Журнал «Безнең мирас»

Татарлар бар җирдә...

Осталыклары белән дөнья стадионнарында, спорт залларында, манеж һәм келәмнәрдә тамашачыларны сокландырган милләттәшләребез шактый. Иксез-чиксез дөньяның төрле төбәкләреннән килеп чыгалар да алар, зур нәтиҗәләргә ирешәләр, тамашачы ихтирамын казаналар, Ватаныбызның спорт данын арттыралар.
Элеккеге СССР дип аталган зур дәүләтнең спортчылары егерменче гасыр башында кире кайтарылган Олимпия уеннарында 1952 елдан башлап катнаша башладылар. Хельсинкида узган әлеге зур бәйгедә грек-рим көрәше остасы, Сергач якларында туып-үскән Шәгъзам Сафин үз үлчәү авырлыгында барлык көндәшләрен аркага салды.
...1963 елда велосипедчыларның дөньякүләм Тынычлык узышында Гайнан Сәетхуҗин җиңеп чыкты. «Тау короле» дигән кушаматы да булган бу спортчыны байтак стадионнарда алкышладылар, ул 18 ел дәвамында велосипедта узышуда СССР җыелма командасының капитаны булып торды. Бу рекордлы күрсәткечне әлегә кадәр берәүнең дә уздыра алганы юк.
...1966 елда дөнья чемпионатында мәйданга чыккач, буе нибары 166 см булган, үзе дә туп кебек җитез Галимҗан Хөсәенов турында Чили газеталары: «Советларның яшерен коралы дөньяга чыкты», – дип яздылар.
...1972 ел. Татар егете Фёдор Симашев Саппоро Олимпиадасында чаңгычыларның эстафета узышында алтын медаль яулады. Ринат Сафин исә биатлон ярышларында ил командасын унынчы урыннан беренчегә чыгарды.
Мюнхен Олимпиадасында Шамил Хисаметдинов, барлык көндәшләрен җиңеп, грек-рим көрәше буенча мактау баскычының иң югарысына менде. Югары техник алымнар күрсәткәне өчен итальяннар аны «Маэстро» дип атадылар.
...1976 ел. Монреаль. Финалда татар кызы Наилә Гыйләҗева фехтование Ватаны булган Франция спортчысын бәхәскә бернинди урын калдырмыйча отты.
...1983 ел. Японнарның дзю-до көрәше буенча Европа беренчелегендә Хәбил Бикташев, үзеннән күпкә авыррак булган атаклы көрәшчеләрне аркаларына салып, абсолют чемпион исемен яулады.
...1988 ел. Германиядә үткән континент беренчелегендә Ринат Дасаев белән Вәгыйзь Һидиятуллин оста уеннары өчен символик җыелма команда исемлегенә кертелделәр.
Бу исемлекне алга таба да дәвам итеп булыр иде. Шахматчылар Алисә Гәлләмова, Гатаулла Камский, Рәшит Нәҗметдинов, Артур Йосыпов, көрәшчеләр Ленар Сәлимуллин, Наил Измайлов, йөгерешче Равил Кашапов белән Лилия Нуретдинова, боксчы егетләребез Айрат Хаматов белән Фоат Гатин, гимнасткалар Галимә Шөгерова, Венера Зарипова, Яна Батыршина, Алинә Кабаева... Һәркайсы хакында аерым язма гына түгел, китап язарлык күрсәткечләре, уңышлары бар.
Кайда гына, кемнәр алдында гына чыгыш ясарга туры килмәсен, алар һәрчак үзләре булып калалар, совет һәм Россия спорты данын югары тоталар һәм иң мөһиме – үзләренең татар халкы вәкиле икәннәрен бервакытта да онытмыйлар. Әнә 1989 елда Мәскәүдә бокс буенча үткән дөнья беренчелегендә финал алдыннан Казан егете Айрат Хаматовка болгариялеләр: «Әгәр дә безнең Киркоровка оттырсаң, без сиңа «Мерседес» машинасы бүләк итәбез», – диләр. «Минем өчен машина түгел, ә җиңеп якташларымны сөендерү кыйммәт!» – дип җавап бирә татар егете.
Нәфис гимнастика буенча дөнья күләмендә ун еллап җиңелү белмәгән Галимә Шөгерова турында ишеткәнегез бардыр. Бервакыт чемпион калгач, ялгышмы-болаймы, аңа Галина Шөгерова дип язылган грамота бирәләр. Әмма кыз аны алмый. «Исемемне дөрес языгыз!» дип таләп итә. Ярыш судьяларына, яңа грамота табып, исемне дөресләп язып бирүдән башка чара калмый.
Хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов белән дә шундыйрак хәл була. Бервакыт дөнья чемпионатыннан безнең илгә репортаж биреп баручы комментатор аны Захар дип кенә әйтеп җибәрә. Бу хакта белеп алган Зиннәтулла, әгәр теге комментатор аннан килеп гафу үтенмәсә һәм яңадан исемен дөрес әйтмәсә, киләсе уенга чыкмаячагын белдерә. Шуннан соң дикторлар, әйтелеше авыр булса да, Зиннәтулла Биләлетдинов дип исем-фамилияне тулысынча әйтә башлыйлар.
Бу инде аларның үз милләтләре белән горурланулары, башка халыклар белән бертигез хокукта булуларын бик шәп белүләре хакында сөйли. Әйе, әгәр дә үз фикерләре булмаса, Галимҗан белән Гайнанны Гена дип, ә Ринатны Рома дип кенә йөртерләр иде.
Милләттәшләребезнең спортның кайсы төрләреннән аеруча уңышка ирешүләрен карый башласак, бик тә кызыклы фактларга тап булырбыз. Татар спортчылары иң күп медальне көрәш һәм гимнастика буенча яулаган икән. Моннан инде гап-гади нәтиҗә килеп чыга: безнең ир-егетләр элек-электән таза, көчле, ә кызларыбыз чибәр һәм зифа буйлы булган.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында гимнастика күгендә Свердловск (хәзер Екатеринбург) шәһәреннән берьюлы дүрт бертуган Нәҗметдиноваларның балкуын дөнья газеталары могҗизага тиңләде. Иң олы­ла­ры – Лилия нәфис гимнастика буенча СССРда беренче булып «Атказанган спорт остасы» исемен алды. Аннан соң Әлфия дә шушы исемгә лаек булды, апалары юлыннан Розалия белән Илмира да атладылар.
Омск гүзәле Галимә Шөгерова җит­мешенче елларда Европаның да, дөньяның да абсолют чемпионы бул­ды һәм берничә ел дәвамында бу исем­нәрне үз кулында тотты.
1972 һәм 1976 елларда спорт гимнастикасы буенча СССР командасы составында Олимпия уеннарында җиңү яулаган Эльвира Саади – кайчандыр Казаннан Ташкент якларына күчеп китәргә мәҗбүр булган галим Габдрахман Сәгъди оныгы. Белеп торыгыз: Монреаль һәм Мәскәү Олимпиадаларының 5 алтын медаленә хуҗа булган Чимкент (Казахстан) гүзәле Нелли Кимның да әнисе – татар хатыны. Соңгы елларда нәфис гимнастикадан халыкара ярышларда Венера һәм Әминә Зариповалар, Роза Галиева, Яна Батыршина, Алинә Кабаева, Ләйсән Үтәшева кебек милләттәшләребез дан казанды. Димәк, үткән гасыр урталарыннан ук башланган традиция бүгенге көндә дә дәвам итә, яңадан-яңа талантлар ачыла.
Шахмат уенын спортмы, фәнме яисә сәнгатьме дип күптән бәхәсләшәләр. Бик күп акыл һәм физик көч, түзем­лелек сорый торган бу уен осталары арасында хәзер инде мәрхүм Рәшит Нәҗметдинов аерым урын тота. Халыкара гроссмейстер дигән дәрәҗәне йөртмәсә дә, мондый титулга ия булучыларны гына түгел, ә дөнья чемпионнары Михаил Таль белән Борис Спасскийны да откан шәхес. Ул татар егетләре һәм кызлары арасында грос­смейстерлар үсеп чыгуын бик теләгән иде. Аллага шөкер, дөнья чемпионы исеме өчен финалда уйнаган Алисә Галләмова белән Гатаулла Камский, халыкара турнирларда җиңү яулаган Артур Йосыпов, Евгений Барыев, Илдар Ибраһимов, Сандугач Шәйдуллина кебек гроссмейстерларыбыз бар.
Татарларны без элегрәк күбрәк көч, җитезлек, түземлелек таләп иткән көрәш, гер күтәрү, ерак араларга йөгерү, велосипедта узышу кебек төрләрне күреп ияләнсәк, хәзер инде алар баскетбол (Руслан Әблиев, Ядкәр Кәримов), зур теннис (Марат Сафин, Шамил Тарпищев, Динара Сафина), футбол (Ринат Дасаев, Вәгыйз Һидиятуллин, Марат Измайлов, Динияр Биләлетдинов) кебек безгә бөтенләй ят саналган уеннарда очрата башладык.
2000 елда АКШның ачык беренче­легендә җиңелгәннән соң әле кичә генә миллионлаган теннис сөючеләрнең кумиры булган Пит Сампрас Марат Сафинны «Егерме беренче гасыр уенчысы» дип атады.
Әйе, XXI гасыр башында Марат Сафин теннис буенча дөньяның иң көчле уенчысы исемлегендә торды. Аның сеңлесе Динара да теннис Олимпын көннән-көн ныграк штурмлап, иң көчле 10 хатын-кыз теннисчы рәтендә исәпләнде.
Милләттәшләребезне бүген спортчылар арасында гына түгел, ә тренерлар, белгечләр арасында да күпләп очратабыз. Хоккей буенча «Динамо» (Мәскәү), «Ак барс» (Казан) командаларын ил чемпионы иткән Зиннәтулла Биләлетдинов АКШ һәм Швейцария командаларында да эшләп кайтты. Туп­лы хоккей остасы Ирек Фәсхетдинов Швеция командаларының тренеры булды. Бүген Ринат Билалетдинов Казанның «Рубин» футбол командасында, Ришат Гайнетдинов «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасында баш тренерлар.
Тагын бер танылган милләттәшебез Шамил Тарпищев – Россия теннис федерациясе президенты, ил җыелма командасының баш тренеры. Ул җитәкләгән егетләр берничә тапкыр Дэвис кубогын, ә хатын-кызлар белән Федерация кубогын отты.
Татарларның спорттагы уңыш­ла­­­рының сәбәпләре хакында уй­лаган­да, халкыбызның милли бәй­рәме сабантуйга әйләнеп кайтырга кирәктер. Игътибар иткәнегез бардыр: сабантуйдагы күп кенә уен төрләре, алышлар безнең эрага кадәр үк борынгы Грециядә үткәрелә башлаган Олимпия уеннары программасы белән аваздаш. Әйтик, көрәш, ат чабышлары, йөгерү, авырлык күтәрү сабантуйның да, уеннарның да төп көч сынашуларын тәшкил итә. Без үзебез сабантуй бәйрәмен Олимпия уеннарына кадәр үк барлыкка килгән, дип уйлыйбыз. Дөньяда халыклар күп булса да, һәркем катнаша алырлык мондый олуг бәйрәм бер генә халыкта да юк. Дөрес, һәр халыкның үзенә генә хас көч сынашлары, бәйрәмнәре бар, ләкин масштаблылыгы, эчтәлеге, мәгънәсе ягыннан аларның берсе дә сабантуй белән тиңләшә алмый. Андагы һәр көч сынашу, һәр аттракцион яшьләрдә җитезлек, кыюлык, көч, тапкырлык тәрбияләгән. Шуңа да Олимпия уеннарының мактау пьедесталына менгән милләттәшләребезнең күбесе зур спортка юл башларының нәкъ менә сабантуйлардан килүен әйтәләр.
Милләттәшләребез арасыннан алга таба да зур спортчылар, чемпионнар чыгар, дип уйлыйк, чөнки, Тукай әйтмешли, «халык зур ул, көчле ул...»
Ә тагын бер татар шагыйре Сибгат Хәким сүзләрен бераз үзгәртебрәк әйтсәк, «Татарлар бар җирдә батырлар бар – кимендә бер урын татарга!»
Алмаз Гафиятов, КФУ аспиранты.
Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме - Татарлар бар җирдә – батырлар бар!

Теги: Алмаз Гафиятов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру