алтын Урдасыннан Үзбәк Олысы аерылып чыккан, ә үзбәкләрдән – Казакъ Олысы. Ул үзбәкнең казагы (кайсагы, касагы, качагы), качак-казак үзбәкләр дигәнне аңлата. Алар – Үзбәк Урдасыннан (ханлыгыннан) аерылып, Үзбәк ханы Әбелхәер белән уртак тел таба алмыйча, башка чыгып, ягъни читкә качып, аерым Казак (казакъ) Урдасын төзүчеләр.

 

 

Казаклык, казакламак, казаклыкка китмәк – татардагы милли социаль-сәяси күренеш

 

Гомумән, казаклык, казакламак – рус-украин-славян дөньясына татарлардан кергән күренеш. Тарихта иң билгеле, иң атаклы казак Чыңгыз хан үзе булган. Бу турыда «Чыңгызнамә»дә: «Тимучин далага, казаклыкка чыгып китте», – дип язып куелган. Рәшидеддин язмаларында да әтисе үлеп, ятим калган яшь Тимучинның, малларын һәм бар байлыгын күрше ырулар тартып алгач, үзе кебек үк канәгать булмаганнардан беренче отрядлар төзеп, казаклыкта йөргән вакыты турында сүз бара. Л.Гумилев Чыңгыз казаклыгын даладагы тәртипсезлекләр, андагы анархия, законсызлык белән килешмәү белән бәйли, казаклыкка китүчеләрне җәмгыятьнең иң алдынгы, прогрессив, пассионар, актив шәхесләре, «люди длинной воли» дип атый. Чыңгыз ханның казаклыкта йөргән вакытлары, «Чыңгызнамә»дә аны казак дип атаулары турындагы мәгълүматны табып алган украин тарихчылары, ул беренче казак булган, хәтта Чыңгыз хан украин булган икән, дип тә язып чыктылар.

 

Казаклыкта йөргән Чыңгызны дошманнары тотып алып, Кытай сәүдәгәрләренә саталар. Ул анда коллыкта йөри, мең бәла белән качып котылып, үз иленә кайтып, анда илбашы, каһан була: төрле ыру-кабиләләргә таркалып үзара дошманлашып яткан халыкны бер дәүләткә берләштерә, кешелекнең иң бөек шәхесенә әйләнә. Безнең кайбер наданнарыбыз гына татар милләтеннән булган Чыңгыз хан кебек атаклы шәхесләреннән йөз чөерә. Ә менә күп милләтләр, шул җәһәттән рус, украин, кытай, япон, корея, тува, бурят, хакас, казакъ һәм якут зыялылары Чыңгыз ханны үзләренеке, үз каһарманнары, үз милләттәшләре дип язып, аның бар казанышларын үзләштерергә тырышып, милли горурлыкларын һәм дәүләтчелек идеяләрен ныгыта. Чыңгыз хан – дөньяда тиңе булмаган империя төзегән, күп милләтләрне берләштереп, алар арасында толерантлык мөнәсәбәтләрен урнаштыра алган, ЮНЕСКО тарафыннан «Җиһанның икенче меңьеллык кешесе» титулларына ия булган даһи шәхес!

 

 

Татарның атаклы казагы – Туктамыш хан. Бурсыклы янындагы орыш

 

Татарның атаклы ханы Туктамыш та гомеренең соңгы көннәрен казаклыкта үткәрергә мәҗбүр булган. Сепаратист Мамайны җиңеп, Алтын Урданы кабат берләштереп, аның Кавказ арты җирләрен – хәзерге Азәрбайҗан, Якын Көнчыгышның, Иранның шактый өлешен татар дәүләтенә яңадан кушкан бу бөек татарны Идегәй тәхеттән бәреп төшерә. Туктамыш үзенең бар йорты, якыннары, түрәләре, гаскәр калдыклары белән Бөек Литва кенәзлегенә, казаклыкка китәргә мәҗбүр була. Туктамыш белән бергә Бөек Литва кенәзлегенә, Идегәйнең дәһшәтеннән шөлләп, башка олыс башлыклары да үз якыннары, алайлары белән күчеп китәләр. Бөек Литва кенәзлеге һәм Токтамыш узурпатор Идегәйне тәхеттән бәреп төшерү өчен союзниклары Польша һәм Алманиядән гаскәр чакыралар. Аларга Туктамыш яклы Московия гаскәрләре – 50 кенәзнең 50 дружинасы да кушыла. Биш илдән җыелган бу армия походка чыга. Моны белеп алган Идегәй аларга каршы китә. Гаскәрләр Бурсыклы елгасында очрашалар. Бурсыклы елгасы – Днепрның сул кушылдыгы, ул Белгород, Полтава һәм Сумы өлкәләре аша агып үтә. Күренүенчә, исеме саф татарча. Бу факт үзе үк инде әлеге җирләрнең Алтын Урда чорындагы татар җирләре булганлыгын, анда элек татарлар, ә хәзер исә аларның руслашкан, украинлашкан нәселләре яшәвен бик ачык дәлилли. Хәзер инде елганың бу татар атамасы, бозылып, Ворсклага әйләнгән. Әмма бу сугыш Туктамыш файдасына булмый. Идегәй җайдаклары үзләренең яраткан тактикаларын куллана: чигенгән, качкан булып кыланалар да, каршы як гаскәр чигенүчеләрне эзәрлекли башлау белән, татарлар ике яктагы поскын көчләре белән кисәк кенә һөҗүм итәләр. Бөек Литва кенәзлеге армиясе каушап кала, каршылык күрсәтү туктала. Идегәй бу орышта биш илдән җыелган чамасыз зур армияне берүзе тар-мар итеп, тиңе булмаган бөек җиңүгә ирешә. Чынлап та, бар кешелек тарихын карап чыкканда да, мондый батырлыкның үрнәкләрен табуы кыен. Идегәйнең хәрби даһилыгына сокланып, бу бөек җиңү турында татар нәселеннән булган рус тарихчысы Н.Карамзин: «Ни Чингисхан, ни Батый не одерживали победы совершеннейшей», – дип язып калдырган. Ә бит, алда әйткәнебезчә, Чыңгыз хан икенче меңьеллыкның иң бөек кешесе дип танылган.

 

 

Туктамыш белән казаклыкка киткән татарлар

 

Идегәйнең бу җиңүеннән соң, Бөек Литва кенәзлегенә китүчеләр тагын да арта. Алар арасында Московия кенәзләре дә күп була. Әлбәттә, Бөек Литва кенәзлегенә күчүче татарлар Туктамышка кадәр дә булган. Белгечләр анда качучы татарларның гомуми саны 100 меңнән дә ким түгел дип саный, әмма иң күп күчеш Туктамыш вакытында булган. Сүз уңаеннан шуны да искәртик: Литва кенәзлегенә 100 мең киткәнне, Московиягә күченгән татарларның саны 300 меңнән дә ким булмаган инде. Туктамышның улы Җәләлетдин Алтын Урдага кайтып үзе тәхеткә утыргач, аларның бер өлеше үз ватаннарына кире күчеп кайта. Әмма күбесе барыбер Литва кенәзлегендә яшәвен дәвам итә.

 

Күчеп килгән Туктамыш җайдакларына хәзерге Гродно өлкәсендә олыс бүлеп бирелә. Олысның башкаласы хәзерге Ивье шәһәрендә урнашкан. Гродно өлкәсендәге Ивье топонимы татарның «өй»/«өе» сүзеннән барлыкка килгән. Туктамышның «Өе» – казаклыктагы вакытлыча яшәп тору йорты. Татарлар Минск, Каунас һәм Тракай тирәләрендәге җирләргә дә урнашалар. Алардан оглан (уланнар, ир уллар) полклары чик саклауга, почта һәм башка дәүләт хезмәтләренә җәлеп ителә, калган кешеләр гади көнкүреш кәсепләре белән яши башлый. Татарларның бер өлеше Польшага күчеп утыра. Күчеп килгән әлеге татарларны башкача липкалар дип атап йөртәләр. Дәүләт хезмәтендәге татарлар, үз вазыйфаларын намуслы башкарып, бар ил буенча тарала. Липка этнонимын йөрткән татарлар хакындагы мәгълүматлар бу илнең көньягында Киевщинада, Полтавщинада еш очрый. Ул җирләр дә заманында Бөек Литва кенәзлеге составында булган. Шулай итеп, Туктамыш казакларыннан Польша-Литва татарлары тарихы башланып китә.

 

 

"Безнең мирас". – 2023. – №7. – Б. 16-19.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру